$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Барыгызга да хәерле төн, тәмле төшләр телим, дуслар! Иртәгә тагын сезнең белән очрашулар көтеп калам.

 

Фото https://vk.com/public147862424 төркеменнән алынды.

Опубликовано в Җәмгыять
Җомга намазының соңгы рәкагатен укып уң якка сәлам биргәндә кире китәрләр , кайсыларының җаннары моңаеп, догага мохтаҗ булып, ә кайберләренең җаннары бик күп дога, хәер-сәдакаларга төренеп елмаеп кайтырлар икән.
Шуңа күрә ошбу изге көннәребезне бушка түгел, ә изге гамәлләр башкарып, әрвахларга догалар кылып, фәкыйрь-ятимнәргә хәер-сәдакалар биреп үткәрсәк иде. Әмин.
 
материал белән фото https://vk.com/public118663509 группасыннан алынды
Опубликовано в Бу мөһим

2 ноября в ГАУСО «КЦСОН «Шафкатъ» МТЗ и СЗ РТ в Сармановском МР» для получателей социальных услуг прошёл тематический вечер, приуроченный ко Дню Народного единства. Была прочитана лекция на тему «Татарстан – мой край родной», прозвучали песни и стихи в исполнении сотрудников Центра. Материал и полный фоторепортаж можно проссмотреть по ссылке:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1048662.htm

Опубликовано в Общество

Фильм-концерт башланыр алдыннан, кайчандыр безнең районда кашыкчылар ансамбле оештыруда булышкан Зөфәр ага Сәхәбиев үзенең истәлекләре белән уртаклашты,  классташ-дуслары белән күрешеп җылы әңгәмә корды. Бүгенге кичәгә килүчеләр  экранда күрсәтелгән фильм-концерт аша якташыбызның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштылар, бу кичә тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

Опубликовано в Җәмгыять

Зәйдә республиканың иң оста яшь комбайнчыларын ачыкладылар. Анда узган бәйгегә 30 яшькә кадәрле 100дән артык кешедән гариза кергән булган. Алар арасыннан иң күп ашлык суктырган 15 комбайнчыны сайлап алганнар. Бәйгедә катнашу хокукына "Сарман" агрофирмасы механизаторы Рамил Әһелтдинов та ия булды һәм ул аның "Иң күп стажлы яшь комбайнчы" номинациясендә бүләкләнде.

Фото һәм материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Опубликовано в Авыл хуҗалыгы

Сар­ман­ның Ты­ныч­лык ура­мын­да та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се тө­зе­ле­ше ту­рын­да без ин­де яз­ган идек. Ул, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да 2017 ел­да ха­лык­ка бе­рен­чел ме­ди­ци­на-са­ни­та­рия яр­дә­ме күр­сә­тү­не ка­мил­ләш­те­рү­гә юнәл­тел­гән ча­ра­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­сат­ла­рын­да, ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты бо­е­ры­гы ни­ге­зен­дә баш­ка­ры­ла.

Хә­зер­ге ва­кыт­та тө­зе­леш эш­лә­ре­нең нин­ди ста­ди­я­дә бу­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, без Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның инф­рас­трук­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­рат Гай­фут­ди­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Тө­зе­леш эш­лә­ре­нең го­му­ми кү­лә­ме 5422680 сум тәш­кил итә. Би­на, авыл­лар­да тө­зе­лә тор­ган  фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры ке­бек, блок­лы-мо­дуль­ле. Ул ин­де бас­ты­рыл­ды, тү­бә­се ябыл­ды. Су, ка­на­ли­за­ция сис­те­ма­сы да үт­кә­рел­де. Ки­лү юл­ла­ры, янын­да­гы мәй­дан­чы­гы ас­фальт­лан­ды, ә ишек тө­бе­нә брус­чат­ка җә­е­лә­чәк. Бү­ген ан­да пан­дус ур­наш­ты­ру ба­ра, цо­коль ясау тө­гәл­лә­неп ки­лә. Би­на бы­ел фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак.

Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се баш та­би­бы урын­ба­са­ры Ра­мил Га­ли­ев әй­тү­ен­чә,  ам­бу­ла­то­рия 1200 ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­тү­гә исәп­лән­гән. Ан­да учас­ток­ның го­му­ми-га­мә­ли та­би­бы, ба­ла­лар та­би­бы ка­бул итә­чәк, про­це­ду­ра­лар, при­вив­ка­лар ясау, теш дә­ва­лау һәм баш­ка ка­би­нет­лар бу­ла­чак.

 

Эн­җи­мә Габд­рә­хи­мо­ва

Опубликовано в Инфраструктур үсеш

«Юл сагында торучылар» кисәтә.

2 ноябрьдә Сарманның 3 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында балалар белән юл иминлеге темасына очрашу булды. Балалар игътибарына «Дозорные дорог» сериясеннән мультфильмнар тәкъдим ителде. «Мин-пассажир!», «Минем дустым велосипед», «Яктырткыч элементлар» мультфильмнарын балалар зур кызыксыну белән карадылар, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тормышта үзләре белән булган юл иминлегенә кагылышлы вакыйгаларны сөйләделәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән сорауларга җавап бирделәр. Бүләккә барлык балаларга да яктырткыч элементлар һәм буяу китаплары таратылды.

 

Ситдикова А.Р.

Опубликовано в Человек и закон

Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче егетләребез хакында район җитәкчелеге, солдатларның әти-әниләре исеменә Рәхмәт хатлары еш килә. Шундый патриот егетләребез белән без лаеклы горурланабыз. Сарман егете Айдар Мәҗит улы Шәехов Казан дәүләт инновация университетының юридик факультетына укырга керә, шуннан армия сафларына алына. Ул Казанда Россия эчке эшләр министрлыгының “Барс” махсус эш йөкләнгән отрядында 5598 нче хәрби частьтә хезмәт итә. Шушы көннәрдә райондашыбыз, отрядның 15 еллык юбилее уңаеннан, медаль белән бүләкләнгән.

Бу отрядта хәрби әзерлек көчле. 2003 елның маенда беренче квалификацион сынаулардан соң, өч хәрбигә “спецназ”ның югары билгесе – һәлак булган солдатлар истәлегенә кан төсендә берет кию хокукы бирелә. 2004 елда отряд тулы составта Чечня республикасына кертелә, торак пунктларны тикшерү буенча чаралар үткәрә. Беренче хәрби чыныгуны Грозный шәһәрендә алалар.   

-         Мин көнемне спортка багышлыйм. Йөгерәм, бокс, кул көрәше белән шөгыльләнәм. Башка төрле чыныктыру шөгыльләре дә үтә, күнекмәләр ясыйбыз, - ди Айдар. 

Солдат егетебез, Алла боерса, ноябрь ахырында хезмәт срогын тутырып кайтырга әзерләнә. Аны әнисе Наилә апа, абыйлары, дуслары сагынып көтәләр. 4 ноябрьдә – Айдарның туган көне. Без аны чын күңелдән яшьлек бәйрәме һәм дәрәҗәле бүләге белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, тормышында уңышлар, чыдамлыкка чыныгу үтеп, сынаулар алдында сынатмаслык көч, акыл туплап, исән-имин кайтуын телибез. Сөенечле күрешүләр насыйп булсын, Айдар.  

Альбина Сабирова  

<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 18.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS