$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

Авыл җирлекләрендә семинар-киңәшмәләр уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова җитәкчелегендә Петровкада үткәрелде.
Районның авыл җирлекләре башлыкларын урта мәктәп ишегалдында Кыш бабай, Кар кызы каршылады, матур теләкләр әйтеп, аларны укучылар оештырган ярминкәне карарга чакырды. Килгән кунаклар да, авыл халкы да балалар кулы белән ясалган, әзерләнгән ризыкларны, кул эшләрен яратып алдылар. Хоккей буенча осталык арттыру урыннарының берсе булган кортны караганнан соң, очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Г.Сәляхова үтеп баручы елда башкарылган эшләргә тукталды, илкүләм әһәмиятле чара булган сайлаулар турында сөйләде, авыл җирлекләре башлыклары күтәргән сорауларга җаваплар бирде. Авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда катнашучылар авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны да яратып карадылар.
 

Яңа елга – яңа тәрәзәләр белән

Дәүләт, хакимият тарафыннан мәктәпләргә игътибарның көчәюе, зур ярдәмнәр күрсәтелүе безне бик сөендерә. Зур Нөркәй мәктәбе дә 2012 елны зур уңышлар, сөенечләр белән каршы ала – Яңа елга яңа тәрәзәләр белән керә! 2011 нче елның январь аенда 40 тәрәзә алыштырылган иде. Мәктәп җылынды, матурланды. Калган тәрәзәләрне дә алыштырырга иде, дип, бөтен мәктәп коллективы белән тели торгач, анысы да тормышка ашты. Ноябрь, декабрь айларында бөтен тәрәзәләр алыштырылып бетте. Мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Күптән түгел генә бөтен укытучылар ноутбуклы булдылар. Хәзер мәктәпнең бөтен ноктасыннан чыбыксыз Интернетка ялганырга мөмкин. Яңа технологияләрне, инновацион методларны дәрестә, дәрестән тыш чараларда куллану өчен, яңа гына мәктәпләргә интерактив такталар, проекторлар таратылды. Безнең хәзер һәр кабинет заманча җиһазландырылды. Укытучыларыбыз дәресләрдә интерактив такталарны бик теләп һәм уңышлы файдаланалар.
Мәктәпне без, “зур гаилә”, дибез. Тату гаиләбезнең һәр кешесе өчен, бу үзгәрешләр Яңа елга зур бүләк булды. Безне шулай сөендергәннәре, укучыларга белем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырганнары өчен, район хакимиятенә, хакимият башлыгы Нәфис Абдулкасыймовичка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Солтангировнага рәхмәтебезне белдерәбез.
Ләйлә Шәйхразыева,
Зур Нөркәй урта мәктәбе директоры.

Куанычлы нәтиҗәләр
«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» быел республика күләмендә уздырылган күп кенә конкурсларда катнашып, җиңүче дипломнарына, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Бу турыда инде газетада язып чыккан идек.
Узган атнада Казанда Республиканың иҗтимагый палатасы үткәргән бәйгегә йомгак ясалды. «Сарман» газетасы Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында гражданлык институты эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен, лауреат исемен алды һәм диплом, бүләккә лаек булды.
Икенче республика конкурсы «Татарстан Республикасында халык сәнгате үрнәкләрен яңадан кайтару, торгызу» дигән темага багышланган иде. Анда үзәк директоры – баш редактор Альбина Сабировага «Шәхси һәм гаилә бизнесын оста куллар традициясендә үстерү» номинациясендә теманы иң яхшы яктырткан өчен диплом тапшырылды. Шундый ук бүләккә газета корреспонденты Энҗимә Габдрәхимова да лаек булды.

Бу – Кыш бабай, ишегеңне ач

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Полиция Кыш бабае” акциясен үткәрү матур традициягә әйләнде.
Акция быел 20 декабрьдә башланды. 14 январьга кадәр дәвам итәчәк бу чара өч этапта үтәчәк. “Полиция Кыш бабаеның” төп максаты – балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү, аларның хокукларын яклау, тәрбиячесез, караучысыз калган балаларны, социаль яктан имин булмаган, аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү. Акция халыкның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата ышанычын арттырырга булышачак, дип тә көтелә.

Безнең урам шатлыгы

Яңа ел алды көннәре кайбер райондашларыбыз өчен икеләтә шатлыклы. “Безнең урамга газ ялганды. Бу безнең өчен зур сөенеч булды. Безне газлы итү өчен тырышкан җитәкче абыйларга, газ кертүдә эшләгән барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез”, - дип шалтыраттылар безгә Сарман авылының Татарстан урамында яшәүче 3 нче класста укучы Фәридә һәм балалар бакчасына йөрүче Алия Сөләймановалар.

Исеңдә тот, эшмәкәр!

Муниципаль районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе эшмәкәрләргә тагын бер кат шуны искәртә: эшмәкәрлекнең закон тарафыннан тыелмаган теләсә нинди төре белән шөгыльләнергә мөмкин. Эшмәкәрлекнең тыелган төрләренә хәзерге вакытта корал, наркотиклар һәм наркотик матдәләр җитештерү һәм сату керә. Нинди генә очрак булмасын, эшмәкәрлек җәмгыять һәм кешеләр файдасына юнәлтелгән булырга тиеш.
Татарстан Республикасында «хуш исле матдәләр һәм көнкүреш химиясе» исеме астында психоактив матдәләрнең яңа төрләрен тарату 2009 нчы елда башланды. Алар аеруча Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күп таратыла. Моннан тыш, республикада дезоморфин белән бәйле хокук бозуларның артуы күзәтелә.
Сәүдә нокталарында физик һәм юридик затларның башка химик препаратлар исеме астында наркотик, психотроп матдәләрне җитештерүләре, сатулары, саклаулары, шулай ук сатып алу, файдалану һәм пропагандалаулары тыела һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Наркотик һәм психотроп матдәләрне җитештерү һәм файдалану ысулларын пропагандалау, аларны сату урыннарын күрсәтү, бу хактагы әдәбият һәм массакүләм мәгълүмат чараларын чыгару һәм тарату, болар хакында компьютер челтәрендә мәгълүмат бирү дә катгый тыела.
Г.Вәлиева,
наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре.

Наркотикларга каршы көрәш
комиссиясендә
27 нче декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Анда, башка көн тәртипләре белән беррәттән, агымдагы елда укучылар, студентлар һәм армиягә чакырылучы яшьләр арасында наркотик матдәләрне кабул итүгә үткәрелгән медицина тикшерүләре нәтиҗәләре турында да әйтелде. Быел республикада 90 меңнән артык яшь кеше наркотиклар кабул итүгә тикшерү үткән. Алар арасында 121 нең наркотик матдәләр кабул итүләре ачыкланган. Районда наркотикларга тикшерү 262 мәктәп һәм аграр көллият укучылары арасында уздырылган.

Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директоры – баш мөхәррир:
– Кадерле газета укучылар, хәбәрчеләребез! Шатлык-борчуларыбызны, көндәлек мәшәкатьләребезне уртак итеп, тагын бер елны гасыр кочагына озатабыз. Газета күпьеллык иҗат традицияләрен дәвам итеп, эш алымнарын тагын да баетып, алга карап эшли. Без быел аның 80 еллыгын билгеләп үттек, бу уңайдан төрле темаларга күп кенә конкурслар оештырылды. Үзебез дә республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә осталыгыбызны күрсәтеп, матур гына нәтиҗәләргә ирештек. Газета, еш алышынып барган заман таләпләренә туры килердәй яңа темалар күтәрә, рубрикалар ача. Аларны даими алып баруда сезнең дә зур өлешегез керде, хөрмәтле укучыларыбыз, хәбәрчеләр. Киләчәккә планнарыбыз – зурдан. Аларның барысы да бер максатка – халыкка рухи азык илтүгә, аңа объектив итеп, үз вакытында ил-көн яңалыкларын җиткерүгә юнәлтелгән.
Киләсе елны 4459 абүнәчебез белән башлап җибәрәбез. Барыр юлларыбыз – уң, эшләребез – нәтиҗәле, үзебез сау-сәламәт булыйк! Яңа еллар бөтенебезгә дә шатлык-куанычлар китерсен!

Яңа ел якынлашып килүче бу көннәрдә һәркем күңелендә – бәйрәм тантанасы. Сарманлылар да шатлыклы хисләр кичерәләр, иске елны озатып, зур өметләр белән Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Бу уңайдан 29 нчы январьда район үзәгенең Ял паркында бәйрәм тантанасы да үткәрелде. Сарманлыларны Яңа ел белән район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде. Иске елның уңышлы булуын, сарманлыларның яңа – Аждаһа елына да зур өметләр баглавын билгеләп үтте, кыскача киләсе елда башкарылачак эшләргә тукталды, Яңа елга иң яхшы әзерләнгән оешмаларны бүләкләде. Бәйрәмгә, күчтәнәчләр белән, сарманлыларны котларга агрофирмаларның Кыш бабайлары белән Кар кызлары да килгәннәр иде. Бәйрәмчә бизәлгән атлар балаларны урам әйләндерде. Бәйрәм түренә әкият геройлары, Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа ел аяк басты. Һәркайсы сарманлыларга иң изге теләкләрен җиткерде: Яңа ел иминлек, муллык елы булсын, яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килсен! Шулай булсын – шатлык-сөенечләргә бай булган Куян елы күңелләрдә якты эз калдырсын, Яңа ел яңа өметләр елы булсын, иң изге хыяллар чынга ашсын.

Полиция участок уполномоченныйлары абруен күтәрү, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, республика Эчке эшләр министрлыгы приказы белән 3 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр “Танышырга рөхсәт итегез” дигән акция үткәрелә. Участок уполномоченныйлары полициянең йөзе һәм киң җәмәгатьчелек белән бәйләүче чылбыр буларак, аларның эше районда, республикада аерым контрольдә тора. Теге яки бу участокта эшләнгән җинаять, хокук бозулар турында шактый мәгълүмат шул территориядә яшәгән халыктан алына, шуңа күрә уполномоченныйларны танып белергә тиешләр. Акция барышында кешеләргә уполномоченныйларның кәрәзле телефоны язылган визит карточкалары тапшырыла. Белгәнебезчә, халык полициягә төрле проблемалар, шул исәптән, шәхси тормышка караганнары белән дә мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә участок уполномоченные юридик яктан белемле, нык әзерлекле булырга тиеш.
Участок уполномоченныйларының кабинетлары – аграр көллиятнең тулай торагы бинасында. Кабул итү вакытлары – сишәмбе, шимбәдә 17 сәгатьтән 20 сәгатькә, пәнҗешәмбе көнне – иртәнге сәгать 10нан көндезге 12 сәгатькә кадәр.
Ә бу рәсемдә – район үзәге, авыл участоклары уполномоченныйлары.

Мин барлык хезмәттәшләремне Яңа ел белән котлыйм. Ул һәркайсыбызга иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен. Бездә «Танышырга рөхсәт ит!» акциясе үткәрелде. Участок уполномоченныйлары хезмәте бүлеге үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. 9 ай нәтиҗәләре буенча ул республикада 5 нче урынны алды. 2432 административ хокук бозу очраклары ачыкланды, 61 җинаять ачылды. Уполномоченныйлар шулай ук «Парад», «Арсенал», «Алкоголь», «Чыршы», «Язгы, көзге, кышкы аулар» оператив-профилактик операцияләрдә катнаштылар. Үзләренең вазифалары өстенә, аларга, ЮХИДИ хезмәткәрләре штаты кыскартылу сәбәпле, кечкенәрәк юл-транспорт аварияләрен теркәү эше дә йөкләнгән. Бүгенге көндә бездә 18 участок уполномоченные эшли, җитәкчеләре – тәҗрибәле, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торган полиция подполковнигы Илшат Латыйпов. Минем шулай ук Р.Шәмсиев, И.Гайнулов, Д.Хәсәнов, Ф.Әюпов, И.Бадыйков, В.Алексеев, А.Вәлиуллин, Р.Хәмидуллин, Р.Бәхтиев, Л.Фәретдинов һәм полиция начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе Р.Гәрәеваның тырыш хезмәтләрен атап китәсем килә. Киләсе Яңа елда да уңышларыбыз күп, тормышыбыз тыныч-имин булсын.

Ринат Насыйров, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы:
– Хөрмәтле авылдашларымны, бөтен район халкын, район җитәкчеләрен көтеп алган бәйрәмебез белән котлыйм. Ул барыбызга да иминлек, мул табыннар алып килсен, Аждаһа елы булса да, явыз, усал булмасын.
Узган ел безнең өчен күңелле, эшлекле вакыйгаларга бай булды. Юллар рәтләү, су линияләре уздыру, социаль объектларны төзекләндерү, элемтә чараларын яңарту эшләре оешкан төстә барды. Ләшәү Тамак халкы Яңа елны яңа клубта каршылый. Бу мәдәният учагы халыкның яратып йөри торган урынына әйләнде. Сарайлыда башнядан линиягә кадәр 300 метрдан артык арада су торбасы алыштырылды. Бу эштә Фәнүс абый Шәймөхәммәтов башлап йөрде, авылдашлар ярдәм итте. Бюджет оешмалары эшеннән дә халык канәгать. Барлык танышлар, дусларны үзебездә узачак Чыршы бәйрәмнәренә көтеп калам. Исән-сау булыйк, бәхетле, тату-дус яшик!

29.12.2011 10:39

ХЭБЭРЛЭР

Район Советы утырышында
26 нчы декабрьдә район Советы утырышы үткәрелде. Анда 2012 нче елга һәм 2013-2014 нче елларга муниципаль районының бюджет проекты турында район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе З.Хуҗинаның чыгышы тыңланды. 2012 нче елга район Советының эш планы турында район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова сөйләде. Күп балалы гаиләләргә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, йорт яки дача төзелеше, бакчачылык өчен бирелә торган җир участокларының чик күләмнәре, ТР Җир Кодексының 32 нче маддәсе нигезендә җир участогына хокуклы гражданнарның исемлеген әзерләү тәртипләре турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Г.Гәрәева чыгыш ясады. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Х.Фарукшин сөйләде. Соңыннан сайлау округларындагы эшчәнлек турында район Советы депутаты Р.Хәйруллин информациясе тыңланды, күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Әйбәт эшлисез, рәхмәт!
Районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, “Сарман” агрофирмасы директоры Хәбетдинов Рәшит Васыйл улы, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Нәҗметдинов Азат Зәйнак улы, “Җәлил” агрофирмасы директоры Фәсхетдинов Яхъя Наил улы муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр: Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасы өлкән шәфкать туташы Хөснетдинова Нәсимә Мосавир кызы, “Җәлил” агрофирмасы савымчысы Галимова Халисә Хәтим кызы, терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Әхмәтҗанова Зөлфия Шамил кызы, бозаулар караучы Габдрахманова Фәйрүзә Фазыл кызы,”Сарман”агрофирмасы шоферы Нәфыйков Ринат Риф улы, “Нефтестройсервис” ҖЧҖ машинисты Нигъмәтуллин Илдар Мәхтүм улы.
Тырыш хезмәтләре өчен һәм Җәлил балалар сәнгать мәктәбе ачылуның 45 еллыгы уңаеннан, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Гинатуллина Нина Валентиновна, укытучы Нуретдинова Ландыш Соббух кызы муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.

Законнарга – үзгәрешләр
Яңа елдан пенсиягә кагылышлы кайбер законнарга үзгәрешләр кертелә. Аларның берсе – пенсияләрнең тупланма өлешен түли башлау турында. Бу акчаларны пенсионер бер тапкыр берьюлы да, билгеле бер вакыт аралыгында да, пенсия составында да ала ала. Тик аларны бер тапкыр алу өчен, тупланма өлеш картлык буенча хезмәт пенсиясенең 5 процентыннан артмаска тиеш. Түләүнең кайсы төреннән файдаланачагын кеше үзе хәл итә һәм ул гариза нигезендә башкарыла.
Киләсе елда Пенсия фондына түләнүче иминият взносларының күләме дә үзгәрә. Быелгы 26 проценттан алар 22 процентка калачак. Ана капиталын файдалануда да үзгәрешләр көтелә, аны баланы бакчага йөрткән өчен түләүгә тотып булачак. 2012 елда пенсияләр, социаль түләүләр артачак.

Утырыш темасы – прививка
Узган атнада Сарман урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда, комиссия әгъзаларыннан тыш, балалар белән эшләүче җаваплы оешмалар вәкилләре, ата-аналар һәм башкалар катнаштылар. Район балалар табиблары Л.Алиуллина һәм З.Саликова туганнан алып балаларга нинди прививкалар ясалырга тиешле икәнлеге, аларның нинди авырулардан саклаулары, куркыныч авырулар турында сөйләделәр, ата-аналарның сорауларына җаваплар бирделәр.

Бронза медаль – Григорийда
Казанда бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. 1996-1997нче елгы үсмерләр арасындагы бу бәйгедә иң көчле боксчылар катнашты. Җәлил поселогы данын Григорий Колесник яклады. Бокс белән 3,5 ай гына шөгыльләнүенә карамастан, 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашып, ул бронза медальгә лаек булды. Григорийны олы җиңүе белән котлыйбыз, ә бокс белән шөгыльләнергә теләүчеләрне мәдәният сараеның спорт залына чакырабыз.

Ау сезонында
Республикада оператив-профилактик чара бара.
ТР Министрлар Кабинетының 1363 нче карары белән 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр республиканың аучылык биләмәләрендә тояклы кыргый хайваннарны аулауга рөхсәт бирелгән иде. Бу чорда ау кагыйдәләрен бозуны, браконьерлык очракларын булдырмау, республика территориясендә тояклы кыргый хайваннарны саклау, шулай ук законсыз әйләнештән утлы корал алу максатыннан, ТР Эчке эшләр министрлыгының 652нче карары белән “Кышкы ау сезоны – 2011” дип аталган оператив- профилактик чара игълан ителде. Әлеге операция кысаларында район буенча 4 административ протокол төзелде, аларның 2се – ау кагыйдәләрен бозган өчен.

Госавтоинспекция сообщает, что в последнее время участились случаи мошенничества в отношении граждан путем сообщения о якобы имевшем место дорожно-транспортном происшествии с участием их родственников и требующейся в связи с этим «помощью».
Мошенники звонят потенциальной жертве (ею, как правило, оказывается человек преклонного возраста) и сообщают, что их близкий родственник совершил дорожно-транспортное происшествие, в котором есть пострадавшие. Представляясь сотрудниками Госавтоинспекции, преступники убеждают доверчивых граждан в том, что возникшую «ситуацию» можно урегулировать за вознаграждение. Они называют требуемую сумму денег и сообщают, где и когда их необходимо будет передать. Спустя некоторое время после передачи денег выясняется, что никакого происшествия не было, а деньги оказались в руках мошенников. Подобный случай произошел 27 ноября в городе Наб.Челны. Неизвестный позвонил на телефон мужчины 1960 года рождения и, представившись сотрудником органов внутренних дел, под предлогом оказания помощи его сыну, якобы ставшему участником ДТП, велел потерпевшему перечислить через платежный терминал на указанные им номера телефонов 100 тысяч рублей...
Поэтому при общении по телефону с незнакомыми людьми нужно проявлять бдительность и сохранять самообладание. Передаваемая по телефону информация требует перепроверки. В первую очередь нужно связаться с родственниками, от имени которых действуют мошенники, или с той организацией, которую они «представляют». О звонке злоумышленников нужно тут же сообщить в отделение полиции.
Если кто-то стал виновником дорожно-транспортного происшествия, сотрудники полиции руководствуются определенным порядком действий. В случае согласия водителя с допущенным нарушением, за которое предусмотрено наказание в виде административного штрафа, в отношении него выносится постановление по делу об административном правонарушении. В случае несогласия с нарушением или если действующим законодательством за данное нарушение предусмотрено наказание в виде лишения водительского удостоверения, составляется протокол об административном правонарушении и назначается административное расследование. Административный штраф подлежит оплате не позднее тридцати дней со дня вступления постановления о наложении штрафа в законную силу. Штрафы можно оплатить и через электронные терминалы.

Признание заслуг
За многолетний добросовестный труд и в связи с 80-летием районной газеты «Сарман» корреспондент газеты Габдрахимова Энзима Азгаровна, оператор компьютера Шаймарданова Назира Гатуфовна, корреспондент отдела местного радиовещания Ганиева Роза Максудовна награждены Почетной грамотой Агентства Республики Татарстан по печати массовым и коммуникациям.

Пенсионным фондом РФ среди журналистов средств массовой информации был объявлен конкурс на лучшее освещение социальной и пенсионной тематики "Доверие"-"Ышаныч".
В нынешнем году он проводился во второй раз. В конкурсе активное участие приняли и журналисты Сармановского информационно-редакционного центра. Корреспондент газеты «Сарман» Зульфия Шарипова и коллектив отдела местного радиовещания удостоились специального диплома Пенсионного фонда РФ.

Подарок нашим
ветеранам и селькорам
В связи с 80-летием газеты ветераны районной печати и старейший селькор «Сарман» Зайтуна Нуретдинова, учитель Сармановской гимназии Кифая Загирова награждены подпиской на первое полугодие следующего года.

Конкурс на лучший
маскарадный костюм
Сармановский информационно-редакционный центр объявляет конкурс среди тех, кто собирается участвовать в новогодних праздниках в различных масках и костюмах.
В конкурсе могут участвовать все – начиная с воспитанников детских садов, школьников до людей пожилого возраста. Вы можете удивить своими необычными костюмами не только близких, друзей, знакомых но и других сармановцев. Снимки в редакцию можно принести записанными на флешку или прямо в фотоаппарате. Они будут публиковаться в газете с 1 по 31 января.

Изменятся реквизиты
С 1 января 2012 года изменяются банковские реквизиты для оплаты услуги по предоставлению сведений государственного кадастра недвижимости (кадастровый паспорт, кадастровая выписка, кадастровый план территории), сообщает районный отдел управления Кадастровой палаты по Республике Татарстан.
Телефон для справок: 2-54-47.

Прием – по предварительной записи
В соответствии с новым регламентом, начиная с декабря прием клиентов на 1 этаже районного управления Пенсионного фонда осуществляется только по предварительной записи.
Телефоны: 074, 2-50-52.

Поздравить можно и через газету…
Думается, в канун Нового года всем приятно получить поздравления.
Ну а прочитать теплые и искренние слова поздравления в свой адрес в газете – приятно вдвойне. Поэтому, уважаемые руководители организаций, предприятий, предприниматели! Спешите поздравить своих работников через газету «Сарман»! Ваши поздравления будут опубликованы в новогоднем номере газеты.
Телефоны для справок: 2-40-31, 2-57-76, 2-42-33.

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS