$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


 

Батырлык! Ул нинди була, аны кемнәр эшләргә сәләтле? Бүген дә без япь-яшь солдатларны үлемнән саклап, үзе һәлак булган хәрби командирлар, су астына китеп, бөтен илне тетрәндергән “Булгария” теплоходында батып баручыларны коткарган капитан, яисә ут белән көрәшеп, күпләрне үлемнән  алып калучы янгын сүндерүче яшьләребезнең батырлыкларын ишетеп торабыз. Димәк, батырлык бар, ул кабатлана һәм аны эшләргә сәләтле кешеләр дә бар. 
Ә мин исә типсә тимер өзәрлек, таза, матур егетнең Бөек Ватан сугышында катнашып, башын палач балтасы астына салганчы яшәгән кыска гына гомерендә эшләгән батырлыгы турында сөйләргә телим. Ул – минем райондашым, күрше Иске Кәшер авылы егете, Хөснулла абый һәм Хәнифә апаның сөекле уллары, сеңлесе Оркыяның, энесе Шәфигулланың яраткан абыйлары, Зөлфирә исемле озын толымлы, кыйгач кашлы матур бер кызның сөйгән яры, герой шагыйрь Муса Җәлил белән  иңгә-иң куеп көрәшкән  җәлилчеләрнең берсе – Зиннәт  Хәсәнов.
Безнең бүгенге көнебез, кояшлы иртәләребез меңнәрчә каһарманнар каны белән яулап алынган. Без аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез, яшәүнең кадерен белергә өйрәнәбез. Зиннәт Хәсәнов исемен дә батырлык символы итеп кабатлыйбыз. Ул канлы балталы палач каршысына елмаеп атлаган. Фашист тоткынлыгындагы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинага башларын кистерергә алып барганны  күрүчеләрнең, аларның рухи  ныклыгына исләре китеп: “Татарлар елмаеп үлделәр!..” – дип әйтүләре үзе генә дә күп нәрсәне аңлата түгелме? Миңа калса, үлемгә елмаеп ук бармаган тәкъдирдә дә, һәрхәлдә, безнең милләттәшләребез Газраил алдында каушап калмаганнар, үзләре инанган хак эш өчен һәлак булуны горур кабул иткәннәр, җаннарын аяуны сорап, дошманга ялвармаганнар. Алар үз һәлакәтләре бәрабәренә газиз кешеләренең, милләттәшләренең – безнең йөз аклыгыбызны саклап калганнар.
 Зиннәт Хәсәнов 1916 нчы елның 16 ноябрендә Иске Кәшер авылында туган. Авылның төньягы буйлап кыя-тау сузылган. Аны “Ябалак тау” дип йөртәләр, гыйбрәтле тау ул. Аның кыя ташларында аерым кешеләрнең язмышлары саклана. Авылның тимер беләкле, ялкын йөрәкле егетләре – батырларча һәлак булган Тимер Ганиев, Зәки Садыйков исемнәре янына тагын бер батырның исемен язып куйдылар: “Легендар шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгындагы көрәштәше – авылыбыз егете  Зиннәт Хәсәновка мәңгелек дан!”.
Мәктәптә бик тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша Зиннәт.
Ләкин әтисен “халык дошманы”, “кулак калдыгы” дип гаеплиләр, бар байлыгын тартып алалар, өеннән куып чыгаралар, һәм Зиннәткә укуын ташларга туры килә. Берара алар әтисе белән Пермьгә китеп, заводта эшләп алалар. Зиннәт шунда тимерчелек һөнәрен  үзләштерә.  Сагынуга түзә алмыйча, авылга кире әйләнеп кайталар. Зиннәт авылдашларын, күрше апаларын сөендерә: тишек-тошык савыт, чиләк ишеләрне ямап, өр-яңа кебек итеп ясап бирә. Әле бүгенге көндә дә  авыл музеенда Зиннәт ясаган тас, чиләк, комган кебек әйберләрне һәм аның эш коралларын күрергә була. Җәйге каникуллар вакытында балта осталары тирәсендә чуалып, Зиннәт балта, пычкы, өтерге тотарга өйрәнә. Аларга ияреп өмәләргә йөри, соңыннан ишегалларында бура бурап, келәт торгыза. Бу келәтнең макеты да музей түрендә урын алган. Биредә Зиннәтнең үз куллары белән ясаган урындык, шкаф, сандык ише әйберләрен дә күрергә мөмкин.
Истәлекләр... Алар Зиннәтнең кул җылысын әле дә саклый сыман. Мин бу музейда еш булам һәм ул экспонатларга карап уйга чумам – гүя Зиннәт әле генә төпли башлаган чиләген кырыйга алып куйган да, бер генә минутка урамга чыккандыр, менә ул  кире  әйләнеп керер дә, кабат шул  чиләкне кулына алып, төпләргә утырыр кебек... Ә аннан соң мәктәптә үзе утырган парта янына барып, аның өстендә яткан, яраткан кызы Зөлфирә бүләк итеп биргән, чиккән сөлгегә маңгай тирен сөртер сыман... 1935 нче елда 19 яше яңа тулган Зиннәт Казанга китә. Анда химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли. Аннары ул Казан сәүдә техникумына укырга керә. Спорт белән мавыга, төз ату буенча инструктор була, бик матур итеп җырлый.                                                                                             
Аны товар белгече итеп Киров шәһәренә эшкә җибәрәләр, ләкин озак эшли алмый, армиягә алалар. Бу 1939нчы ел була. Бераз вакыттан Зиннәтне кече командирлар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Ул курсларны тәмамлаганда, Бөек Ватан сугышы башланган була инде. Ә октябрь башларында аны Мәскәү янына, оборона участогына җибәрәләр. Туганнарына Зиннәттән бер генә хат килә. Хатны, укый-укый, теткәләп бетерәләр, ул югала, ә сеңлесе Оркыя һәрбер сүзне яттан белә.
Шушы хаттан соң Зиннәт югала, туганнары берни белми, сугыш беткәч тә, һаман көтәләр. Бары тик 1955нче елда гына Зиннәт турында әтисе беренче хәбәрне ишетә: радиодан Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйлиләр. Хөснулла абзый колагына улының исеме ишетелгән кебек була, һәм алар Казанга, Рафаэль Мостафинга хат язалар. Ә аннан соң Зиннәтнең Брянск тирәсендәге сугышларда күкрәге яралануы һәм әсирлеккә эләгүе билгеле була. Чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган фашист төрмәсеннән очып чыккан кош кебек, аның исеме илебезгә әйләнеп кайта.
Фашист төрмәсендә Зиннәт Г.Кормаш, А.Баттал, Р.Хисаметдиновлар белән таныша. Бераздан аларга М.Җәлил дә килеп кушыла. Зиннәт Г.Кормаш төзегән яшерен оешманың  ышанычлы әгъзасына әйләнә. Яшерен оешма әсирләр арасында аңлату эшләре алып бара, листовкалар тарата. Тик З.Хәсәновта шундый листовкалар барын күреп алган хыянәтче фашистларга барып сөйли, яшерен оешма кулга алына. Листовкаларны кемнән алуын әйттерү өчен, Зиннәтне аеруча нык газаплыйлар. Иптәшләре әлеге газаплардан чәчләре агарган Зиннәтне авырлык белән таныйлар, ә аңа бары  27 яшь  була. 
1977нче елда Зиннәтнең туган авылында батыр якташыбызга һәйкәл ачыла, укыган мәктәбенә аның исеме бирелә, китапханәдә музее гөрләп эшләп тора. Юк, онытылмый Зиннәт – башын горур тоткан кыяфәттә, яныннан үткән туганнарын, авылдашларын сәламләп, яшәргә көч өстәп, авырлыклар килгәндә көрәшергә, бирелмәскә кирәклеген искәртеп, көч биреп озатып кала. Башкалабыз Казанда да Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Җәлил һәйкәле янында җәлилче каһарманнарның барельефлары куелды. 2005нче елның 25 нче август көнендә Татарстанның Милли музеенда җәлилчеләрне Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган “Җиңү Ордены” белән бүләкләделәр. Зиннәт Хәсәновның ордены аның энесе  Шәфигулла абыйның улы – бүгенге көндә геройның туган нигезендә яшәп, мал табибы булып эшләүче Зиннәтулла  Хәсәновка тапшырылды.
Дәверләр үтәр. Зиннәт Хәсәнов образы киләчәк буыннарга да легенда булып барып җитәр. Аның исеме йөрәкләргә көчле ихтыяр, яшәү көче һәм иҗади энергия уты өстәр, җирдә матур тормыш хакына көрәшкә һәм батырлыкка чакырыр.                             
 
 

 

Рес­пуб­ли­ка­да үзеш­чән ве­те­ран баш­ка­ру­чы­лар­ның “Бал­кыш” (“Си­я­ни­е”) фес­ти­ва­ле старт ал­ды. Аның кы­са­ла­рын­да ра­йон үзә­ген­дә зур ча­ра үт­те. 16 июнь­дә Дау­лы бо­лын үзе­нә ра­йон­ның һәм рес­пуб­ли­ка­ның көнь­як-көн­чы­гыш ра­йон­на­рын­нан кил­гән ве­те­ран­нар со­вет­ла­ры вә­кил­лә­рен җый­ды. Фес­ти­валь­нең баш­лан­гыч эта­бы бул­ган бу ча­ра­га ве­те­ран­нар (пен­си­о­нер­лар) оеш­ма­сы тө­зе­лү­гә 25 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган өл­кән­нәр Са­бан туе да ял­ган­ды. Тан­та­на­ны му­ни­ци­паль ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры И.Сә­хи­по­ва ач­ты. Ул кил­гән ку­нак­лар­ны ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты эш­чән­ле­ге бе­лән та­ныш­тыр­ды. Ин­ди­ра Рә­и­сов­на, ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се Л.Фа­зул­лин  ел дә­ва­мын­да ты­рыш хез­мәт куй­ган авыл ве­те­ран­нар оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре­нә, ве­те­ран­нар хә­рә­кә­те ак­ти­вист­ла­ры­на рәх­мәт­лә­рен бел­дер­де­ләр, ис­тә­лек бү­ләк­лә­ре тап­шыр­ды­лар. Өл­кән­нәр көн буе рә­хәт­лә­неп кү­ңел ач­ты, төр­ле бәй­ге­ләр­дә көч сы­наш­ты: алар кул  кө­рәш­тер­де­ләр; эс­та­фе­та­да  ярыш­ты­лар; су­лы чи­ләк­ләр кү­тә­реп тә, авыз­га йо­мыр­ка ка­бып, кап­чык ки­еп, аяк бәй­ләп тә йө­гер­де­ләр; чүл­мәк  ват­ты­лар, кар­мак бе­лән ба­лы­гын да тот­ты­лар, та­як та тар­тыш­ты­лар. Кон­церт прог­рам­ма­сы да бай эч­тә­лек­ле иде. Ан­да төр­ле авыл­лар­дан кил­гән, мо­ңа ка­дәр олы сәх­нә­дә исем­нә­ре ише­тел­мә­гән өл­кән­нәр чы­гыш яса­ды. Һәр чы­гыш кү­ңел кыл­ла­рын тиб­рәт­те: “Дау­лы бо­лын” ха­лык­чан та­лант­лар­дан гөр­ләп тор­ды. Шу­лай ук Алек­санд­ров­ка,  Ран­га­зар авыл­ла­ры­ның – ве­те­ран­нар, Җә­лил по­се­ло­гы­ның  – “Род­ни­ки”, “Ак кал­фак”, Лә­ке­нең “И­га­нә” фольк­лор ан­сабль­лә­ре да бәй­рәм­гә ямь өс­тә­де. Бәй­рәм тан­та­на­сы да   шул кол­лек­тив­лар­ның һәм гар­мун­чы­лар ан­самб­ле­нең чы­гыш­ла­ры бе­лән баш­ла­нып кит­те. Бу көн­не бәй­рәм­дә ка­тнаш­кан бар­лык өл­кән­нәр өчен “Җә­лил”, “Сар­ман”, “Нөр­кәй” аг­ро­фир­ма­ла­ры­ның бу­лыш­лы­гы, шу­лай ук ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты, “Сар­ман ко­о­пе­ра­то­ры” кул­ла­ну­чы­лар җәм­гы­я­те, “Шәф­кать” ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге яр­дә­ме бе­лән,  төш­ке аш та оеш­ты­рыл­ды. Бәй­рәм­дә төр­ле ра­йон­нар­дан кил­гән вә­кил­ләр дә чы­гыш яса­ды. Алар ра­йон ве­те­ран­на­ры­ның бер­дәм­ле­ге­нә,  ак­тив­лы­гы­на эч­кер­сез сок­ла­ну­ла­рын бел­дер­де­ләр, из­ге те­ләк­лә­рен юл­ла­ды­лар. Чын­нан да, җыр­лар­да җыр­лан­га­нча маң­гай­лар сыр­ла­нып, чәч­ләр­гә мул гы­на бәс­ләр сар­са да, йө­рәк ди­гә­нең кар­тай­мый, ул гел ал­га ом­ты­лу­чан икән.

 

 

Хәниф Хәлиуллин – Татарстан Эчке эшләр министрлыгының янгын сакчылыгы идарәсендә бер районда 27 ел янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы булып эшләгән бердәнбер хезмәткәр. Ул – район янгын куркынычсызлыгы системасына нигез салучы да.  Инспекция эш нәтиҗәләре буенча республикада күп еллар призлы урыннар ала, ә аның җитәкчесе I, II, III дәрәҗә “Аерата хезмәтләре өчен”  медальләре, “Үз бурычына тугрылык өчен”, “I класслы белгеч” дигән күкрәк билгеләре, республиканың Эчке эшләр һәм башка министрлыклары, оешмаларның Почет грамоталары белән бүләкләнә. Ә аның өчен иң зур бүләк – 23 ел буе бергә хезмәт иткән, юлларның ачысын-төчесен бергә татыган “Москвич” машинасы. Хәзер аңа 41 ел һәм, хуҗасы лаеклы ялда булуга карамастан, алар һаман да – бергә.

 

– Мин район эчке эшләр бүлегенә комсомол путевкасы белән килдем. Ул чорда – 60 нчы елларда Сарман районы территориясе шактый зур булып, һәрберсе 3-5 бригаданы үз эченә алган 22 хуҗалыктан, ягъни 102 авылдан тора иде. 1965 нче ел ахырында Хөкүмәтнең “Илдә эчке эшләр органнарын яшь кадрлар белән тәэмин итү турында”гы карары дөнья күрде. Шуны үтәү йөзеннән, мине, комсомол һәм югары оешмаларның тәкъдиме белән, район эчке эшләр бүлегенең дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы итеп билгеләделәр. Ә аннан соң миңа җитәкчелекне тапшырдылар. Матди-техник базаны ныгытуны, машиналар булдыруны бурыч итеп куйдым. Киң колач белән алып барылган төзелешләр дә моңа этәргеч ясады. Нәтиҗәдә, 1990 нчы елга инспекция карамагындагы машиналар саны – 20гә, махсус янгын сүндерүгә көйләнгән бензовозлар саны 40ка җитте. 17 янгын сүндерү машинасы авылларга беркетелде. Яңа деполар булдыру буенча эш аеруча авыр булды. “Без сезгә ышанабыз. Безнең исемнән сөйләшегез”, - диделәр район җитәкчеләре. Төзелеш башланганчы, шәһәр оешмаларына күп тапкырлар барырга туры килде. 1989 нчы елда депо төзелә башлады. Ләкин еллар болганып китте.  “Җәмәгатьнеке булмаган объектлар төзүне туктатырга”, - дигән карар чыкты. “Эшли алмыйбыз, туктыйбыз”, - диделәр төзүчеләр. Кабат шәһәр оешмалары юлларын таптарга туры килде.  
Янгынны сүндерү генә түгел, кисәтү турында да онытырга ярамый. Авыллардагы янгын сакчылыгы дружиналары әгъзалары белән төрле семинар-киңәшмәләр, тикшерүләр, өйрәнүләр үткәрүләр берсе дә калмады. Болар белән беррәттән эчке эшләр бүлегендә дежур торырга, алар белән рейдларга да чыгарга, җинаятьчеләрне эзләү эшендә катнашырга, участок инспекторы булырга, паспорт режимын да тикшерергә кирәк. 1973 нче елда Колмәт һәм Мортамак авылларында сарыклар югала башлады. Шикле машина йөргәнлеген белеп, аның каян икәнлеген ачыклаган арада Чапаев исемендәге һәм “Искра” колхозлары бухгалтерияләреннән акча һәм документлар белән сейфлар югалды. Суеп сатылган берничә сарыкның башы, сейфлар да табылды, җинаятьчеләр кулга алынды.
Районда ул елларда 40 меңнән артык кеше исәпләнә иде. Әмма алар белән эшләгән тынгысыз, йокысыз ул еллар хәзер дә сагындыра. Җитәкчелек, хөкүмәтебез хезмәтемне югары бәяләде. Әмма иң кадерлесе – инспекциягә 1972 нче елда бирелгән “Москвич” машинасы. Лаеклы ялга киткәндә, аны үземә калдырдылар. 
 
 

 

1927 нче елның 18 нче июлендә “РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында”гы Положение расланып,  илдә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары системасын булдыруга нигез салына. Быел ул үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Дәүләт янгын күзәтчелеге системасы менә күп еллар инде районда да нәтиҗәле эшләп килә һәм тарих елъязмасына үзенең данлы сәхифәләрен яза.
Радик Госманов Дәүләт күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге белән 15 ел җитәкчелек итә. Бу дәвер эчендә әлеге система төрле үзгәрешләр кичерде, төрле исемнәр белән аталды. Әмма аның эш асылы һәрвакыт бер максатка юнәлдерелде – янгыннар белән бәйле бәла-казаларны булдырмау, аларны кисәтү. Һәм бүлек үз вазифасын төгәл башкара дип әйтергә тулы нигез бар. Р.Госманов тырыш хезмәте өчен II, III дәрәҗә “Аерата тырыш хезмәте өчен” медальләре, төрле дәрәҗә Почет грамоталары белән бүләкләнде.
– Чыннан да, район янгын күзәтчелеге системасының үткәне данлы. 1967 нче елда район эчке эшләр бүлегендә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе оештырыла. Ул оешканчы, районда дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы булып Хәлиуллин Хәниф эшли. Инспекция оештырылгач, Хәниф Заһидуллович аның начальнигы итеп билгеләнә. Аннан кала, инспекциядә тагын ике штат була. Аның берсе – инспектор, икенчесе Казаннан командировкага килеп эшли торган хезмәткәр була.
Башлап җибәрү һәрвакыт авыр. Районда барысы өч янгын машинасы булып, аның икесе – район үзәгендә, берсе Нөркәй совхозында тора. Калган авылларда кул насослары, эшләр-эшләмәс мотопомпалар, арба-чанага куелган мичкәләрдән башка нәрсә юк. 
Авылларда зур төзелешләр башлану яңа таләпләр куя. Терлекчелек фермалары киңәя, ашлык амбарлары, мастерскойлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар сафка баса. Болар барысы да янгын сакчылыгы системасында кискен борылыш ясауны, урыннарда техника белән тәэмин ителгән янгын сакчылыгы дружиналары булдыруны таләп итә. Болар өстенә, 1972 нче елда Җәлил эшчеләр поселогы район составына кертелә. Меңләгән кеше яшәгән поселокта янгын сакчылыгы булмау эшне катлауландыра. Хәниф Заһидуллович, “Җәлилнефть” идарәсе, поселок җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләп, янгын сакчылыгы депосы бинасын төзетүгә ирешә. Авылларда янгын сакчылыгы дружиналары оештырыла. Аннан соң да Дәүләт янгын күзәтчелеге системасы елдан-ел камилләштерелә, үз эшчәнлеген  заман белән бергә куелган яңа таләпләр җирлегендә алып бара. 
Авыр чор булуга карамастан, 1991 нче елда Сарманда янгын депосы төзелә, инспекция шунда күчерелә. 2002 нче елда янгын күзәтчелеге эчке эшләр системасыннан аерыла, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагына күчерелә. Бу елларда инспекторлар булып Рәшит Әхкәмов, Илдар Хафизов, Радик Антипов хезмәт куялар. Алар – чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Күп еллар эшләү дәверендә алар үзләрен четерекле хәлләрдә дә югалып калмый торган, яхшы әзерлекле хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. Фидакарь хезмәтләре өчен медальләр, төрле дәрәҗә Почет грамоталары белән бүләкләнделәр. 
Заман елдан-ел үз таләпләрен куя. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хокукый актлар, карарлар кабул ителә. Аеруча мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау кебек социаль объектларга карата таләпләр арта. Болар белән беррәттән, даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә. 2010 нчы елда Дәүләт янгын күзәтчелеге системасының Положениесенә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә янгын куркынычсызлыгы системасына Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы күзәтчелеге вәкаләтләре дә өстәлде. Җаваплылык, Дәүләт күзәтчелек эшчәнлегенең вазифалары да артты. Болар – янгыннарны кисәтү, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә күзәтчелек итү, пропаганда, янгыннар белән бәйле эшләрне тикшерү һәм башкалар. Ул елда безне табигать тә ныклыкка, һөнәри осталыкка сынады. Көчле корылык аркасында барлык промышленность, авыл хуҗалыгы объектларын, урманнарны даими контрольдә тотарга, янгыннарны булдырмау өчен нык кына тырышырга туры килде. Нәтиҗәдә, районда зур янгыннар, бәла-казаларга юл куелмады. Бу исә республика һәм районның гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнлеген күрсәтте. 
Узган ел районда, республикада беренчеләрдән булып, барлык мәктәпләр, балалар бакчаларына автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылды. Хәзерге вакытта сигналны махсус җайланма ярдәмендә турыдан-туры янгын частенә җибәрүне гамәлгә кертү буенча эш алып барыла. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: узган ел безнең эшчәнлеккә тагын бер үзгәреш кертелде. 100 нче санлы федераль закон кабул ителеп, аның нигезендә авылларда да янгын деполары торгызыла башлады. Әйтик, Зур Нөркәйдә янгын посты оештырылды, Иске Кәшер, Ләкедә деполар ремонтланды, аларга янгын техникасы бирелде.
Әлбәттә, безнең хезмәт күптөрле оешмалар, авыл һәм поселок җирлекләре, халык белән тыгыз элемтәдә, бергәләп, аңлашып эшләүне таләп итә. Шунысы куанычлы: югарыда телгә алынган оешмалар җитәкчеләре, җирлек башлыклары үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны яхшы аңлыйлар, ничек кенә авыр булмасын, закон таләпләрен үтәргә тырышалар. 
Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклау күнекмәләренә өйрәтү дә – игътибар үзәгендә. Дүрт мәктәптә яшь янгынчылар дружиналары эшли. Укучылар арасында даими рәвештә төрле конкурслар үткәрелә.
 
 

 

“И туган тел, и матур тел...” дип сокланган сөекле Тукаебыз да татар телебезнең байлыгына. Бу телдә сөйләгәндә, сүз таба алмыйча аптырап тору гына түгел, бер хәреф белән башланган сүзләрдән генә дә хикәя язарга мөмкин. Искәрмә: хикәямдә бидрә, бермут, бричка сүзләрен халык телендәгечә кулландым.
Бәрия Бәгыйсовна бүген балаларга биргән биремне “Б” белән башлап башкарырга боерды. Бишенче “Б”дагы Булат биремне болай башкарды. 
Бәла “Балтика”дан башланды.
Былтыр Башкалабызда булды бу. Балык Бистәсендә барган бәйгеләрдә беренчелекне башка берәүгә дә бирмәгән, башкала бәйгеләрендә дә билгеле булган булдыклы батыр Бакый Билалов брезент белән бөркәп “Беларус”ка беркетелгән биек бортлы бричкада бәрәңге белән башкалага базарга барырга булды. Базда бәләк-бәләк бәрәңге, бер бидрәсенә бишлекне бирәләр бит. Базарлыклы бәрәңгене баздан бауга бәйләгән бидрә белән булышучы Бәдертдингә биреп бетергәч, бричкада бүдәнәдәй бәрәңге буа буарлык булды. Болай башкаргач, болар Бакый бүлмәсендә бер бермут, биш “Балтика”ны бавырлы бәрәңге бәлеше белән бөкләделәр. Булышкан Бәдертдинне бакый башкача да бәхилләде…
Башкалага баргач, Бакый башта бәрәңге бәяләрен белеште. Базарда бәрәңге бәйрәмчә барды, букчалар берәм-берәм бушадылар. Бер бидрә бәрәңгене Бакый бушлай бер бөкре бомжга бирде. Булатовага да бүләккә бер бидрә бирде. Берләргә бәрәңге бетте. Бушаган букчаларны базардагы белешенә биргәч, бите бәхеттән балкыган Бакый, билбет бишмәтендәге бишлекләрне барлый-барлый, Болак буена борылды. Бер бермутны бәргәч, башлар безелди башлады. Бөтен башкалада бәйрәм булгандай булды Бакыйга. Бераздан Бакый Болак буенда буталучы бетчә битле, бөдрә башлы, бүртмәч бүксәле Бибигә барып бәрелде. Бибинең бетчәләре бүртенде, бөдрәләре басты. Бүре бугазлы Биби Бакыйга: “Бәдбәхет бандит, бәрхет блузкамның бантигын боздың бит, башың беткере!” Бакыйның битендә бәхет балкыды. Бәрәкалла, бер бирсә бирә бит! Былтыр Бәкердә бергә булган Биби бит бу, билләһи! “Борчылма, былбылым, борчылма, бантик булдымы бәла? Баш бәласеме бу? Бер “Бургон”ны бергә бәрик, бәйрәм булыр, булган булсын”. Болар, безгә Буш бүләге булган бройлер боты белән бер “Бургон”ны, биш “Балтика”ны бәргәч, башкорт биюләрен бразилия биюләре белән бүлә-бүлә, бөтерелеп биеделәр бергә. Биюләр башкарылган балетка бардылар, ботаника бакчасында булдылар, бассейнда быркылдадылар. Бакый Бибине биленнән буды, Биби боргаланган булды, бар да булды. Болытлады. Бассейнда быркылдау да беткәч, болытлагач та, Биби бөтенләй бөреште. Бакый билбет бишмәтен Бибигә бирде. Болар бергә Болак буйлап бераз баргач, Биби Бауманга борылды. Биби Бакыйга: “Булдырдың, Бакый, бүген бәйрәм булды бу. Былтыр Бәкердә бергә булганны билгеләдек, бигайбә. Башкача бергә булмасак, бәхил бул, бәгыре-е-ем!” Бакый Бибидән башка Болак буйлап, бәләкәй балаларча, бордюр блокларын барлап барды. Бераздан Бакыйның башына бәләк белән бәргәндәй булды: “Бә-ә-әттәч, бишмәт? Бишлекләр? Барысы да Бибигә биргән билбет бишмәттә бит! Бетте баш, башкача Бибине белмим дә бит!” Бичара Бакый бөкләнгән баш бармагының буыны белән башын бәргәләде: “Бер баз бәрәңге бит бу! Бу бит бүген булган бөтен байлыгым! Бу бәрәңгене булдырырга бакчаның буеннан буена буразнада билеңне бөктең бит, булдыксыз бозау! Бер белемең булмаган башың белән бәрәңге бизнесмены булмакчы булдыңмы, башсыз бәрән! Бет, бет, беткән бөтенләй бет, бирән бүксәле бәхетсез бәндә”.
 Биредә бирем бетте. Бакый белән булган бу бәлагә башка берәү дә бармасын. “Балтика” белән башны бутап биюләрнең дә бәла белән бетүен балаларыгызга балалар бакчасыннан башлап белдерегез. Бутылка белән башланган бисмилласыз бәйрәмнәрнең бәхетсезлек белән бетүе борынгыдан бабаларыбызга билгеле булган.
Бәрия Бәгыйсовна Булатның биремен болай бәяләде: “Башың бар, Булат. Болай булгач, башкалабызда бик бай бизнесмен булырсың, боерган булса. Бүгенге базар буталчыгына бирешмә. Бөтен биләмәләрне баскан  бозыклыкка да бирелмә. Башкалалары Биләр булган борынгы Болгар бабаларыбызча  батыр, Батулладай белемле, берәү дә булдырмаганны булдырырлык баһадир бул. Бирелгән биремне башка берәү дә болай башкармады. Бәхетең булсын, балакаем. Булдыргансың, “Бишле”.
 
 
 

 

Ялкынлан, учак,
Дөрлә югары!
Без – пионерлар,
Эшче уллары…
Бүген инде дәүләт флагы төсендәге өчпочмаклы галстуклар таккан бу укучылар пионерлар дип түгел, Татарстан варислары дип аталалар. Районның барлык мәктәпләрендә башлангыч класс укучыларыннан торган эзтабарлар, урта класс укучыларыннан торган варислар отрядлары эшли. Ә юбилей елына багышланган тантанада аларның иң алдынгылары – районның 24 мәктәбеннән 132 бала катнашты. Варисларны иң элек бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова тәбрикләде, аларга һәр эштә уңышлар теләде.
Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнә түренә балалар оешмалары хәрәкәте ветераннары чакырылды: Рангазардан Венера Сабурова, Азалактан Венера Гайнетдинова, Юлтимердән Энҗе Әхмәтҗанова, Иске Минзәләбаштан Венера Хәмидуллина, Ләкедән Валентина Такарликова, Сарайлыдан Алсу Гәрәева, Нөркәйдән Гөлзар Әшрәфҗанова. Аларны бәйрәм белән мәгълүмати-методик үзәк директоры Д.Зиннәтуллина тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Александр Матросов исемен йөрткән отрядта  күп еллар вожатый булган Венера апа Сабурова истәлекләре белән уртаклашты.
Шунысы куанычлы: районда балалар оешмалары - бүген дә хәрәкәттә. Һәр эштә актив булу, өлкәннәргә ярдәм итүдән тыш, варислар төрле чараларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар, республика, Россия күләмендәге конкурсларда сынатмыйлар. Җәлил беренче мәктәбе сәламәтлек театрлары конкурсында республикада - II, Җәлил икенче мәктәбе – III урынны, Сарайлы мәктәбе лауреат исемен алды. Район күләмендә иң алдынгылары Ләке, Каташ-Каран, Петровка Завод мәктәпләре булды. Әлмәт мәктәбеннән Айрат Наскаев әйдаманнар конкурсында узган ел республикада I урынны алса, быел Нөркәйдән Айрат Хәйруллин районда җиңү яулап, финалга чыкты, “Йолдызлык” фестивалендә җиңү яулады. Ә әйдаманнарның муниципаль турында II-III урыннарга Җәлил гимназиясеннән Эльвира Мухамедьянова, Җәлил икенче мәктәбеннән Лилия Рузыбаева лаек булдылар. “Мәдәният һәм спорттан – сәламәт яшәү рәвешенә” республика конкурсында Җәлил беренче мәктәбе укучысы Лада Миллионтова җиңүче булды. Укучылар пионериянең 90 еллыгына багышланган “Туган як серләре” муниципаль конкурсында да бик теләп катнаштылар. Бу бәйгедә I урынга – Азалак һәм Иске Минзәләбаш, II урынга – Сарман һәм Нөркәй, III урынга Иске Кәшер мәктәбе варислары лаек булды.  Ә инде балалар хәрәкәтенең әйдәп баручылары кемнәр, дисәгез, алар түбәндәгеләр – Ландыш Гарипова (Җәлил гимназиясе), Ирек Нуретдинов (Иске Минзәләбаш), Раил Арсланов (Җәлил икенче), Алинә Гәрәева (Сарайлы), Лилия Габдуллина (Петровка Завод), Гүзәл Исламова (Җәлил беренче), Гөлшат Нигъмәтуллина (Сарман гимназиясе), Лилия Ильясова (Саклаубаш), Риналь Билалов (Сарман урта мәктәбе), Лилия Камалиева (Александровка), Айгөл Нигъмәтҗанова (Юлтимер), Анна Копанева (Җәлил гимназиясе). Бәйрәмне алып баручылар Әдилә Әскәрова белән Булат Фатыйхов та – күп конкурслар лауреатлары. Аларга бүләкләр тапшырган Индира Рәисовна да пионер еллары истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәмнең бу өлешенә Г.Нургалиева җитәкчелегендәге “Балачак” бию ансамбле, җырчылар Ләйсән Миннәхмәтова, Айрат Хәйруллин, Ләйлә Шәйхетдинова, Рузилә Бикмиева, Денис Пименов ямь өстәделәр.
Ә Ял паркында варисларны кызыклы станцияләр көтә иде: “Пионер тарихы эзләре буйлап”, “Учак янындагы җырлар”, “Әти-әни өйдә юкта”, “Гадәттән тыш хәлләрдә”, “Күңелле эстафета”. Балалар пионер хәрәкәте тарихын, пионер җырларын искә төшерделәр, әти-әни өйдә юкта бәлагә таручыга яки авырып китүчегә беренче медицина ярдәмен күрсәттеләр, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмадылар, спорт ярышларында җитезлекләрен сынадылар. Аларның һәркайсы ярышларга ныклап әзерләнгән. Нәтиҗәдә алар арасында дуслык көчлерәк булып чыкты, һәм һәр мәктәпкә бүләкләр тапшырылды.
 
 

 

Июньнең беренче якшәмбесендә Мелиоратор көне билгеләп үтелә. Республика мелиораторлары өчен ул быел аеруча истәлекле – Татарстанның мелиорация системасына 90 ел тула.
Юбилей уңаеннан “Идел-Пресс” полиграфия-басу комплексында “Мелиорация в Татарстане” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Китапта Сарманның хуҗалыкара мелиорация оешмасына нигез салган һәм аны 28 ел җитәкләгән Вәлишин  Илсөяр Яхъя улы һәм аның коллективының эше турында да, рәсемнәре белән, күләмле мәгълүмат бирелгән. Анда ПМК “Мелиорация” җәмгыятенә багышланган бит тә бар. Мелиорация системасы ветераннарын, хәзерге вакытта бу өлкәдә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Үз хезмәтләре белән сазлык җирләрне киптереп, коры далаларны сугарып, икмәк үстергән бу осталарга исәнлек-саулык, куанычлы тормыш телибез.
 

 

Яшел урман, матур урман, 
Синнән башка юк тормыш.
Синең белән булыйк бергә, 
Рәхәт яшик мәңгегә.
Бөек җырчыбыз Илһам ага Шакиров та, керик әле урманнарга, дип җырлый. Әйе, урманнарны, аларның саф һавасын, искиткеч үсемлекләр дөньясын кем генә яратмый икән? Тик аларны матур итеп күрергә теләү – бер нәрсә, ә шул хәлдә саклау – икенче. Урманнарга кергәч, кызганычка каршы, чүп өемнәренә, шешә ватыкларына һәм башка күңелсез күренешләргә тап буласың. Болар бит безнең – шул урманда ял итәргә яратучы кешеләрнең «эше». Бу күренешләрдән китү максатыннан, соңгы елларда «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция уздырыла. Ул Президент фәрманы белән  гамәлгә кертелде. Районда чаралар планы төзелеп, Башкарма комитет тарафыннан расланды. 
Урманнарны чистартуга, беренчеләрдән булып, мәгариф системасы, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Әлмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре чыкты. Чарада актив катнашкан оешмалар белән беррәттән, аңа салкын караучылар да булды. Исемнәрен атап тормыйм, әлеге язманы укыгач, үзләренә оят икәнен сизәрләр, дип уйлыйм.  Чара 20 апрельдән 15 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр бара. Планда кемнең кайда һәм нинди күләмдә урман чистартырга тиешлеге күрсәтелгән. Актив эшләгәннәргә рәхмәт әйтеп, калганнар да алар рәтенә кушылыр, дип ышанам.
 
 
 

 

Районда 14 майдан 25 майга кадәр, милли ашларны халыкка таныту, аларны популярлаштыру, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан, «Россия халыклары ашлары көннәре» уздырылды. Аларда ресторан, кафе, ашханәләр теләп катнаштылар. 
Милли ашлар көне «Сарман» ресторанында 17 майда узды. Әлеге чара уңаеннан  бирегә ялгыз әби-апаларны чәйгә чакырдылар. Ресторан хуҗабикәсе Лилия Наумова җитәкчелегендәге кызлар, егетләр аларны ачык йөз белән каршы алдылар, күңелләре булганчы сыйладылар, изге теләкләр белән озатып калдылар. Бу көнне ресторанда татар, үзбәк, грузин кухнясы ашлары әзерләнгән иде. Грузин халкының хинкали, чахохбили, кебаб, харчосы, үзбәкләрнең самса, лагман, чучварасы, татарларның гөбәдия, кыстыбый, пәрәмәчләре, зур бәлеше һәм башка ашлар телеңне йотарлык иде. «Күңелебез бик булды, рәхәт итеп чәйләп, сөйләшеп утырдык», - дип таралыштылар Вәсимә, Гөлүсә, Вәсилә, Индия апалар. Лилия үзе  инде өченче тапкыр практика узучы аграр көллият студенты Муса Измайловны (астагы рәсемдә) мактап алды. Ресторан кунакларына бу көнне милли ашларны Муса тәкъдир итте. «Милли ашларны ел әйләнәсе әзерлибез, - ди Лилия. – Теләгән кеше заказ белән дә пешерттерә ала».
«Восточное» кафесының эшли башлавы да, ел әйләнәсе эшләве дә милли ашлар белән бәйле. Биредә үзбәк халык ашлары әзерләнә. 21 майда исә туйларда пешерелә торган шурпага кадәр бар иде. «Аны катлы көлчә белән ашарга кирәк, шулай тәмлерәк була», - ди кафе хуҗабикәсе Әминә Ишморатова (рәсемдә). Яшел чәйне пешерүнең дә серләре бар икән. Үзбәкстанда, билгеле, чиста чәй эчәләр, ә бездәге кебек төрле тәм кертүче үләннәр кушылганын түгел. Күкатлы (безнеңчә – күп катлы) чучвара, күкатлы бичәк, халва-итар, мантый, самса, яшел үләннәрдән ясап кыздырылган пилмән… бу көнне авыз итәрдәй ризыкларның саны-исәбе юк иде, ахры. 
Милли ашлар көннәрендә Җәлил бистәсендәге «Девон» кафесы рус, татар, украин һәм үзбәк халык ашлары тәкъдим итте. 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче, 7 нче һәм 16 нчы ашханәләрдә, татар һәм рус халык ашларыннан тыш, башкорт, белорус, украин, үзбәк, грузин халыклары ашларыннан авыз итәргә була иде. 
 
 
 

 

Сарманда чистарту, төзекләндерү эшләренең баруын күреп торабыз. Өмәләргә үзебез дә чыктык. Шулай да безнең күзгә күренмәгән эшләр дә аз түгелдер. Икеайлыкта ниләр эшләнүе турында сөйләвен сорап, без Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. 
– Санитар икеайлык игълан ителүгә, җирлектә штаб төзелде, эшләрнең программасы булдырылды. Һәр оешмага урамнар беркетелде. Җитәкчеләр халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. 
Эшләрнең беренче этабында йорт араларын кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту оештырылды. Торак милекчеләре ширкәте техника куйды, күп катлы йортларда яшәүче халык та, мәсьәләне аңлап, эштә актив булды. Соңгы ике-өч елда Сарман эчендәге урамнар гына түгел, Әлмәт шәһәре ягыннан керә торган юл, аэропорт территориясе, халык телендә Саз елгасы дип йөртелгән инеш ярлары, плотина буйлары һәм элекке дуңгыз фермасы урыны да чистартыла. Элекке “Сельхозтехника” берләшмәсе территориясендәге оешмалар үз җирләрен чистарттылар. Икеайлыкның икенче этабында, көннәр җылыткач, урамнарда, оешмалар территорияләрендә коймалар буялды, баганалар, бордюрлар агартылды. Муниципаль контракт нигезендә, үзәктәге юлларда 500 квадрат метрдан артык мәйданда чокыр-чакырлар ямалды. Терешкова урамында, ипи кибетеннән Вахитов урамына таба, 500 метр озынлыкта асфальт җәелде. 9 Май бәйрәменә Ял паркында чистарту, төзекләндерү эшләре үткәрелде. Халык яратып йөри торган урын – Минзәлә елгасындагы гидротехник корылма җыелды. “Сарай” операциясе быел да дәвам итә: хуҗасыз, кирәксез сарайлар сүтелә. Алар урынында бик матур итеп бакча ясап куючылар бар. Мәсәлән, Ленин урамының 61нче, 63нче йортларында яшәүчеләр элекке сарайлар урынында яшелчә үстерәләр. 
21 апрельдәге Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштык. Бу көнне 2800дән артык кеше, 17 берәмлек техника эшләде. Гомумән, өмәләрдә генә түгел, ел әйләнәсе үз территорияләрен карап, матурлап тотучы оешмалар күбәя. Аграр көллият, “Шәфкать” үзәге, социаль яклау идарәсе, гимназия, мәктәп, балалар бакчалары һ.б. Чәчәкләр утырту, шәхси кибетләр алларын төзекләндерү дәвам итә, машина кую урыннары ясала. Ленин, Куйбышев, Терешкова урамнарында электр линияләре реконструкцияләнде һәм бу эш әле дә бара. 
Быел 1250 төп агач утыртылды. Аеруча аграр көллият һәм “Старт” чаңгы базасы коллективлары күләмле эш башкардылар. Оешмалар “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә дә катнаша. 
Чүп үләннәренә каршы көрәшне эшләрнең өченче этабы дияргә кирәк. Сарманның үзәк урамында “Благоустройство” ҖЧҖ эшли, авылга керү юлларында чүп үләннәре оешмалар ярдәме белән чабыла. 
Төзекләндерү эшләре, билгеле, икеайлык кысалары белән төгәлләнми. Быел яңа микрорайондагы биш урам асфальтланачак, Ленин урамын асфальтлау дәвам итәчәк. Халык соравы буенча, Төзүчеләр урамы киңәйтелеп, асфальт җәеләчәк, тротуар салыначак, урам утлары куелачак.  
Шунысын да әйтми булмый: йорт яннарына рөхсәтсез төзелеш материаллары кую, чүпләү күренешләре бетми. Андыйларга карата административ чаралар күрергә туры килә. Икеайлык барышында да 17 кешегә беркетмә төзелде. Чишмәләребез тирәсен дә чиста, матур килеш тотасы иде. Үзебез яратып йөри торган урыннарны пычратуны берничек тә аңлап һәм аклап булмый. Икеайлыкка нәтиҗә чыгарылып, аеруча тырышып эшләгәннәр Сабантуйда билгеләп үтеләчәк. Ләкин бу эшләрне һәркайсыбыз, мактау сүзләре ишетер өчен түгел, күңел кушуы буенча эшлидер, дип ышанам.
 

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS