$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел туган беренче сабыйның кем булуы билгеле булды. 5 январьда Җәлил бистәсендә Юмагулова Алинә Рөстәм кызы дөньяга тәүге авазын салган. Төкле аягың белән, сабый. Сәламәт һәм бәхетле бул!

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Дуслар! Без "Тугры дус белән бергә"фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башлыйбыз. Без барлык катнашучыларны бер исемлеккә җыйдык. Сез сылтамадан кереп катнашучылар белән таныша аласыз. Үзегезгә ошаган фотосүрәткә “лайк” та куярга онытмагыз.

Шуларның саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аның турында язма район газетасында чыгачак һәм татлы бүләк белән бүләкләнәчәк. Тавыш бирү бер тәүлек дәвам итәчәк.

 

Район үзәгенең аръяк өлешендә – Высотная һәм Молодежная урамнары аралыгына 12 нокта яктырткычлар урнаштырылды.

-         Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк, планлаштырылган нокталар бар, - дип хәбәр итә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев. 

Авылда урнашкан реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен дә быелгы Яңа ел бәйрәмнәре истәлекле булды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова аларны бәйрәмнәр белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, тормышларында уңышлар теләде. Аның теләкләренә Кыш бабай белән Кар кызы да кушылдылар, күңелләрен күтәреп, яшәү дәрте өстәделәр.  

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.
(Казан, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.
 
Программа 2017-2018 елларда тормышка ашырыла. Бу эшләргә барлыгы 7,5 миллиард сум акча тотылачак. Аның нәтиҗәләре буенча, республиканың 195 объектында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
 

 

Пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды.

(Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар.

Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды.

Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда, ирнең әти-әнисе һәм ике ир туганы белән яши. Хатын декрет ялына киткәнче, үрелгән эшләнмәләр цехында хезмәт куйган. Ире исә төрле эшләрдә йөри. Шулай ук әлеге гаилә маллар да асрый.

Юлия белән Слава узган елның апрель аенда өйләнешкән. 4 гыйнварда исә кызлары Анастасия туган. Яшь әнинең бала тудыру йортыннан чыкканына әле нибары ике көн.
Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина сүзләренчә, яшь гаилә компенсация бирүне сорап, бүлеккә кичә мөрәҗәгать иткән.

"Әлеге гаилә кичә үк компенсация алу өчен кирәкле документларын җыеп китерде. Болар: әни кешенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы һәм гаиләнең кереме турында белешмә. Шуның нигезендә, Тарасовларга бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча күчәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә",- диде җитәкче.

Тарасовларның кызлары 4 гыйнвар көнне туган. Аңа компенсация туган көненнән исәпләнә. Социаль яклау бүлеге башлыгы сүзләренчә, гаиләнең Сбербанк банкында ачылган шәхси счетларына гыйнвар ае өчен пособие февраль башында күчәчәк.

"Бала көткәндә яшь гаиләләргә мондый төр түләү турында закон юк иде бит әле. Әлеге пособие турында ишеткәч, шатландым. Бу акча безгә нык ярдәм итәчәк. Беренче пособие акчасына кызыбызга бала коляскасы алачакбыз",- диде Юлия.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сүзләренчә, узган ел районда 372 бала туган, 359 кеше якты дөньядан киткән. 2017 елда Балтачта беренче бала булып 117 сабый туган.

"Ана капиталы", өченче бала туган гаиләгә җир бүлеп бирү турындагы законнар гамәлгә кергәч, районда туучылар саны 15-20 процентка артты. Моңа кадәр дә Балтачта демографик мәсьәлә уңай иде. Әлеге программалар тагын да стимул бирер дип уйлыйм. Бүгенге көнгә Балтач бала тудыру йортында 7 сабый туды. Якынча фаразлар буенча, быел районда 400ләп бала туар дип уйлыйбыз", - диде Рамил Шакиров.

"Татар-информ" хәбәрчесе яшь гаиләнең авылында да булды. 8 кешелек гаилә өч яклы агач өйдә яши. Шуңа күрә Тарасовлар төп нигездән 50 метр ераклыкта гына яңа йорт сала башлаган. Булачак өй инде түбә астына кертелгән.

Татарстанда беренче балага тәгаенләнгән пособиене беренче булып алучы гаиләнең тормыш-көнкүреше турында якын арада "Интертат.татар" сайтыннан укый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш.  Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:

- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
 - гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.

• Русиядә көн саен 710 янгын чыга, аларда 40-лап кеше үлә.
•Җир йөзендә иң киң таралган хатын-кыз исеме - Анна. Аны 100 миллион хатын-кыз йөртә.
• Иң популяр ир-ат исеме - Мөхәммәт.
• Өлкән яшьтәге кешеләр бигрәк тә Швециядә күп (24 процент). Ә иң азы
-Кувейтта (2 процент).
• Швециядә 300 000 кеше Карлсон фамилияле.
• Америкада ике студентның берсе 40 яшькә җиткәч миллионер булырмын дип исәп тота.
• Япониядә мәетләрнең 93 процентын яндыралар, Англиядә - 67, Америкада - нибары 12 процентын.
• 1950 елда Кытайда уртача гомер озынлыгы 35 яшь тәшкил иткән, ә 2000 елга бу сан 70 яшькә җиткән.
•Җир йөзендә ир-атларның —10, хатын-кызларның 8 проценты сулагай.
• Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр гомерләренең 6 аен светофорның яшел уты янганын көтүгә сарыф итә.
• Бер кеше үз гомерендә уртача 100 000 чакрым җәяү юл үтә.
• БМО мәгълүматлары буенча, җир йөзендә көн саен 250 000 бала туа, ягъни секунд саен өч бала.
http://shahrichalli.ru/
Тыныч йокы, тәмле төшләр телим, иртәгә хәерле иртәдә очрашканга кадәр, дуслар.
 
 

Һәр елдагыча, быел да “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә җылы очрашулар башланды. 9 гыйнвар көнне бу күркәм башлангычның беренчесе старт алды. Үзәктә ял итүче өлкәннәр, авыл ветераннар советлары рәисләре үзәк коллективы белән очраштылар, чәршәмбе көнне социаль яклау, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге җитәкчеләре килде. Бүген очрашуга район мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, үзәк шифаханә, даруханә җитәкчеләре белән бергә безне дә чакырдылар.

Очрашу бик җанлы узды. Һәр чыгыш ясаучыга өлкәннәребез үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, гозерләрен җиткерделәр. График нигезендә үзәккә һәркөнне төрле өлкәдән оешма-предприятие җитәкчеләре киләчәк, башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар хакында сөйләп, өлкәннәр белән аралашачаклар.

        Язма һәм фотолар авторы - Альбина Сабирова

Бүген Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче Кәримова Мөһәллилә Рамазан кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия  Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарукшина тыл һәм хезмәт ветеранына изге теләкләрен ирештерделәр. Мөһәллилә апа колхозда төрле эштә хезмәт куя, аннан Азалак мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Һәркемгә игелекле, ярдәмчел. Авылдашлары да дини йолаларны үтәп яшәүче Мөһәллилә апаны авылның ак әбисенә тиңли. Ветеран хакында тулы язма газетаның – алдагы саннарында.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 8 из 436

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS