$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган.
 
 
2018 елда Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең 27 бинасын һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасын ремонтлау планлаштырылган.
 
2017 елда барлыгы 50 миллион сумга Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 26 бинасына һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасына капиталь ремонт ясалган.
 

 
Жәлил бистәсе Советында балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия хөкеменә 3 яшүсмер һәм бер ана язмышы куелды. Төнге якта балигъ булмаган яшүсмерләрнең өлкәннәрдән башка йөрүләре - хокук нормаларын бозу . Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә булсалар, хәлләр тагын да катлаулы.
Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Алабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр. Алдан 26 яшьлек кызның кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде.

Бу хакта “Татар-информ” яза.

 

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул күпер култыксасына баскан, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

Хастаханәгә барудан ул баш тарткан. Әмма бүген табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәм күрсәтеп, аның хәлен уртача дип бәяләгән һәм өенә кайтарып җибәргән. Кызның куллары җәрәхәтләнгән.

http://matbugat.ru/

 

Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы – Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше – Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин.

Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә кирәк икән!

– Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә.

– Чип-чиста татарча сөйләшәсез. Сокланып туеп булмый.

 

– Мондый татар җанлы әти-әниләребез булганда татар телебез бетмәячәк әле. Телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашырга өйрәтү, дөрес тәрбия, туганлык хисләрен тәрбияләү гаиләдән башлана.

– Балаларыгыз сезнең картлыгыгызда игътибарлы, ярдәмчел булачаклар. Чөнки тәрбияне шулай бирәсез.

http://sabantuytatar.ru

 

Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан, 17 нче гыйнвар көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "Халкыбызның күңел былбылы" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәчеләр күргәзмә янында әңгәмә үткәрде, И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар тарафыннан шагыйрьнең балалар өчен чыккан "Аю сатам, кем ала?", "Кар өстендә дөяләр" китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укылды.

Чыганак:https://vk.com/club92151379

17 январьдә якташыбыз – Чукмарлы авылында туып үскән, Татарстанның халык язучысы, РСФСР һәм Татарстан Республикасы дәүләт премияләре лауреаты Аяз Гыйләҗевка 90 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан районда кайбер чаралар үткәрелде. Алар ел буена дәвам итәчәк, халык язучысы зурлап искә алыначак.

В 2018 году в РТ капитально отремонтируют 27 зданий учреждений Главного управления ветеринарии и 15 зданий управлений сельского хозяйства.

(Казань, 18 января, «Татар-информ», Диана Авакян). С 2013 года в РТ построили 126 ветеринарных клиник на сумму 296,1 млн рублей. Также за 4 года в республике капитально отремонтировали 191 здание для ветеринарной службы и управлений сельского хозяйства Татарстана на сумму 230 млн рублей.

В 2018 году запланирован капремонт 27 зданий подведомственных учреждений Главного управления ветеринарии КМ РТ и 15 зданий управлений сельского хозяйства республики. На эти цели выделено 50 млн рублей.

В 2017 году капитально отремонтировали 26 зданий ГУВ КМ РТ и 15 зданий сельхозуправлений на ту же сумму — 50 млн рублей.

Кәбестә салаты рецепты.

2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишер, 2-3 өлеш сарымсакны (яшелчәләр салам кебек турала) 3 литрлы банкага саласың да өстенә тозлык саласың.

Тозлык (рассол) болай ясала: 1 литр суга 0,5стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып банкага саласың да 0,25 стакан (2 аш кашыгы) уксус һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең.

1 тәүлектән соң кәбестәне ашарга була.

 

https://vk.com/tatarshlari

 

Җырчы Салаватның туган көне уңаеннан оештырылган концертта сәхнәгә овчарка менгерделәр. Аңарчы тамаша залыннан сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар, алар арасында Салават та бар, өсләренә бер үк төстәге, бер үк фасондагы кием киеп өлгергән иде инде. Эткә исә Салаватны табу йөкләнгән. Салмак кына, уйчан гына, һәркем янына тукталып берникадәр йөр­гәннән соң, җан иясе Салаватка килеп тезләнде. Залдагылар бу мизгелдә хислә­рен яшерә алмады: шаркылдап көлә-көлә, озаклап кул чапты.

“Вакыт-вакыт кеше кешене танымаган бу чорда этнең тануы – әйбәт фал инде, – дип шаяртасы итте җырчы. – Эт елында бигрәк тә. Болай булгач, эшлибез дә, яшибез дә әле. Ел уңышлы булыр, иншалла. Мин һәркемгә дә эт белән дус булуны, үзара этләш­мичә яшәүне телим”.

 
Җырчының 10 гыйнварда туган көнен концерт белән билгеләп үтүе матур гадәткә әверелде. Бу көнне Салаваттан дус-ишләре дә, өйдә­ге­ләре дә, тамашачы да кызык-мызыклар, кискен фикерләр ишетергә күнек­кән. Алдан бернинди әзер­лексез оештырылган бу тамашада югалып калуың да бик ихтимал. Әмма Салаватка бу куркыныч янамый, киресенчә, аның мөмкин­лек­ләре, таланты гына ачыла. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин әйтмешли, Салават рәттән бер ай концерт куйса да, аларның һәркайсы үзгә булачак, бер-берсен һич кенә дә кабатламаячак. Җырчының тарту көче, осталыгы менә шунда да. Бу халәт инде аның янәшәсендәгеләргә, сәхнә­дәшләренә дә күчә.

4-3 
Дусты Рифкат Миң­не­ханов уенчык, әмма сөй­ләшә торган этләрне кулына тоттыргач, өстәвенә, шулай ук җан дусты Равил Шә­рәфиев: “Сиңа лаек чәчәк­ләр таба алмадым”, – дигән сылтау белән 1000 сумлыкны түш кесәсенә салып куйгач та, җырчының күңеле, кем әйтмешли, күл булды, залдагылар аны чәчәккә күмделәр. Мондый игътибар, җылы мөгамәлә җыр­чыны уйлануларга да этәр­де. Аны татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге нык борчый. “Ни кызганыч, эс­традабыз Илһам абый, Әл­фия апалар юлыннан тайпыла бара, – диде ул. – Көн­чыгыштан көнбатышка юнә­ләбез, бу – тупикка ил­тә торган юл. Кичекмәстән, эс­траданы һич югында элек­кеге халәтенә кайтарырга кирәк”.

 


Туган көн концертында исә менә шушы юнәлеш ачык чагылыш тапты да. Бернинди фонограммасыз, бары бик мәгънәле, моңлы җырлар гына башкарылды ул кичтә, биш сәгатькә якын вакытның үткәне сизелми дә калды. 58 яшен тутырган Салаватның да кәефе күтәрелде, теләге – сәхнәгә аяк баскан беренче елларындагы кебек: “Җырларга да җырларга әле”.

 

 

http://vatantat.ru

 

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 3 из 1346

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS