$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе котлавында - каләмегез үткен булсын, иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, диелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады.

"Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1703 елның 13 гыйнварында – нәкъ 315 ел элек Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән көн илебез журналистика тарихының башлангычы булып санала. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан расланган Матбугат көнен әлеге тармакта эшләүчеләр, матбугатны әзерләүчеләр һәм таратучылар ел саен билгеләп үтә.

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Гадәти матбугат басмалары белән бергә электрон медиа-басмалар, радио һәм телевидение, спутник һәм мобиль элемтә көндәлек тормышка әверелде. Алар безгә дөнья хәлләре, илебездәге һәм республикабыздагы вакыйгалар турында турыдан-туры эфирда хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәләр һәм иң әһәмиятле яңалыклар белән таныштырып торалар. Ләкин мәгълүмат киңлеге үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Ул – үз эшенә турылыклы булган чын профессионалларның тырыш, иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Вакытлар узу белән эшләү рәвеше ничек кенә алмашынса да, сезнең иҗади осталыгыгыз, каләм үткенлеге, милләтпәрвәрлек, сәяси өлгергәнлек һәм әхлакый җаваплылык элеккечә һөнәрегезнең асыл нигезен тәшкил итә.

Кадерле дуслар! Россия матбугат көне белән котлап, сезнең барыгызга да бик әһәмиятле җаваплы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Республика мәгълүмат чаралары белән дәүләт хакимияте органнары арасында вакыт сынавы узган эшлекле мөнәсәбәт өчен, иң актуаль һәм көнүзәк мәсьләләрне яктыртырга һәм хәл итү юлларын табарга әзер булганыгыз һәм актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, - диелә Дәүләт Советының матбугат хезмәте тараткан котлауда. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar/

 

2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела.

«Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан – туганнан алып өч яшькәчә ярдәм күрсәтергә тырышу турында бара», - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген министрлыкның еллык коллегиясендә. Татарстанда 15 меңнән артык инвалид бала исәпләнә. «Белгечләр инде 5-7 яшьтә кайбер төр ярдәмнең соңарганын искәртә. Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә быел без республиканың һәр районында иртә ярдәм итү кабинетларын булдырырга планлаштырабыз. Кемгәдер медицина ярдәме, кемгәдер тернәкләндерү таләп ителә. Боларны мөмкин кадәр бала кечкенә вакытта ачыкларга кирәк. Быел без социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләре бергәләп, шушы юнәлештә эшләячәкбез. Уртак мәгълүмати база булдырачакбыз», - дип белдерде министр.

http://tatar-inform.tatar

Гыйнвардагы көн торышына карап, җәйнең ничек килүен дә фаразлый халык сынамышлары

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

 

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран булыр, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн – эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 гыйнвар – айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр. 

http://intertat.tatar/hawa_toryshy/iskech-ya-a-el-t-nend-toman-t-shs-y-esse-kiler-gyynvarga-khalyk-synamyshlary/

 

 

фото:https://pixabay.com/ru/photos/

13 гыйнвар төнендә искечә Яңа ел бәйрәме уза. Ул Юлиан календаре яки "искечә стиль буенча" билгеләп үтелә.Искечә Яңа елга бар кеше дә бер төсле карыймы икән әллә юкмы?

Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак.

1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертәчәк. 2018 елның 1 февраленнән федераль ташламалардан кулланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләчәк”, – дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

Пенсия, пособие һәм социаль түләүләрне арттыру – РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Дәүләт башлыгы илнең үсешен өстенлекле өлкәләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда күрә.

 

http://tatar-inform.tatar

 

 

2018 елның беренче яртыеллыгында бәрәңге хакы сизелерлек артып китергә мөмкин.
Билгеле булганча, 2017 елда безнең илдә җыеп алынган бәрәңге күләме бик күпкә ким булган. Төгәл саннар белән әйткәндә, ул 90,7% ны тәшкил. Шунысын да исәртеп үтергә кирәк, азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасы нормалары 95%.
Нәтиҗәләргә килгәндә, 2017елда  җыеп алынган бәрәңге уңышы 2016 ел уңышыннан 7, ә 2015 елныкыннан 15%ка кимрәк булып чыга.
Шулай ук, илгә бәрәңге утырту өчен бүлеп бирелә торган мәйданнар саны кимү куркынычы да янарга мөмкин. Безнең илдә чәчү мәйданнары 10 ел эчендә 1,7 тапкырга кимегән. Моннан тыш, ике миллионга якын шәхси хуҗалык эшчәнлеге дә туктатылган. Бу үзгәрешләрне хисап палатасы яшелчәләрне саклау инфраструктурасы көчсезлеге белән аңлата.

Бүген, 12 январь көнне, үзәк Ял паркында “Хуш, Яңа ел!” дип исемләнгән үзәк Чыршыны ябу һәм искечә Яңа елны билгеләп үтү тантанасы булды. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, барлык сарманлыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм хәерле еллар теләде. Аннан соң сарманлылар Кыш бабай белән Кар кызын озаттылар, әкият геройлары, балалар белән берлектә төрле уеннарда, күмәк биюләрдә катнаштылар. Без сарманлыларга ел саен шатлык-куанычлар бүләк итүче Кыш бабайны, сихри матурлыгы белән күңелләргә сөенеч хисе салган Чыршыны киләсе елда да көтеп калабыз!

Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитеп килә.Ә бугенгә саубуллашып торам, дуслар, курешуләр көтәм иртәгә.
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

 Һәр мизгелнең кадерен белеп, тормыш матурлыгын аңлап-бәяләп, балаларга, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтеп яшик.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Икенче һәм өченче балалары туган ата-аналарга түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирелә.
 
Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкан.
 
Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан - 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче яки өченче бала туганда,  ставканы 6 процент дәрәҗәсендә 3-5 ел дәвамында субсидияләү каралган. Әлеге хокукка беренчел базарда фатир сатып алу өчен кредит алучы яки элекке кредитын каплау өчен яңа шартларда кредит алучы (рефинанслаучы) заемщиклар ия була ала.
 
Икенче һәм өченче балаларын тудырган ата-аналар түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредитлар ала алалар.
 
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 7 из 436

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS