$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


Баласының үсешенә җаваплы караган һәр ата-ана аның «5»ле билгеләренә генә укуын тели. Тик һәр балада да шаккаттырырлык академик белемнәре булмый шул. Сабыегыз мәктәп программасын җиңел үзләштерсен дисәгез, моның өчен оптималь шартлар булдырырга тырышыгыз.

Беренче сыйныфка килеп, парта артына утыртканчы ук баланың башлыча әзерлеге булырга тиеш. Моның өчен бүгенге көндә махсус әзерлек мәктәпләре, курслар бар. Аларга йөртергә мөмкинлек булмаса, балагызга үзегез ярдәмгә килегез: әлифба алып хәреф, таякчыклар белән санарга өйрәнүдән башлагыз. Дәресләрне күңелле итәргә тырышыгыз, борынгыча кычкырып-кыйнап өйрәтүдән сакланыгыз.

Баланың тиз аңлавын һәм аңлатуын, күзаллавын үстерү өчен, беренче чиратта, үз фикерен булдыру кирәк. Кием алганда, уенчык сайлаганда, ял иткәндә аның сүзенә дә колак салыгыз, вакыйга барышында «ярый-ярамый»ны аңлата барыгыз.

Мәктәптә уку белән беррәттән, бию, бәйләү, каратэ һәм тагын бихисап түгәрәк-секцияләргә йөрткәндә игътибарлы булу кирәк: баланың төп уку программасына вакыты каламы соң? Үсүче организмга ял да кирәк бит әле. Шуңа да графигын дөрес төзегез.

 

 


Бала дәресне аңламыйча кайтырга да мөмкин. Теге яки бу фән аңа авыррак бирелә икән, үзегез утырып аңлатырга вакыт табыгыз, мөмкинлек булса репититорга мөрәҗәгать итегез, әби-бабайга, олырак абый-апаларына аңлатырга мөмкинлек бирегез.

Тагын бер мөһим киңәш: балагыз әйбәт укыса да, өй эшләрен тикшерергә ялкауланмагыз. Бу аңарда җаваплылык хисе һәм дисциплина тәрбияләр.

http://sabantuytatar.ru

Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/

Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос дөньяның иң бай кешесе санала.
Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос тарихта дөньяның иң бай кешесе санала. Bloomberg мәгълүматлары буенча аның байлыгы 105,1 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта, CNN телеканалына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.
Bloomberg рейтингының икенче урынында Microsoft башлыгы Билл Гейтс (93,3 млрд доллар), өченче урында - инвестор Уоррен Баффет (87,2 млрд доллар). Дүртенче урында - Facebookка нигез салучы Марку Цукербергу (77,5 млрд). Рейтингның бишенче баскычында Inditex компаниясенең элеккеге башлыгы Амансио Ортега (76 млрд доллар).
http://tatar-inform.tatar/

Бүгенге көндә иң популяр социаль челтәр булып “Инстаграм” санала. Белгечләр фикеренчә, алдагы 10 елда ул беренчелекне беркемгә дә бирмәячәк. Ә артистлар өчен бу бик уңайлы әйбер булып чыкты: реклама һәм афишаларны элү өчен менә дигән мәйданчык! Ә күз алдына китерәсезме, Европада кибеттәге товарның 85 проценты нәкъ “Инстаграм” аша сатыла икән. Әкеренләп бу безгә дә килеп җитәчәк. Ә хәзер татар эстрадасы вәкилләре арасында иң популяр 5 “инстаграмщик”ны тәкъдим итәбез.

Elvin Grey 215 000
Айдар Галимов интервьюларның берсендә: “Яшь җырчыларның тиз арада популярлашу серләренең берсе – ул социаль челтәрләр белән дөрес куллану белүдә”, – дигән иде. Радик Юльякшин биредә инде күптәннән утыра һәм бүгенге көндә аның 215 мең язылучысы бар. Мөгаен, бу санга күпләр көнләшеп карыйдыр. Радик, башка йолдызлар кебек, лентасын реклама белән чүпләми. Ул анда бары тик үз концертлары хакында хәбәр итә, тамашаларыннан фото һәм видео куя, кызыклы сурәтләр элә. Әмма Elvin Grey нинди кыяфәттә төшкән фотографиясен куйса да, аңа дистәләгән мең лайк белән меңләгән “Син шундый матур!” – дигән комментарийлар тәэмин ителгән.
Җырчының “Инстаграм”ы хәбәр итүенчә, ул бүгенге көндә продюсеры Александр Слюсаренко белән Таиландта ял итә. Әмма ял итеп кенә ятмыйлар төсле. “24 серияле яңа блог көтегез”, - дип язган ул. Тамашачыларны тагы нәрсә белән шаккатырмакчы икән?!

Гүзәл Уразова 178 000
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар бар яклап та җитезләр! Аларның сайтлары да яхшы эшли, “В контакте”дагы рәсми битләре дә, төркемнәре дә... “Инстаграм”нары да! 
Гүзәл Уразованың аккаунтында реклама күп булса да, ул аны тәмле итеп язылучыларына җиткезә белә. Иң күп лайкларны матур гаилә фотолары җыя. Тамашачыга аеруча аларның кечкенәләре төп рольләрдә төшкән видеолар ошый.

Фирдүс Тямаев 132 000
Берәр премия тапшыру тантанасында “Иң халыкчан Инстаграм-аккаунт иясе” дигән номинация булса, мин аны ике дә уйламый, Фирдүс Тямаевка тапшырыр идем. Аның фотолары, видеолары шундый гади һәм халыкчан. Бернинди пафос та, бернинди гламур да юк. Үзе әйтмешли: “простой мишәр егете”. Әмма комментарий язганда сак булыгыз. “Теләсә нәрсә язганнарны шундук “кара исемлек”кә кертәм”, - ди ул.

 

Илсөя Бәдретдинова 97 200
Ә иң кызык, үзеннән җибәрми торган аккаунт Илсөя Бәдретдинованыкы! Ул анда һәрчак кызыклы хәлләр турында яза. Көндәлек тормышы турындагы хикәяләр, кечкенә чагындагы кызыклы хәлләр язылучыларына бик ошый. Ул бит әле аларны оста, кыска һәм нык кызык итеп яза да белә! Мәсәлән, шуларның берсе:
“Картадан акча салдырганда сандугачлар сайрый торган тавыш куйган идем. Бер айга чыдадым: сандугачларны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Бүген, кофе эчкән саен, карта белән түләгәч, үзем дә сизмәстән: “Уффф, кычкырма әле йөрәгемне ярып син дә”, - дип кычкырып җибәрдем. Официант кыз: “Извините, я не хотела”, - ди. Мин аңа кычкырдым дип уйлады. Һаман уңайсызланып йөрим”.
Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм фотолары аның уңган хуҗабикә икәнен дәлилли. Гастрольдә булмаса, ул аш-су бүлмәсендә. Яңа ел алдыннан эшләгән бер өем пилмәне белән бөтен Интернет дөньясын шаккатырды.

Ландыш Нигъмәтҗанова 93 000
Ландышка караганда, “Инстаграм”да аның кызы Ләйлә популяррак! Җырчы көн саен балаларының видеосын урнаштыра. #йәйә хештегы буенча кереп, сез аларның барысын да карый аласыз. Кызындагы актерлык осталыгы! Видеодагы комментарийларны укысаң, язылучылар көн дә иртән торалар да, Ландышның аккаунтына кереп, Ләйләнең яңа видеосын куймады микән дип карыйлар. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Ләйләнең үз блогы да барлыкка килер.

Зоя Солошина

http://shahrikazan.com/

 

 

Яңа көн сезгә бәхет алып килсен,кем эшли армый-талмый эшләргә, ял итүчеләргә күңелле яллар, юлдагыларга хәерле юллар!

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Яңа көн сезгә бәхет алып килсен,кем эшли армый-талмый эшләргә, ял итүчеләргә күңелле яллар, юлдагыларга хәерле юллар!Иртәне яхшы сүз белән башласагыз, көнегез дә матур үтәр!

Фото:https://vk.com/public147862424

Пенсия һәм пособия түләү

2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 5,8% артты (1 февральдән 5,4%, 1 апрельдән 0,38% индексацияләнгән). Августа Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316 мең пенсионерның иминият пенсияләренә еллык корректировка ясады.

Нәтиҗәдә, 2017 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача еллык иминият пенсияләре күләме 13,2 мен сум тәшкил итте.

2017 елның 1 апреленнән дәүләт пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 1,5% күләмендә индексацияләнде һәм ул арту 80 мең пенсионерга кагылды. Шулай ук еллык уртача социаль пенсия күләме 8 мең сум тәшкил итте.

Татарстанда айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган пенсионерлар юк. Республикада барлык эшләмәүче пенсионерларга яшәү минимумы күләменә җитәрлек өстәмә социаль түләү уздырыла. 2017 елда Россия Пенсия фонды 84,5 мең гражданинның пенсиясен өстәмә Федераль социаль түләү белән яшәү минимумына тутырды.

2017 елның гыйнварында пенсионерлар 5 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алдылар. Бү түләүне Россиядә яшәүче бөтен пенсионерлар да – шул исәптән 1 130 мең татарстанлылар алды. Бу максатка 5,6 млрд. сум бүленде.

2017 елның 1 февраленнән 345 мең федераль ташлама алучыларның айлык акчалата түләү күләме 5,4% индексацияләнде.

Пенсия фонды бәйрәм көннәре вакытына 2017 елның декабренең соңгы көннәрендә пенсия һәм социаль пособия түләүләренә акча бүлеп бирде. 4 гыйнварьдан башлап “Россия почтасы” пенсияне һәм социаль түләүләрне көндәлек график белән илтеп бирә башлады.

2018 елның 1 гыйнвареннән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, шул исәптән аерым бер түләүләр, инфляция күрсәткеченнән югарырак, ягъни 3,7% арттырылды. Индексацияләгәннән соң аерым бер түләү

күләме аена 4 982,90 сум тәшкил итә, пенсия балы күләме 81,49 сум тәшкил итә (2017 елда 78,58 сум). Уртача еллык картлык буенча иминият пенсиясе күләме 13 694 сумга кадәр җитте.

2018 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 4,1% арттырычалак. Нәтиҗәдә, уртача еллык социаль пенсия 8 306 сумга җитәчәк.

2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияларенә корректировка кертәчәк.

2018 елның 1 февраленнән федераль ташламаларга ия булучыларның айлык акчалата түләүләре 3,2% индексацияләнәчәк.

Ана капиталы

Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче Дәүләт программасы кысаларында 11 ай эчендә 2017 елда Пенсия фонды 19 мең ана капиталы сертификаты бирде. Гомумән, программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 247 мең татарстан гаиләләре гариза бирделәр (243 мең сертификат бирелде).

Ана капиталы акчаларын тоту өчен иң популяр юнәлеш булып торак шартларын яхшырту тора, әлеге юнәлешне гариза бирүчеләрнең 93,8% сайлаган. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле 176 мең татарстан гаиләләре торак шартларын яхшырттылар. Шуларның 153 меңе өлешчә һәм тулысы белән торак кредитларын ана капиталы белән капладылар. Тагын 23 мең гаилә торак шартларын кредиттан башка гына яхшырттылар.

Моннан кала Татарстан Пенсия фонды балалар укытуга 12 мең гариза а , ананың тупланма пенсиясен арттыруга 52 гариза кабул итте.

Ана капиталын тулысы белән 76,7% гаилә кулланды.

2017 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итте. Ана капиталы программасы эшләү дәверендә 70 млрд. сум акча түләнде.

2018 елдан ана капиталы программасы 2021 елнын 31 декаберенә кадәр озайтылды, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдерерү өчен кирәкле өчеллык мораторий алып ташланды, шулай ук 2018 – 2020 елларда аз керемле гаиләләрдә туган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен ана капиталыннан ай саен түләүләр кертелде. Бу очракта аз керемле гаиләләргә, кереме бер кешегә РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан кимрәк булганнар керә. Айлык түләүнең күләме - бу түләү өчен мөрәҗәгать иткән ел алдыннан килгән елның II кварталында Россия Федерациясе субъектының балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының күләменә тигез була.

Электрон сервис

Пенсия фонды электрон сервисларны алга җибәрү өстендә актив эшләүне дәвам итә. 2017 елда Пенсия фонды сайтында гражданнарның Шәхси кабинетының функцияләре шактый киңәйтелде, нәтиҗәдә кабинет Пенсия фонды буенча бөтен түләүләрне үз эченә ала башлады: пенсия, айлык акчалата түләүләр, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү, социаль ярдәм җыелмасы, ана капиталы һәм башкалар, шулай ук бөтен билгеләнгән социаль түләүләр турында хәбәр алырга була.

Россия Пенсия фонды электрон сервислары Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына түгел, смартфоннар өчен мобиль кушымталар белән дә куллану мөмкинлеге бирде. 2017 елда электрон сервислардан 3 млн. тапкыр кулландылар.

Электрон сервислар үсеше дәверендә пенсия фонды пенсия билгеләү буенча гаризаларны электрон рәвештә бирүчеләрнең артуын билгеләп үтә. 2017 елда гражданнардан пенсия билгеләү һәм түләү буенча электрон рәвештә кергән гаризалар уртача Татарстан буенча 86,7% тәшкил итте.

Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, 2017 елда Татарстан Республикасы Россиядә беренче булып дүртенче буын виртуаль клиент хезмәтен эшләтеп җибәрде (ТВКС 4.0) Виртуаль рәвештә клиентларга хезмәт күрсәтү - ул - үзара йогынты ясау системасы, ул - Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә ярдәм алуга юнәлдерелгән.

Клиентларга хезмәт күрсәтүне виртуаль рәвештә эшләтеп җибәрү Пенсия фонды клиентларына ярдәм, консультация, документларга заказ бирү һәм телефон аша справка бирү, терминал аша мөрәҗәгать итү, Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинетны һәм дәүләт хезмәтләре порталын куллану мөмкинчелеген бирә. Моннан кала «Бот», автомат рәвештә пенсия кануннары буенча еш бирелүче сорауларга җавап бирүче мессенджер Телеграм кебек сервислар да эшли.

 

ФРИ һәм ЕГИССО

2017 елда Пенсия фонды ике федераль проектны тормышка ашыру өстендә эшләүне дәвам итте: инвалидларның Федераль реестры һәм социаль тәэмин итү буенча бердәм Дәүләт информация системасы. ФРИ һәм ЕГИССО дәүләтнең бюджет аша социаль ярдәмен алучы барлык категория гражданнар турында социаль хезмәтләр җыелмасын исәпкә алырга ярдәм итә. Аларның тормышка ашырылуы социаль түләүләрнең нәтиҗәлелеген һәм гражданнарның социаль ярдәм алырга хокукларын арттырырга мөмкинчелек бирәчәк.

Инвалидларның Федераль рееестрына гражданнарга инвалидлык бирелү турында мәгълүмат, МСЭ тәкъдим иткән һәм тормышка ашырылган реабилитацияләү программалары һәм инвалидлар өчен башка социаль түләүләр керә. Бу инвалидларның ярдәм алу өчен кирәк булган документларын күп тапкыр һәм төрле хакимият органнары арасында документ алышудан котылырга ярдәм итә. Инвалидларның Федераль реестры ярдәмендә Дәүләт “бер тәрәзә”программасы аша төрле параметрлар буенча инвалидларга ярдәм программасын анализлау өчен мәгълүмат ала ала – бу реабилитация өчен кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү яки белем бирү хезмәтен күрсәтү.

Инвалидларның федералҗ реестры мәгълүмат системасы буларак 2017 елның 1 гыйнварендә эксплуатациягә кертелде. 2016 елның ахырыннан тәҗрибә рәвешендә инвалидның Шәхси кабинеты һәм мобиль кушымтасы эшли башлады.

2017 елда Татарстан Республикасы инвалидлык буенча пенсия билгеләү һәм «инвалидларның Федераль реестры» Дәүләт Федераль мәгълумат системасыннан алынган төп мәгълүмат нигезендә ай саен акчалата түләү буенча пилот проектына кертелде.

 

ЕГИССО – Россиядә персональ рәвештә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында хакимият органнарына актуаль информация бирәчәк һәм ул чараларны берләштерәчәк. Шушы тулы мәгълүматларны бер урыннан ала алу хакимият органнарына халыкны социаль яктан тәэмин итү өчен һәр гражданин турында тулы мәгүлүмат бирәчәк һәм аның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгы турында карар кабул итәргә булышачак.

2017 елда Россия Пенсия фонды ЕГИССО платформасын эшләүне тәмамлады, системаны тәҗрибә рәвешендә эксплуатациягә кертте һәм бу мәгълүматлар белән дәүләт хакимияте органнарын тәэмин итәчәк. ЕГИССО кулланышка 2018 елның гыйнвар аеннан кертелде. Моннан кала 2018 елда дәүләт хезмәтләре порталында гражданнар өчен бердәм дәүләт социаль хезмәтләр күрсәтү системасыннан мәгълүматлар алу сервисы эшли башлаячак.

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Онлайн консультация в Telegram +7 (927)419-27-27, Bot Telegram telegram.me/PFRTATARbot Интернет-сайты www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571 telegram.me/opfr_rt Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript

Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды.
Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга,  үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска һәм тимер юл уза торган урыннарда учак якмаска дигән кагыйдәләрне дә ала.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда поездларда тәмәке тарту тыелган иде, ә төгәл 3 елдан поездларда электрон тәмәке тартуны да тыйдылар.
 
http://shahrichalli.ru/
Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште.
 
Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк.
 
Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән. "Татарстанда 79 төрдә социаль ярдәм каралган. РФ законы нигезендә, алар индексацияләнәчәкләр. Безнең өчен һәм яшь гаиләләр өчен иң зур шатлык - 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Ул студент гаиләләр һәм яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә зур ярдәм булачак. Минем уйлавымча, бу чара яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм безнең республикада балалар кубәер", - ди ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
 
Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә ачыклык керттеләр. Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып индексацияләнә.
 
Индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләр ведомствада әлегә бирелмәгән.
 
"Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тәкьдим итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым игьтибар өлкән буын гражданнарына һәм балалы гаиләләргә бирелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәте ведомствосында.
 
Алынган мәгьлүматларга караганда, 2018 елның башында төрле социаль ярдәм чараларыннан республикада 1,68 миллион кеше файдалана. Социаль ярдәм чараларының 79ы республикада, 15 кешегә - керемнәрен исәпкә алынып бирелә. Адреслы социаль ярдәм күләме 2015 елдан 2017 елга кадәр 2,6 тапкырга артып 8 млрд сумны тәшкил итә, ягьни гомуми чыгымнарга юллана торган социаль ярдәмнең 65 процентын. Мондый ярдәмне кулланучылар 2015 елдан 3 тапкырга арткан һәм 1,2 млн кешене тәшкил итә.
 
Татарстанның социаль-икътисади сәясәте булып халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм шул исәптән хезмәт хакын күтәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. Хезмәт хакын арттыруда мөһим корал булып минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт түләү тора.
 
Минималь хезмәт хакы күләме Россиядә 2017 елның 1 июленнән 7800 сум тәшкил итә. 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме илдә 85 процент яшәү минимумы дәрәҗәсендә 9489 сум күләмендә урнаштырылачак. 2019 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы зурлыгы белән 2018 елның икенче кварталына кадәр тигезләшә.
 
"Татарстанда 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе бюджеттан тыш икьтисад секторы өчен аена 8848 сум тәшкил итә һәм 13 процентка гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Килешүгә ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан имза куела. ТР эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар кабинеты Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме Россиядәгегә караганда югарырак (2018 елның 1 гыйнварыннан 9489 сум тәшкил итәчәк)", - дип хәбәр итәләр халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
 
Килешүгә кул куюның төгәл датасы һәм минималь хезмәт хакының күләме әлегә билгеле түгел.
 
2018 елның айлык акчалата күләме һәм башка төр түләүләр таблицасы.

                               
                              Түләү төре


Түләү күләме 
1.01.2017


Түләү күләме                                                    1.01.2018

Хезмәт ветераннарына айлык акчалата түләүләрнең уртача кереме 20 мең сумнан артып китә

448 сум


       446 сум

Ай саен ТР дәүләт бүләге белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен тиешле елларны эшләгән эш стажы булганнарга акчалата ярдәм

        
448 сум


       446 сум

Тыл хезмәтчәннәренә, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр ким дигәндә ярты ел эшләгәннәргә , СССР территорияләрендә оккупацияләнгәннәрдән башка, СССР чорында орден яисә медальләр, Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнгәннәргә айлык акчалата түләү



 669 сум



      696 сум

Реабилитацияләнгән гражданнарга айлык акчалата түләүләр

      
669 сум
 


   696 сум

Сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәр өчен айлык акчалата түләү


560 сум


   583 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып, опекага тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен айлык акчалата түләү


        7989 сум


   8309 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып опекага тапшырылган мәктәп укучылары өчен айлык акчалата түләү


        9214 сум


  9583 сум

Йөрү өчен субсидия: ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган төп белем бирү программалары белән укучыларга


       271 сум


  282 сум

Йөрү өчен субсидия: күп балалы гаиләләргә, укулары тәмамланганчы гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 18 яшькә кадәр (3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 18 яшькә кадәр)



       271 сум



   282 сум

Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен 6 елга кадәр дарулар алу өчен субсидия, өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләргә 18 яшькә кадәр ( тәрбиягә алынганнарны да кертеп)



120 сум



   125 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: бала 16 яшьтә (яки гомуми белем бирү оешмасын тәмамлаганчы, тик 18 яшькә кадәр генә)



295 сум



   307 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: әнисе ялгыз гына үстерүче балага

 
             
782 сум



     814 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: ата-анасының алимент түләргә мөмкинлеге булмаган балаларга



442 сум



     460 сум

Гомуми белем һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларны ризык белән тәэмин итү

     
Көнгә 6,8 сум

     
  Көнгә 7,1 сум

 

чыганак: http://intertat.tatar/copayjavap/2018-elda-tatarstanda-yash-chel-r-chen-sotsial-t-l-d-nindi-zg-reshl-r-bar-/

фото из:https://pixabay.com/ru/photos/

 

 Канатлы дусларыбызга бу көннәрдә җиңел түгел. Алар, азык эзләп, бакчаларга киләләр. Ә сез аларны сыйлыйсызмы? 

Район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрлре балалар өчен балчык әвәләү буенча интерактив чара үткәрде. Балчыктан сыннар әвәләү гаҗәеп осталык һәм түземлелек таләп итә торган хезмәт. Үз кулың белән ясалган һәр сынга синең күңел җылың салына. Балалар чүлмәк ясау эшенең нечкәлекләре, технологиясе белән таныштылар, туган як тарихы буенча булган белемнәрен баеттылар, төрле чорларда балчыктан ясалган экспонатларны карадылар, үзләре дә балчыктан сыннар ясадылар.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 10 из 436

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS