$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Спорт
Спорт

Спорт (485)


Сезне 24 июньдә Сарманда үтәчәк Яшьләр көне программасы белән таныштырабыз. Ул "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында узачак.

17.00 - 19.00 - буяу фестивале

19.00 - 20.30 - концерт

20.30 - 23.00 - дискотека

Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләячәк, спорт уенннары (велоузыш, роллерларда узыш һәм стритбол) оештырылачак.

Район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионат тәмамланды. Беренче дивизионда яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге командасы җиңүче булды – ул финалда Башкарма комитет командасын 5:0 исәбе белән җиңде. Өченче урын өчен уенда мәгариф бүлеге Сарман аграр көллиятеннән көчлерәк булды – 1:0.

Икенче дивизионны “ЭНЕРГИЯ” командасы җиңде – ул финалда үзәк хастаханә командасын 7:4 исәбе белән отты. Өченче урын өчен уенда мәдәният бүлеге командасы “Благоустройство” командасын 5:0 исәбе белән тар-мар итте.

Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионатның хәлиткеч уеннарга чират җитте. Кичә ярымфиналда район үзәк хастаханәсе командасы мәдәният бүлеге командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Беренче ярымфинал 7 июньдә үтте - "ЭНЕРГИЯ" командасы "Благоустройство" командасын 4:0 исәбе белән тар-мар итте. 

Өченче урын өчен уенда, шулай итеп, "Благоустройство" һәм мәдәният бүлеге очрашачаклар. Финалда "ЭНЕРГИЯ" белән район үзәк хастаханәсе көч сынашачаклар. Ике уен да 11 июньдә үтәчәк. 

Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүген группа этабының соңгы уены үтәчәк - 18.00 сәгатьтә район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге командасы Сарман аграр көллияте белән очрашачак. Бу уеннан соң урыннар билгеле булачак. Плей-оффта командалар ярымфиналдан башлаячаклар. 

Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Аны ничек күңелле дә, файдалы да һәм истә калырлык та итеп үткәрергә? Балаларга ял итү өчен Илексазда мәктәп яны лагере оештырылды. Алар яңгыр ява дип аптырап тормадылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, эстафетада ярыштылар.

26-28 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең “Аргамак” картодромында картинг буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Аның кысаларында “Мастер” төркемендә XXII ачык Татарстан Республикасы Чемпионаты оештырылды.

Ярышларда Сарманның “Яшь техниклар станциясе” спорт мәктәбенең “Ялкын” картинг-клубында тәрбияләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. “Милли-Юниор” классында шәхси зачетта Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов чемпион исеменә лаек булды. Шул ук класста Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булды.

Шул ук мәктәп укучысы Артур Заһиров “Пионер” классында көмеш призер булып танылды. Әлеге класста иң яшь катнашучы буларак Сарман урта мәктәбеннән Алмаз Мәхмүтов билгеләп үтелде һәм махсус приз белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Свердловск өлкәсе автоспорт федерациясе рәисе, федерация Советы әгъзасы Игорь Кравченко һәм узыш җитәкчесе Евгений Шафранов бүләкләделәр.

Сүз уңаеннан

“Ялкын” картинг-клубында җәй көне дә күнегүләр үтә. Анда балаларны техника белән дөрес аралашырга һәм аның белән теләсә нинди һава торышы булганда идарә итәргә өйрәтәләр. Бу алымнар алдагы тормышта да кирәк булалар бит. Безнең районда картингка 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган балалар килә алалар, анда шөгыльләнү түләүсез рәвештә үтә. Хәзер йөрергә тагын да җиделәйде – картинг-клуб территориясенә район хакимияте яңа асфальт җәйдерде.

 

Шәрләрәмә авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы сафка басачак. Аны атна ахырына тапшырырга планлаштыралар. Мәйданчыкта шактый эшләр инде башкарылган. Киртәләре җыелып, баскетбол, волейбол уйнау җиһазлары урнаштырылган. Ачык һавада шөгыльләнер өчен тренажер җайланмалары да куелган, территориясенә үлән чәчелгән. Подрядчы оешма эшчеләре махсус резин җирлек җәяләр. 

- Бүген җирлек түшәүне төгәлләргә планлаштыралар. Һава шартлары яхшы торсын иде. Авыл халкы да спорт мәйданчыгы ачылуын зур түземсезлек белән көтә, - ди авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.  

2015-2017 елларда Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 20 республикакүләм ярышларда катнаштылар. Алар арасында – ТР Чемпионаты, ТР Беренчелеге, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеев шәһәрләре Кубоклары һәм ачык чемпионатлары.

Татарстан Чемпионатларында һәм ачык Кубокларда безнекеләр 84 медаль яуладылар (44 – алтын, 28 - көмеш һәм 12 бакыр). 6 кеше спорт остасына кандидат нормативлары үтәделәр, 7 кеше беренче разрядны алды. 6 кеше абсолют чемпион булды. Төрле дәрәҗәдәге яуланган Кубоклар саны – 27.

Тренер – Флорит Мәкъсүтов.

26 майда Саклаубаш мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен кече Сабантуй оештырылды. Балалар бик күңелле ял иттеләр, уйнадылар. Көннәр дә матур торды.

Балалар җәйге лагерьда да очрашачаклар. 

Сарманнан Фәнис Фәретдиновны күпләребез белә. Ул даими рәвештә төрле марафоннарда катнаша. Узган атнада ул Казан марафонында чыгыш ясады.

Шулай ук укыгыз:

Каташ-Каран егете марафонда катнашты

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 3 из 49

Сегодня 19.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS