$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 фев­раль­дә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар яр­дәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин.
Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы – 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән, сирәкләү-сирәкләмәү. Сирәкләгәннән соң ныгу өчен борычка 10 көн вакыт кирәк. Болардан һәм климатка бәйле һава шартларыннан чыгып, төп урынга күчереп утырту вакытын билгелиләр. Шул датадан 60-85 көнне алырга кирәк. Килеп чыккан сан борыч утырту өчен кулай көн. Ай календарена күз салсак, январьның 17, 30ы, февральдә 13,14,15е, мартның 13ендә борыч чәчәргә мөмкин.
 
Помидор утырту өчен дә январь­ның 17 һәм 30ы кулай. Февральнең 13,14, 15е, мартның 13,16сында да рассада өчен помидор орлыгы төртергә мөмкин.
 
Баклажанны даими урынга чыгарганчы, ике ай вакыт үтәргә тиеш. Безнең төбәктә аны май ахыры – июнь башында утырталар. Орлыклар тишелеп чыкканчы да 12 көн вакыт үтә. Шуңа күрә аны мартның беренче яртысында утыртырга кирәк. Бак­лажан утырту өчен уңышлы көннәр: 17,30 январь, 13,14,15 февраль, 13 март.

Татар Илегендәге паркта рәхәтләнеп сәламәтлегеңне дә ныгытырга була, саф һава сулап, ял итәргә дә мөмкин. Төрледән-төрле күнекмәләр ясар өчен, тренажерлар урнаштырылган, атынгычлар бар. Монда хәтта балалар белән тәрбия, гаилә сәгатьләре үткәрергә дә мөмкинлекләр күп. Укырга, язарга, санарга, уен коралларында уйнарга өйрәнергә дә була.    

Сарманның яңа паркын райондашлар, кайткан кунаклар тиз арада үз иттеләр. Монда күңел дә, тән дә ял итә. Җәен, язын, көзләрен генә түгел, ап-ак карлар явып торганда, биредә бигрәк тә ямьле. Бизәлгән чыршы, җем-җем итүче түгәрәк яктырткычлар, төрле төсләргә кереп, янып, сихрилек өстәүче бизәкле паннолар арасында йөргәндә, үзеңне әкият дөньясында хис итәсең. Салкын, дип тормаган, паркта моңлы сандугач та оя корган. Янәшәсендә, мул тормышыбызны искәртеп, арыш та шаулап үсә. 

Бүген – Халыкара Рәхмәт көне. Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә дә бар бит. Тормышыбызга рәхмәтле булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын, хөрмәтле дуслар. Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез, ике кул-аягыбыз йөри, ике колагыбыз ишетә, авызыбыз тәм тоя икән, димәк, без яшибез. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый, диләр, иң мөһиме, ихластан булсын. Менә шулай һәрнәрсәгә шөкерана кылып, рәхмәтле булып яшик, кадерле дуслар. 

Сәламәт,бәхетле булыгыз! Исән имин йөрегез. Матур көннәр,уңышлы эшләр!
фото:https://pixabay.com/ru/photos/
 

Атар таңнарыбыз тыныч, күк йөзебез аяз, урыныбыз йомшак, өебез җылы булсын! 

Фото:https://vk.com/public147862424

Ки­чә, 9 ян­варь көн­не, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­да  рес­пуб­ли­ка­ның дәү­ләт тел­лә­ре ту­рын­да­гы за­кон­нар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ба­гыш­лан­ган ки­ңәш­мә үт­кә­рел­де. Аны Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы премь­ер-ми­нист­ры урын­ба­са­ры Ва­сил Шәйх­ра­зы­ев алып бар­ды. Рес­пуб­ли­ка юс­ти­ция ми­нист­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ай­нур Га­ли­мов дәү­ләт ту­рын­да­гы за­кон­нар җы­ел­ма­сы­на кыс­ка­ча ана­лиз яса­ды. Ва­сил Шәйх­ра­зы­ев рес­пуб­ли­ка­да дәү­ләт тел­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ру бу­ен­ча бу­рыч­лар бил­ге­лә­де, һәр­кай­да дәү­ләт тел­лә­ре ту­рын­да­гы за­кон­нар­ның тө­гәл үтә­лер­гә ти­еш­ле­ге­нә ба­сым яса­ды. Җы­еп кы­на әйт­кән­дә, оеш­ма­лар­да, мас­са­кү­ләм-мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да, баш­ка тар­мак­лар­да ике­тел­ле­лек ту­рын­да­гы за­кон­нар­ның үтә­ле­ше бу­рыч итеп ку­ел­ды. Бу шу­лай ук то­рак пункт­лар, урам, оеш­ма исем­нә­ре­нә һәм баш­ка­лар­га да ка­гы­ла. Алар дәү­ләт тел­лә­ре­нең ике­сен­дә дә – рус һәм та­тар­ча да язы­лып эле­нер­гә ти­еш­ләр. Рес­пуб­ли­ка­да ике­тел­ле­лек ту­рын­да­гы за­кон­нар­ның үтә­ле­ше ал­га та­ба да конт­роль­дә то­ты­ла­чак.

Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамак авылында  яшәүче, 22 ел гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, тыл һәм хезмәт ветераны  Низаметдинова Дәнфирә Мөхәммәтдин кызына бүген 90 яшь тулды. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, авыл җирлеге башкарма комитеты  секретаре Гүзәлия Гавасетдинова да ветеранга иң изге теләкләрен ирештерделәр.  Мортыштамак авылы ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева, Дәнфирә апаның килене Розалия Галиева, туганнары Кадрия Әхмәтова, Рәйханә Мирсәетова ветеран белән бәйле җылы истәлекләрен барладылар, аңа рәхмәтләрен әйттеләр. Ветеран хакында тулырак язма газетаның  - алдагы саннарында. 

Иртән эшкә барганда, Ленин урамындагы 14нче һәм 14а йортлары арасындагы тыкрыкта борынга начар ис бәрелде, бераздан челтерәп аккан су тавышы ишетелде. Тагын берничә адым атлауга, ачык канализация чокыры күрдем. Юл эттергәндә, күрмичә, ачылганмы ул капкач, күреп тә, кире япмаганнармы, билгесез. Кайсы оешмага хәбәр итәргә белмәгәч, фотога төшереп, редакциягә юлларга булдым әле, бәлки , җаваплы кешеләре табылыр?! Чокыр төш турында да ачык иде әле. 

Куллар калтырау көчле стресс, физик эштән соң да башлана ала.

В төркеме витаминнары нерв системасын ныгытырга булыша. Саф һавада ешрак булыгыз, ял итәргә тырышыгыз. Тынычлангач та калтырау кимеми икән, неврологка мөрәҗәгать итегез. Моңа умырткаара бүсер сәбәпче була ала. Невролог бер чир дә тапмаса, нейрохирургка күренергә кирәк.
Куллар калтырауга китерүче авырулар күп, аның сәбәбе калкансыман биз, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы чирләре дә булырга мөмкин. Алкоголь белән мавыгучылар арасында кул калтырауга зарланучылар күп. Мондый проблема бар икән, тәмәке тартуны ташларга, исерткеч эчемлекләр, кофеин куллануны киметергә кирәк.

 

https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://vk.com/sabatannargroup

 

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 9 из 436

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS