$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

... Изге яуда яраланган хәлсез егетнең бүз аты, тояклары белән казып, чишмә чыгарган, аның суы егеткә көч биргән... Халыкта шундый риваять яши. Ул чишмә Бүзат чишмәсе дип атала һәм бүген дә аннан кеше өзелми. "Краннан килгән су бик сыйфатлы түгел, дип саныйм һәм шуңа даими чишмәгә йөрим", -ди суга килгән һәм үзен Альберт дип таныштырган ир-ат. Без су алган арада да ике җиңел машина килеп туктады чишмә янына. Шөкер, чишмәләрне карап, төзекләндереп торалар. Кешеләр аларга карата хәерхаклы булсалар, чишмәләр дә шифалы сулары белән җаннарыбызны да, тәннәребезне дә дәваларлар.

Опубликовано в Җәмгыять

Без кайчак көлеп карарга гадәтләнгән күренешләрнең фәнни нигезләнгәннәре дә бар икән. Менә кичтән шәп кенә “төшереп алган” ир-ат, иртән торуга, тозлы кыяр суы сорый. Файдасын белеп сорый икән ул аның. Бу сәбәп белән баш авырту организмның сусызлануыннан килеп чыга икән һәм тозлы кыяр суы моны булдырмаска ярдәм итә. Аның составында шулай ук организм өчен файдалы В1,В2,В5, В9,К, С, РР витаминнары, калий, магний, цинк, тимер һәм башка макро-, микроэлементлар бар. Хактырмы, хәтта спортчылар көчле күнегүләрдән соң 200 миллилитр тозлы кыяр суы эчеп куялар, ди.  Танышыбыз кичтән үк кыяр суын юкка гына әзерләп куймый икән.

Ә фотога сездән кызыклы рәсем аслары көтәбез, хөрмәтле дуслар.

 

Опубликовано в Җәмгыять

Шампан шәраблары эчелде, салатлар ашалып бетте, мандариннар да туйдыра башлады... Кыскасы, эшкә чыгар көннәр җитә. Озын яллардан соң яңа эш елын күтәренке кәеф белән башлыйсы да бит, юк шул, эшкә чыгасы килми. Күпләргә таныш халәт. Белгечләр теле белән әйтсәк, җайлаша алмау дип атала икән ул. Сүз дә юк, төн буе телевизор карап, төшкә кадәр йоклап гадәтләнгән организм шуны дәвам итүне сорый. Димәк, вакытында йокларга яту – беренче бурыч. Йоклап китә алмыйча интексәгез, җылы ванна, бөтнек, колмак, песи үләне кебек тынычландыргыч үлән төнәтмәләре ярдәм итәр. Икенчесе – ашауны үзгәртү, дөресрәге, җиңеләйтү: кызган, ысланган, тозлы- борычлы әйберләрдән баш тартып, пешкән ит, яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә кирәк.

Эш урынында исә, ялларга киткәнче өлгермәгән булсагыз, тәртип кертегез, кирәксез әйберләрне ташлагыз, яңа календарь элеп куегыз. “Бәйрәмгә бәйлелекне” исә психологлар икенче бәйрәм белән дәваларга киңәш итәләр: искечә Яңа елны бәйрәм итеп алыгыз, һичьюгы, яз җитүне, чираттагы ялны  көтү кебек уңай тәэсирләр дә булышырга тиеш. 

фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Опубликовано в Җәмгыять

Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту эшләре бүген дә дәвам итә. Эшчеләр бәйрәм ялларында да туктап тормадылар - алар иртәдән үк эш урынында булалар. Елга ярларына хәзер бетон плитәләр урнаштыралар.

Опубликовано в Җәмгыять

Иске Кәшер мәдәният йортының халык театры коллективы «Яңа ел кичендә»дип исемләнгән концерт-тамашада катнашкан барлык авыл артистларына, «Балкыш» фольклор ансамблена, беренче  чыгыш ясаган балалар җыр һәм бию театры «Фантазия»нең “Әпипә” чыгышына тагын бер кат изге теләкләрен житкерә. 

Таң сызыла. Яңа ел иртәсен 
Чулпан йолдыз котлап уята. 
Ел башында, дуслар, алдыбызда 
Ап-ак карлы шома юл ята. 

Теләгем шул: изгелекле булсын, 
Яңа аяк баскан яңа ел! 
Моң-зар түгел, шатлык алып килсен 
Һәр яңа көн бирсен яңа жыр. 

Яңа елның һәрбер туар таңы 
Кумелсен тик сөенеч, шатлыкка. 
Яңа елның яңа матур таңы 
Кунелләрне төрсен аклыкка. 

Ак бураннар булып бәхет ишек каксын 
Чынга ашсын өмет, теләкләр 
Матурлыгын тоеп бу жирнең 
Шатлык белән типсен йөрәкләр.

 

Опубликовано в Җәмгыять
С 1 января 2018 года вступили в силу изменения в правилах дорожного движения.
 
Каждый автомобилист должен быть в курсе того, как меняются правила, чтобы избежать штрафов от инспекторов ГИБДД. 
 
Отметим, что все нормативные акты, регулирующие управление автомобильным транспортом, были опубликованы на официальном ресурсе ГИБДД.
 
Согласно новым правилам, с первого января за управление транспортом, которое не было зарегистрировано должным образом, предусмотрен штраф в размере от пятисот до восьмисот рублей. За повторное нарушение правила водителю придется заплатить уже пять тысяч рублей. Кроме того, у водителя могут отобрать права на несколько месяцев.
 
Если водитель установил на свой автомобиль ложные государственные регистрационные знаки, то он может заплатить в качестве штрафа две с половиной тысячи. Из-за этого водителя также могут лишить удостоверения на срок от шести до двенадцати месяцев.
 
Если водитель передал свой автомобиль человеку, который не имеет водительского удостоверения, он должен будет заплатить три тысячи рублей. За перевозку пассажиров и багажа без нужного разрешения, могут выписать штраф в размере пяти тысяч рублей. 
 
Также с 1 января 2018 года в ПДД появилось необычное определение – зона успокоенного движения. При въезде в эту зону водитель увидит специальный знак, который предписывает автомобилистам двигаться со скоростью 10-20 км/ч.
 
Заметим, что вместе с водителями в этой зоне будут находиться и пешеходы, поэтому владельцам транспорта стоит быть чрезвычайно осторожными.
 
Кроме того, в 2018 году начнется эксперимент по внедрению электронной формы паспорта транспортного средства. Электронные ПТС начнут повсеместно появляться с 1 июля 2018 года.
 
В электронной форме ПТС сохранятся все данные об автомобиле, автовладельце, о ремонтах и ТО автомобиля. Электронные ПТС будут храниться в базе данных ГИБДД. 
 
В новом году будет введена новая форма ОСАГО. В ней будет предусмотрен QR-код, располагающийся сверху справа, благодаря которому можно будет получать информацию о договоре страхования на сайте Российского союза автостраховщиков в онлайн-режиме. Благодаря этому нововведению можно будет решить проблему фальшивых полисов автогражданки. 
 
Ко всему, с 1 января 2018 года в России изменятся и правила прохождения техосмотра. Согласно нововведениям, каждую проверку автомобиля будет контролировать Ространснадзор. Пр этом он будет фиксировать процедуру диагностики на фото и видео. Уклоняющиеся от прохождения технического осмотра водители должны будут выплатить штраф в размере 800 рублей.
 
Также будут наказаны и операторы, проводящие технический осмотр в случае, если они выдадут заключение без работы с машиной. 
Опубликовано в Закон и порядок

1 ЛИТР БЕНЗИН НИЧӘ СУМ БУЛЫР ДИП УЙЛЫЙСЫЗ?
 

ЧӘЧ ҮРӘ ТОРЫРЛЫК БӘЯ
Беренче гыйнвардан  бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә.
 
Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум),  дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми, дип саный, Россиядәге бәяләр – Европада иң арзаны. Бездән түбән бәяләр бары тик Казахстан белән Белоруссиядә генә.
 
Норвегия белән АКШта Аи-95 маркалы бензин декабрь азагында уртача 108,7 һәм 43 сум булган, Эстониядә - 85, Германиядә исә 93 сум. 
 
Экспертлар 2018 нче елда Россиядә Аи-95 маркалы бензин 55 сумга җитәргә мөмкин, дигән фикердә. Автоэкспертлар бензин бәясе 3 сумннан да күбрәк кыйммәтләнмәс дип ышандыра.
 
Опубликовано в Җәмгыять

«Экстрасенслар көрәше» проекты катнашучысы Алсу ГАЗЫЙМҖАНОВА 2018 елга фаразлары белән уртаклашты.

Сары эт елы күпкә тынычрак, тотрыклырак булыр төсле.

Өченче бөтендөнья сугышы, атом-төш сугышы турында еш ишетергә туры килә. Ул сугышны башларга теләүчеләр, безнең илне дә шунда тартырга өндәүчеләр очрый, шулай да киләсе елда сугышлар булмас дип сизәм. Мин сәясәтче түгел, әмма Израиль белән бәйле ниндидер каршылыклар күрәм. Бу күп кенә башка илләргә дә тәэсир итәчәк. Израильдә килеп туган хәлнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне какшатуы кайбер проблемаларга сәбәпче булуы бар. Без исә алга таба башкалар тәкъдимнәр белән үзләре мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр тыныч кына күзәтүче ролен үтәрбез кебек. Күңелемә Грузия килә. Бу ил белән бәйле нәрсә булачагын төгәл генә әйтә алмыйм. Бәлки ниндидер катаклизм, гадәттән тыш хәлдер. Белмим. Кореядә барган атом-төш сынауларына күпләр шикләнеп, куркып карый. Киләсе елда бу мәсьәлә икенче планда калыр. Союздаш республикаларның Россиягә якынаюын тоям. Бәлки бу илләргә чыгу кагыйдәләре гадиләштерелү, эчке мөнәсәбәтләр җайлану белән бәйледер. Аеруча Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан белән дуслык җепләре ныгыр кебек. Президент сайлауларында кем җиңеп чыгачагы турындагы соравыбыз исә әлегә җавапсыз калды. «Март җитәрәк фаразларбыз. Яңа ел алдыннан кешенең башын сәясәт белән катырасым килми», – диде экстрасенс. 2018 – гаилә корыр өчен уңышлы ел, медицина алга китәчәк. Халыкта антибиотикларга, могҗиза вәгъдә иткән кыйммәтле даруларга карата ышаныч кимер сыман. Даруларны үз белдегең белән эчү, кирәкмәсә дә куллану яхшы түгел. Яман шешне китереп чыгарган сәбәпләрнең дә кайберләре нәкъ менә сыйфатсыз ризык, сәбәпсез күп дару куллану дип саныйм. Медицинада авыруны булдырмый калуга зур игътибар бирәчәкләр, чыныгу, дөрес туклану, сәламәт яшәү турында күп сөйләнәчәк. Кайсы өлкәдә икәнен әйтә алмыйм, әмма ил күләмендә бөтен кешене шаккатырган бик мөһим ачышлар булачак. Көтмәгәндә җир тетрәүләр, гарасатлар күзәтелергә, вулкан атарга, комета, метеорит төшәргә мөмкин. Бер-бер артлы самолет һәлакәтләре булуы да бар. Һава транспорты өлкәсендә үзгәрешләр көтелә сыман. Әмма гадәттәгечә, бу карарга һәлакәт булганнан соң гына киләчәкләр. Авыл хуҗалыгында халык көткән уңышны күрмим. Нәкъ менә Татарстанда димим. Күз алдыма дымланган ашлык килә. Яшь гаиләләргә дәүләттән зур ярдәм күрсәтеләчәк. Фатир алырга теләүчеләр ашыкмасалар да була. Торак бәясе тагын да төшәчәк. Автомобильләр исә башта кыйммәтләнәчәк, аннары, марттан соң, кабат очсызланыр, мөгаен. Хакимияттә 45 яшькә кадәрге җитәкчеләрне күрәм. Алсудан бүгенге көн өчен актуаль тема – тел мәсьәләсе турында да сораштык. Үзенең дә кызы кечкенәдән татар телен өйрәнгән әңгәмәдәшем киләчәккә өмет белән карый. «Бу хакта гел әйтә киләм. Без туган телебезне, тамырларыбызны истә тотарга тиеш. Татар теле, милләтебез, театрлар, татар матбугаты бетмәячәк. Безне ишетмиләр дип борчылырга кирәкми. Әйе, дәүләт тарафыннан ниндидер чикләүләр булыр, әмма татар халкын, милләтебезне тыючы булмас. Хәзер без кайбер мәсьәләдә җиңеп чыга алмаганбыздыр, әлегә торгынлык чоры. Ләкин бу конфликтлы вакыйга, киресенчә, татарларны көчлерәк итәчәк дип уйлыйм. Хәтта төрки халыкларны берләштергән берәр оешма барлыкка килер кебек. Үз вакыты килеп җиткәч, татарлар тагын да танылачак. Эт елы хыянәтне кичерми.Тугрылыкны ярата. Бу елда кемнең кем икәне беленер», – диде Алсу. Быел хәйриячелек киң таралачак. Табигатькә, хайваннарга, экология проблемаларына игътибар артачак. Кайбер төр җәнлекләрнең җир йөзеннән юкка чыгуы бар. Дөнья океанын саклау проблемасы күтәреләчәк. Гомумән, халык экология мәсьәләләренә битараф калмас кебек. Планетабызны саклауга басым ясалачак. Бу елда гаиләдә дуслык, татулык булсын иде. Хәзерге заманда еш кына вакыт җиткереп булмый, эш, карьера, акча беренче урында. Ләкин иң мөһиме: гаиләбезгә, балаларга,

якыннарыбызга карата игътибарны арттырырга кирәк. Мөнәсәбәтләрдә каршылыклар бармы? Психологка барырга, китаплар укырга, үзара аңлашырга омтылыгыз. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга карата мәхәббәт, игътибар киләчәктә нәтиҗәсен бирми калмый. Назга, мәхәббәткә төренгән гаиләдәгеләр башкаларга да игелек, яктылык өләшә. Гаиләләрне сакларга тырышып, имин яшәсәк иде.

http://shahrikazan.com

 

 

Опубликовано в Җәмгыять
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 2 из 2

Сегодня 20.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS