$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын.

Опубликовано в Җәмгыять

Интернет челтәрендә куелган фотолардан күреп, Алинә хакында шик туган иде. “Җырлыйк әле” тапшыруын караганнан соң, шик акланды. Кызыксынып, якташыбыз белән элемтәгә кердек.

-         Дөрес шикләнгәнсез, шундый уйлар белән яшибез, - диде Алинә.

Кызмы, малаймы көткәннәрен әлегә сер итеп калдырырга булдык, хөрмәтле дуслар. Апрель аенда үзегез белерсез.

-         Синнән башка “Җырлыйк әле” нишләр инде? - дигән сорауга:

Алинә:

-         Тапшыруларны алдан күпләп әзерләп куйдык инде. Сарманлылар да килделәр бәйрәм ялларында. Илһам Шакировка багышланган тапшыру әзерләдек, - дип җавап бирде.  

Уңышлар юлдаш булсын, Алинә, исән-имин булыгыз. 

Фото  Алинә Прокофьева-Кәримованың шәхси битеннән алынды.

 

Опубликовано в Җәмгыять

Маллар арасында котыру авыруы теркәлү уңаеннан карантин игълан ителде.

Бу хакта ТР Президенты сайтында указ урнаштырылды. Мамадышның Түбән Шәндер авылында маллар сату-алу, аларны читкә чыгару тыела. Сөт сатуга да чик куелды.

Чыганак:https://vk.com/atannary

Опубликовано в Җәмгыять

Сөлек мәдәният йортында 13 гыйнвар көнне балалар өчен "Тагы килгән Кыш бабай" исемле чыршы бәйрәме узды.Балалар Кыш бабай,Кар кызы белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар.Бәйрәмгә Убырлы карчык та килгән иде.Килгән кунаклар табышмаклар әйтештеләр,җырладылар,биеделәр,лотерея уенында катнаштылар. Ә инде маскалар булып киенгән куян,төлке,Кызыл калфак бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Опубликовано в Җәмгыять

Район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатларында, газетабыз битләрендә “Кара-каршы элемтә”, “Сорау-җавап”, “Җитәкчегә соравым бар”, “Кыек багана” махсус сәхифәләре булдырылды. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр даими рәвештә чишелеш таба, халык белән җитәкчелек арасында аңлашып яшәү мохитен тудыра. Район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 йортларында яшәүчеләрдән ишегалларында караңгы булуы хакында мөрәҗәгать кергән иде. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев хәбәр иткәнчә, халык гозере үтәлгән.

-         Аталган йортлар ихатасында багана утлары куелды. Алдагы 2-3 атна эчендә 63 нче йорт янына тагын бер нокта өстәләчәк, - диде бу уңайдан җитәкче.     

Опубликовано в Җәмгыять

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмә тәбрикләүләрдән башланды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов район Советының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. “Ел лидеры - 2017” республика бәйгесе лауреаты - “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район туры җиңүчеләре – район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миннеголов, матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев Диплом белән бүләкләнделәр.

Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләрендә үтәчәк халык җыеннары графигы белән таныштырды, узган ел булган мөрәҗәгатьләр нигезендә башкарылган эшләргә тукталды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады.

Ләке авыл җирлегендә башкарылган, планлаштырылган эшләр хакында җирлек башлыгы Лилия Шәрипова сөйләде.

Фотолар авторы - Илнур Сибгатуллин

Опубликовано в Җәмгыять

Эт елы уңаеннан, без Интернет-кулланучылар арасында “Тугры дус белән бергә” фотоконкурсы игълан иткән идек. Ниятләгәнчә, аңа искечә Яңа елда йомгак ясарга булдык. Бер көн дәвамында барган кискен көрәш  - тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчебез билгеле булды. Ул – Җәлил бистәсеннән Илназ Могыйнов Тавыш бирү туктатылган сәгатькә бәйгедә катнашучыбыз 946 тавыш җыйган иде. Башка катнашучылардан кискен аерма белән алда булуының дөреслеген без җентекләп тикшердек, һәм аларның реальлеге расланды. Иң күп комментарийларны да нәкъ менә аңа калдырганнар. Барлык катнашучыларга һәм тавыш бирүчеләргә без ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез, тормышларында иминлек, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә безнең белән булыгыз, хөрмәтле дуслар! 

Опубликовано в Җәмгыять

“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясенә сарманда яшәүче Сәрия Садыйкова да кушылды.Ул, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә килеп, бәйләнгән оекбашлар калдырды. 

Опубликовано в Конкурслар һәм акцияләр

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бу көннәрдә кызык та, гаҗәп тә хәл булган.

Интернеты өзелгән. Юк, бусы гаҗәп тә, кызык та түгел әле. Барысы да алда башлана. Илсөя үзе бу турыда менә ничек яза, үзгәртмичә бирәбез:

"Чакырдым интернет кертуче жегетлэр... Килделэр... Табуретка сорадылар.. Бирдем... Табуреткамны кутэреп подъездга чыгып киттелэр...Ярты сэгать вакыт утте... Чыгып карасам... Табуретка да юк,узлэре дэ. Менэ котеп утырам эле. Жегетлэр юк! Табуретка юк! Интернет юк!" - дип язган ул.

 

http://matbugat.ru/

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=21134

 

Опубликовано в Җәмгыять
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 19.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS