$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улы вафат

13.02.2018 09:18 | Җәмгыять Печать

 Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улы вафат

2018 елның 11 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң “Татмелиорация” траст-компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улының йөрәге тибүдән туктады.

Кайда гына хезмәт куйса да, Әнвәр Мәхмүтовичның гомер юлы җирдән, авыл хуҗалыгыннан аерылгысыз булды. Чын мәгънәсендә җирне яратып, аның кадерен белеп яшәде. Хезмәт биографиясенең күп өлешен ул агросәнәгать комплексының хәлиткеч тармакларының берсе – республика мелиорация системасын үстерү, тотрыклылыгын тәэмин итүгә багышлады.

1995-1999нчы елларда Әнвәр Залаков Сарман районын җитәкләде.

Ташып торган көчле энергияле, алдына куйган максатны тормышка ашыру өчен бернинди киртәләр алдында да каушап калмый торган корыч ихтыярлы шәхес һәм компетентлы җитәкче буларак Әнвәр Мәхмүтович үзе җитәкчелек иткән дәвердә кыска гына вакыт эчендә районның йөзе тамырдан үзгәрүе, матурлануына, социаль-икътисадый үсештә ирешкән уңышларына зур өлешен кертте.

Районнан китеп, “Татмелиорация” траст-компаниясен җитәкләгән елларда да Әнвәр Мәхмүтович районны онытмады, һәрьяклап кызыксынып, ярдәм күрсәтеп торды.

Республиканың күренекле улы, Сарман районы тарихында мөхтәрәм шәхесләрнең берсе буларак урын алган Залаков Әнвәр Мәхмүт улының якты истәлеге сарманлылар күңелендә мәңге сакланыр.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр югалтуны кичерергә Ходай ярдәм һәм сабырлык бирсен.

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 18.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS