$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Облачно с прояснениями. Местами небольшой снег. Ветер западный 3-8 м/с. Минимальная температура воздуха ночью -15..-17˚, при прояснениях до -21˚, с повышением к утру до -10..-12˚.Максимальная температура воздуха днем -6..-9˚. На дорогах гололедица.

Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/

Опубликовано в Общество

Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын.

Опубликовано в Җәмгыять

Искечә “Яңа ел” бәйрәме уңаеннан Өчөйле Саклау авылы клубында лоторея уйнатылды. Лоторея уены барышында төрле җырлы-биюле уеннар да уйнатылды ,концерт номерлары белән үрелеп барды.Авыл халкы  һәм килгән кунаклар бәйрәмнән бик канәгать калды.

Опубликовано в Җәмгыять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе котлавында - каләмегез үткен булсын, иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, диелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады.

"Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1703 елның 13 гыйнварында – нәкъ 315 ел элек Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән көн илебез журналистика тарихының башлангычы булып санала. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан расланган Матбугат көнен әлеге тармакта эшләүчеләр, матбугатны әзерләүчеләр һәм таратучылар ел саен билгеләп үтә.

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Гадәти матбугат басмалары белән бергә электрон медиа-басмалар, радио һәм телевидение, спутник һәм мобиль элемтә көндәлек тормышка әверелде. Алар безгә дөнья хәлләре, илебездәге һәм республикабыздагы вакыйгалар турында турыдан-туры эфирда хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәләр һәм иң әһәмиятле яңалыклар белән таныштырып торалар. Ләкин мәгълүмат киңлеге үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Ул – үз эшенә турылыклы булган чын профессионалларның тырыш, иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Вакытлар узу белән эшләү рәвеше ничек кенә алмашынса да, сезнең иҗади осталыгыгыз, каләм үткенлеге, милләтпәрвәрлек, сәяси өлгергәнлек һәм әхлакый җаваплылык элеккечә һөнәрегезнең асыл нигезен тәшкил итә.

Кадерле дуслар! Россия матбугат көне белән котлап, сезнең барыгызга да бик әһәмиятле җаваплы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Республика мәгълүмат чаралары белән дәүләт хакимияте органнары арасында вакыт сынавы узган эшлекле мөнәсәбәт өчен, иң актуаль һәм көнүзәк мәсьләләрне яктыртырга һәм хәл итү юлларын табарга әзер булганыгыз һәм актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, - диелә Дәүләт Советының матбугат хезмәте тараткан котлауда. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar/

 

Опубликовано в Җәмгыять

2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела.

«Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан – туганнан алып өч яшькәчә ярдәм күрсәтергә тырышу турында бара», - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген министрлыкның еллык коллегиясендә. Татарстанда 15 меңнән артык инвалид бала исәпләнә. «Белгечләр инде 5-7 яшьтә кайбер төр ярдәмнең соңарганын искәртә. Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә быел без республиканың һәр районында иртә ярдәм итү кабинетларын булдырырга планлаштырабыз. Кемгәдер медицина ярдәме, кемгәдер тернәкләндерү таләп ителә. Боларны мөмкин кадәр бала кечкенә вакытта ачыкларга кирәк. Быел без социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләре бергәләп, шушы юнәлештә эшләячәкбез. Уртак мәгълүмати база булдырачакбыз», - дип белдерде министр.

http://tatar-inform.tatar

Опубликовано в Җәмгыять

Гыйнвардагы көн торышына карап, җәйнең ничек килүен дә фаразлый халык сынамышлары

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

 

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран булыр, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн – эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 гыйнвар – айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр. 

http://intertat.tatar/hawa_toryshy/iskech-ya-a-el-t-nend-toman-t-shs-y-esse-kiler-gyynvarga-khalyk-synamyshlary/

 

 

фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Опубликовано в Җәмгыять

13 гыйнвар төнендә искечә Яңа ел бәйрәме уза. Ул Юлиан календаре яки "искечә стиль буенча" билгеләп үтелә.Искечә Яңа елга бар кеше дә бер төсле карыймы икән әллә юкмы?

Опубликовано в Җәмгыять

Сотрудники больницы должны обеспечивать доступ родственников к больному, который находится в реанимации или в палате интенсивной терапии. Об этом говорится в законопроекте, поступившем в Госдуму.

Автор инициативы, депутат Николай Герасименкоссылается на опыт большинства зарубежных стран, где родственники больного могут находиться с ним в реанимации. В России, согласно данным минздрава, доступ родственников в пациентам, находящимся в отделениях реанимации и интенсивной терапии, «организован далеко не во всех медицинских организациях».

В пояснительной записке указано, что действующее законодательство не содержит прямых отсылок на обязанность медицинской организации обеспечивать возможность посещения пациентов.

 

«Доступ к пациентам в большинстве случаев является жестом доброй воли главного врача. Это вызывает негативную реакцию в обществе и зачастую снижает эффективность лечения пациентов», — отмечается в документе, опубликованномв электронной базе парламента.


Подробнее на «БИЗНЕС Online»: https://www.business-gazeta.ru/news/369115

 

 

Опубликовано в Общество

Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак.

1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертәчәк. 2018 елның 1 февраленнән федераль ташламалардан кулланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләчәк”, – дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

Пенсия, пособие һәм социаль түләүләрне арттыру – РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Дәүләт башлыгы илнең үсешен өстенлекле өлкәләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда күрә.

 

http://tatar-inform.tatar

 

 

Опубликовано в Җәмгыять

Дуслар! Без "Тугры дус белән бергә"фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башлыйбыз."В контакте" челтәрендәге https://vk.com/sarmanda махсус альбомга куйдык.https://vk.com/album200499291_251041901  . Сез сылтамадан кереп  катнашучылар белән таныша аласыз. Үзегезгә ошаган фотосүрәткә “лайк” та куярга онытмагыз.

 

Шуларның саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аның турында язма район газетасында чыгачак һәм татлы бүләк белән бүләкләнәчәк. Тавыш бирү бер тәүлек дәвам итәчәк.

Опубликовано в Общество
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 16.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS