$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Спорт
Спорт

Спорт (485)


11 нче февраль көнне район үзәгендәге

“Старт” чаңгы базасында “Россия чаңгы юллары” ярышлары уздырылды. Бу юлы анда 500дән артык чаңгычы катнашты.

 

Суык, дип тормаганнар, термометр баганасы 29-30 градус салкынлыкны күрсәтсә дә, чаңгы үзәгенә ул көнне иртәдән үк районның төрле почмакларыннан спортның бу төрен үз итүчеләр җыелды. “Кечкенәләр килә алмас инде, дип уйлаган идек. Иртәнге җидедә үк мәктәп янына килеп басканнар. Барабыз, барабыз, дип торалар. Тугыз кешелек команда белән килдек”, – ди Күтәмәле мәктәбенең физкультура укытучысы Раян Әхмәтбаев. Гомумән, бу мәктәп – район күләмендәге спорт чараларында иң актив катнаша торганнарның берсе. Сарайлы, Мортамак мәктәпләре дә алардан калышмаганнар, иң оста чаңгычылары иртән-иртүк, бердәм булып, ярышларга килгәннәр.
Бәйрәмне яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин ачып җибәрде. Аннан соң чаңгычыларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Ярышларга күп кешелек команда белән килгән аграр көллият һәм Сарман гимназиясе коллективларына Почет грамоталары тапшырды. Иң өлкән катнашучы – Мортамактан Салихҗан Мофаздалов һәм иң яшь катнашучы – Сарайлыдан җиде яшьлек Мөхәммәт Сабиров та шундый ук бүләккә ия булдылар. Салихҗан абый алдагы көнне генә 72 яшен тутырган булган. Аңа туган көне уңаеннан да котлау сүзләре әйтелде. 
Чаңгычыларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Н.Закиров һәм шәхсән үз исеменнән бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов та тәбрикләде, җиңүләр теләде. Соңыннан “Бердәм Россия”леләр үзләренең осталыкларын чаңгы юлларында да күрсәттеләр.
Баш судья Илдар Кубиев ярышларның тәртибе белән таныштыруга, ярышлар башланып та китте. Җиңүләр “капкасын” Сарман мәктәбе укучысы Ю.Тузеева ачып җибәрде – 2000 нче елгы һәм алардан яшьрәк кызлар арасында 1 нче санны таккан Юлия беренче булып килде. Икенче булып, Җәлилнең беренче мәктәбеннән Н.Исхакова, өченче булып, Сарман мәктәбеннән А.Бәхтегәрәева килде.  Икенче булып, старт сызыгына 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар басты. Барысы да диярлек 2000 нче һәм 2001 нче елгы чаңгычылардан торган бу төркем белән җиде яшьлек Мөхәммәт тә китте. Күктә балкып торган кояш та малайларга көч биреп тордымы, бер километрны алар санаулы минутлар эчендә, әйтерсең, очып кына үттеләр. Бу төркемдә I урынны Сарман мәктәбеннән – Э.Ризатдинов, II урынны – Җәлил гимназиясеннән А.Ногманов, III урынны Сарман мәктәбеннән И.Ганиев яулады. Айнур ярышларга әнисе – спорт мастеры Эльмира Ногманова белән килгән. “Беренче класстан бирле шуам”, – ди ул. Кечкенә Мөхәммәт тә инде күпмедер тәҗрибә туплап өлгергән иптәшләреннән калышырга теләмәде. Аны пьедесталның беренче баскычына бастырып, фотога төшерүебез дә юкка түгел. “Беренче килә иде ул, чаңгысының таягы гына сынып китте”, – диде, сер бирергә теләмәгән укытучысы Нәркиз Мөхәммәтов. Үз яшьтәшләре белән узышса, мөгаен, беренче дә килгән булыр иде. Мөхәммәт, беренче класска укырга кергәнче, шәһәрдә яшәгән, каратэ белән шөгыльләнгән һәм шәһәр күләмендәге ярышларда урыннар алырга да өлгергән. 
Хәер, хикмәт урында гына да түгел. Бу көнне җиңелүчеләр, чаңгы юлына ник бастым, диючеләр булмагандыр. Сарман мәктәбенең 5 нче класс укучысы Ленар Сабиров та, яңа гына хастаханәдә ятып чыккан булса да, ярышларда катнашты. “Ошады, киләсе елда да, мөгаен, катнашырмын”, – ди ул.
1997-1999 нчы елгы үсмерләр арасында I урынны Сарман гимназиясеннән И.Латыйпов, II урынны – Җәлилнең икенче мәктәбеннән А.Гәрәев, III урынны Сарман мәктәбеннән А.Мәҗитов алды. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында иң җитезләре Сарман мәктәбе укучылары Р.Гатауллина (I урын), А.Нуруллина (II урын) һәм Г.Илһаметдинова (III урын) булдылар. 1994-1996 нчы елгы кызлар арасында да Сарман мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Сүз уңаеннан, Сарман урта мәктәбе дә – иң күп спортчы белән килгән һәм иң күп җиңүләр яулаган командаларның берсе булды. I урынны –Г.Хафизова, II урынны – Г.Шәйхетдинова, III урынны А.Бәхтегәрәева алды. Шушы ук яшьтәге малайлар арасында беренче булып, Сарман мәктәбеннән Ш.Солтанов, икенче булып, аграр көллияттән В.Александров, өченче булып, Сарман мәктәбеннән И.Зыятдинов килде.
Алда әйткәнебезчә, чаңгы юллары олысын да, кечесен дә үзенә җыя, берләштерә. Сарманнан Гөлҗиһан апа Фарлукшина да бу ярышларда ел саен катнаша. “Бөтенебез дә шуабыз. Абыем да, энем дә, үзем дә, улым да”, – ди ул. Бу ярышларга Җәлилдән спорт мастеры Эльмира Ногманова да ел саен килә. Россия күләмендәге дәрәҗәле бәйгеләрдә дә уңышлар яулаучы Эльмира өчен Сарманның чаңгы юллары да – кадерле һәм якын. Югарыда әйтелгәнчә, быел ул улы Айнур белән килгән. Урыннарга килгәндә, 1961 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында I урынны Сарманнан Г.Фарлукшина алса, II урынны – С.Сәетгәрәева (Сарман), III урынны С.Әхмәдуллина (Сарман) алдылар. Ир-атлар арасында беренче булып, Җәлилдән Н.Габдуллин, икенче булып, Сарманнан Ф.Сафин, өченче булып, Җәлилдән Н.Мәхмуров килде. 1962-1976 нчы елгы хатын-кызлар арасында исә Җәлилдән Э.Ногмановага (I урын), Ф.Тимербаевага (II урын), Сарманнан Э.Госмановага (III урын) тиңнәр булмады. Шушы ук яшьтәге ир-егетләр арасында беренче урында – Сарман аграр көллиятеннән В.Ризатдинов, икенче урында – Сарманнан Р.Сәхәбетдинов, өченче урында – Мортамактан Р.Зарипов. 1977-1993 нче елгы кызлар һәм хатын-кызлар арасында беренчелек – Сарман мәктәбеннән В.Хисаметдиновада, икенче урын – шулай ук Сарман кызы А.Ризатдиновада, өченче урын – Ләкедән Т.Маловада. Ә ир-егетләр арасында беренче  булып – Җәлилдән А.Семенов, икенче булып, аграр көллияттән Н.Батыргәрәев, өченче булып, шулай ук аграр көллияттән И.Йосыпов килде. Ә җитәкчеләр арасында иң җитезләре Сарман урта мәктәбе директоры Э.Госманова, ир-атлар арасында Пенсия фонды начальнигы А.Харисов, район электр челтәре начальнигы Р.Ялаев булдылар.
Быелгы ярышларның тагын бер үзенчәлекле ягы – аларда динебез әһелләренең дә күпләп катнашуы булды. “Без спорт ярышларында даими катнашабыз. Күптән түгел Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән волейбол ярышларында, мәктәпнең җыелма һәм чыгарылыш класс укучылары командаларын җиңеп, I урынны алдык”, – ди Сәгыйть хәзрәт. 
Җиңүчеләргә Булат Әхмәдуллин бүлекнең Почет грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә киләсе елда “Россия чаңгы юллары”ның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән Сарман чаңгы юллары тагы да “яшәрер” кебек. “Озакламый биш яшен тутырачак кызыбыз Рүзия белән хәзердән үк күнегүләр үткәрәбез. Киләсе елда “Россия чаңгы юллары”на ул да басачак”, – ди аграр көллияттән Илдар Гәрәев.
 
 

 

 

“Ялкын” картинг клубында, салкыннарга карамый, кызу эш кайный. Балалар тынгысыз тренер абыйлары Раиф Сәетшин һәм тәҗрибәле механик Мөдәрис Гыйниятуллин белән кышкы ярышларга әзерләнәләр. 
Картингчылар кышкы узышларның беренче этабын Баулы шәһәрендә ачтылар. Техника җене кагылган, тизлек яратучы һәм җиңү турында хыялланучы үсмерләрне көчле суыклар да куркыта алмаган, ярышларга алар шактый җыелганнар иде. Үз көчеңә ышану җиңүләргә китерә. Сарман урта мәктәбенең VIII класс укучысы Рәмис Хәбибуллин, “125 Стандарт” классында ярышып, әнә шулай җиңү яулады да. “Пионер” классында Сарман гимназиясенең VII класс укучысы, республикакүләм ярышларда берничә мәртәбә җиңү яулаган  Илһам Шакиров II призлы урынны алды. Нәтиҗәдә, “Ялкын” командасы призлы өченче урынга лаек булды, картингчылар кубок, грамоталар белән бүләкләнделәр.
Картинг буенча кышкы ачык узышларның икенче этабы Азнакайда узды. Бу ярышлар да безнекеләргә призлы урыннар китерде.”Союзный-юниор” классында узышкан Айдар Әюпов (Сарман мәктәбенең VIII класс укучысы)  I урынны яулады. “125 Б” классында аграр көллият укучысы Руслан Харрасов – икенче, Илһам Гыйниятуллин өченче булдылар. Илһам Шакиров – “Кадет” классында, Рәмис Хәбибуллин – “125 Стандарт” классында, аграр көллияттән Нурсил Батыргәрәев “Восход” классында призлы III  урыннарны алдылар. Аларга кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларга барганда ярдәм итәргә ашкынып торучы әти-әниләр булу да көч-куәт өсти безгә. Бу юлы да Радик Сабиров, Ришат Шакиров машиналары белән ярыш машиналарын һәм балаларны алып бардылар. 
Урыссуда узган өченче этап  та безнең өчен уңышлы булды. Нурсил Батыргәрәев “Восход” классында – II, Илһам Шакиров “Пилот” классында III урынны яуладылар. Команда ярышлардан  III урын белән кайтты. Монысында техника белән Ринат Харисов ярдәм итте.
 
 

 

Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Бәйгедә безнең район командасы да катнашты.
Ярышлар 24 январьдан 28 январьга кадәр барды. Җәлил поселогындагы яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдар Нуриев, 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясап, ике уен үткәрде. Ул,  уеннарның беренче көн җиңүчесен җиңеп, ярымфиналда Казан шәһәреннән килгән Эркин Яровтан җиңелде һәм нәтиҗәдә III урынны алды. 52 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Леонтий Колесник чыгыш ясады. Ул өч уен үткәреп, Әлмәт боксчысы Мальковны һәм Яр Чаллыдан Чумаковны җиңде. Ярымфиналда Казаннан спорт мастерлыгына кандидат Булат Вәлиевкә оттырып, III урынны яулады. Ярышлардан соң Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт остасы Павел Царев безнең егетләрнең, аеруча Леонтийның уенын мактады. 
14 февральдә Кама Аланында яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге башланачак. Сарман районы командасы анда тагын да  уңышлырак чыгыш ясар, дип ышанабыз. 
 
 

21 нче январьда Жәлил поселогының чаңгы базасында “Җәлилнефть” идарәсенең цехлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгычылар төрле яшь төркемнәрендә һәм дистанцияләрдә көч сынаштылар. 35 яшькә кадәрле спортчылар арасында спорт мастеры Татьяна Сәгыйдуллинага (ЦДНГ-6) тиңнәр булмады, ул финишка беренче булып килде. Эльвира Рахманова – II, Зөлфия Зәкиева – III урында. 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә җиңүче исемен спорт мастерлыгына кандидат Фирая Тимербаева (ЦДНГ-7) яулады. Роза Назарова (ЦППД-2) – II, Минзифа Хәлиуллина (ЦКППН-1) III урыннарны алдылар. 19-39 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында чемпион исеменә Александр Семенов (УПО-АУ) лаек булды. Аннан 0,5 секундка гына калышып, II урынны – Ренат Сөләйманов (ЦКППН-2), III урынны Руслан Фәсхетдинов (ЦДНГ-6) яулады. 50 яшькә кадәрле ир-атлар арасында беренче булып Нуриман Хисамов (ЦДНГ-3) килде. Ә аннан өлкәнрәкләр арасында 70 яшен тутырып килүче чаңгычы Нәфис Мәхмуровтан да җитезрәге булмады. Фәрит Миназов (ЦППД-2) – II, Альберт Арсланов (ЦКППН-2) III урынны алдылар. Музыка белгече, ярышларда тавыш операторы вазифасын башкаручы Александр Илюхин да чаңгы юлларында көчен сынап карады һәм бик матур нәтиҗә күрсәтте – финишка дүртенче булып килде. Катнаш эстафетада (2 ир-ат, 1 хатын-кыз) җиңү ЦДНГ-6 чаңгычыларында булды. ЦДНГ-5 командасы – II, ЦДНГ-7 командасы – III урында. Барлык нәтиҗәләргә йомгак ясаганнан соң, командалар беренчелегендә I урынга – ЦДНГ-6, II урынга – ЦДНГ-7, ЦДНГ-3 чаңгычылары III урынга лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Хәмит Салихов, Рәйхан Шәйхетдинов тапшырдылар.
Әлеге базада “Татнефть”нең “Транссервис”, “Энергосервис”, “Стройсервис” оешмалары да чаңгы ярышлары үткәрәләр. Ярышлар оешкан төстә уза. Сарманнан Булат Әхмәдуллин, Шамил Хафизов, Ришат Билалов, Фәрит Гыйльфанов ярышларны үткәрүдә ярдәм итәләр.
Чаңгы спортын сөючеләр өчен прокат эшли. База хезмәткәрләре Миләүшә Мостафина, Нәзилә Вәлиәхмәтова, Рәмилә Әхмәтвәлиева, Ришат Габидуллин, Артур Газизов, Зоя Сафиуллина, Андрей Филатов үз эшләрен әйбәт башкаралар. Базада – тәртип, чисталык. Ял көннәрендә чаңгыда шуучылар аеруча күп була, буфет эшләп тора. Икенче каттагы стенд ярдәмендә поселокның иң оста чаңгычылары белән танышырга да була. “Чаңгы юллары һәркем өчен ачык, теләгән кеше биредә күңелле итеп ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта ала”, - ди Илдар Газизов.

Безнең чакма
ташыбыз

70 – егет чак, дип әйтмим,
Моны аңлый һәркем дә.
Тик 70 тә тәтеми бит
Бу дөньяда һәркемгә.
Кемдер кырыкка да
җитми,
Кемнәрдер 100гә җитә.
Чөнки гомер юлларында
Төрлечә ята киртә.
Берәү тотып бәрә аны,
Кемдер әйләнеп уза.
Тотып бәргәннәр тиз ара,
Сабырлар юлны суза.
Әйдәгез, Әнвәр
Алимовның
Җитмеш еллык юлын
барлыйк.
Үрләрен дә һич
онытмыйк,
Киртәләрен дә саныйк.
Дөрес, 70 ел – бик озак
гомер,
Сабый чактан көтсә әле
әче язмыш.
Тик көчле, сабыр ир-ат
холкын безгә,
Күп сынаулар аша, үзе
бирә авыр тормыш.
Бирә, дию – бик дөрес
тә булмас,
Язмышларны аңлый
алмасаң.
Язмыш каккан җилдә,
елый-елый,
Күктән бәхет көтеп, җирдә
аунасаң.
Сынау арты сынау булган
Сезгә,
Туган көннән алып,
бүген дә.
Дөрес, ялгыз булсаң,
бәлкем, сынар идең,
Фәрештәләр, дуслар
булганнардыр яныңда.
Әнвәр Касыймович –
чынлап, тынгысыз җан,
Саф җилләре белән,
буран кайчакта.
Бистәбезнең горурлыгы
булган шәхес,
Шулай булып калсын
һәрчакта.
Гомере буе бирде яшь
буынга
Тирән акыл белән
сәламәтлек.
Һәрбер буын үссә
сау-сәламәт булып,
Җәмгыятькә, илгә алда –
яктылык.
Ул бит әле безнең актив
хәбәрчебез,
Бистәбезгә бирде һәрчак
яңалык.
Һәр баланың спорт
уңышларын
Газеталар аша укып куандык.
Тик Әнвәр әфәнденең
җитмешенә бүген
Бик ышанасы да килми
бит әле.
Чөнки аның һәрчак
гел егетләрчә,
Очып-очып, йөгереп
йөргән мәле.
Ихлас күңелләрдән
котлап юбилярны,
100 яшьлесен телик
гомернең.
Бәхет, шатлык,
сәламәтлек белән,
Иң аязын гомер көзенең.
Ә мин Сезгә, Әнвәр
Касыймович,
100 яшегезне котлап
килермен.

 

Спорт мастерлыгына кандидат булган Руслан Газизов истәлегенә поселокның чаңгы базасында ярышлар үткәрелде.
Район спортчылары белән берлектә Ютазы, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән, Спас районыннан килгән чаңгычылар 1, 2, 3, 5 километрлы дистанцияләрдә үзара көч сынаштылар. 10-11 яшьлек малайлар арасында Андрей Зимин (Ютазы), 2 чакрым араны 6,11 минутта шуып үтеп, бу ярышларның җиңүчесе булды. II урынны – Сарманнан Эльмир Ризатдинов, III урынны Бөгелмәдән Константин Алексеев яулады. Зәйдән Дмитрий Бортных, Артур Хәйруллин, Чаллыдан Айнур Сәгытдинов, Сарманнан Марат Сәлахов, Җәлилдән Руслан Фәсхетдинов, Әлмәттән Владимир Назаров, Җәлилдән апрель аенда 70 яшен тутыручы ару-талуны белмәс ветеран чаңгычы Нәфис Мәхмуров үз яшь төркемнәрендә финишка беренче булып килделәр. 17-18 яшьлек спортчылар арасында II урынны Җәлилдән Гаяз Искәндәров алды. Җәлилдән 49 яшьлек Нурулла Габдуллин, Олег Пименов, Хәмит Хисмәтуллин да билгеләнгән араны матур гына үттеләр. Сарманнан 48 яшьлек Венер Ризатдинов та чаңгы юлларында әле дә бик җитез. Ул район күләмендәге ярышларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Аның улы белән кызы да – оста чаңгычылар. Әйтик, бу ярышларда аның кызы Айгөл яшьтәшләре арасында өченче булды. 12 яшьлек кызлар арасында финишка беренче булып Ютазыдан Айназ Фәйзрахманова килде. Сарманнан Юлия Тузеева, Алисә Гәрәева II, III урыннарны алдылар. Түбән Камадан Кристина Сорокина, Ксения Спиридонова, Җәлилдән Гүзәл Әхмәтҗанова, Сарманнан Кристина Денисова, Җәлилдән Эльмира Ногманова, Мәрьям Хәйдәрова, Бриллиант Мәхмурова үз яшь төркемнәрендә бу ярышларның чемпионнары булдылар. 62 яшьлек Бриллиант ханым – ветеран чаңгычы Нәфис Мәхмуровның тормыш иптәше. Алар бу ярышларда яшьләргә матур үрнәк күрсәттеләр. Сарманнан Венера Хисаметдинова, Равилә Гатауллина, Җәлилдән Алия Хәмәтҗанова да бу ярышларда призлы урыннар ала алдылар.
Ярышлар оешкан төстә узды. Баш судья Шамил Хафизов, судьялар Илдар Газизов, Андрей Филатов һәр ярышка гадел бәя бирергә тырыштылар. Секретарь вазифасын Ришат Билалов башкарды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Русланның әтисе Илдар Газизов, Җәүдәт Әхмәдуллин, Шамил Хафизов тапшырды. Ярышларны уздыруда матди ярдәм күрсәткән спонсорлар Рәис Әхмәтшин, Җәүдәт Әхмәдуллин, Марат Мәхмутов, Илдар Маннапов, Мирсәяф Салиховка Русланның якыннары, дуслары, күп санлы спорт сөючеләр исеменнән зур рәхмәт.
 

<< Первая < Предыдущая 41 42 43 44 45 46 47 48 49 Следующая > Последняя >>
Страница 49 из 49

Сегодня 19.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS