$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

12, 13, 14 гыйнварда булган комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 40 юл кагыйдәсен бозучы административ җаваплылыкка тартылды.3 кеше исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды. Аларның берсе инде моңа кадәр дә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән гражданин булып чыкты. Моннан тыш 11 кеше куркынычсызлык каешларын кулланмау очрагы, 8 – ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү очраклары ачыкланды.

Узган атнаның бәйрәм ялларында да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2 кеше исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланган иде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Камыр өчен: 
1 пачка-маргаринны эретәм 
2 йомырка 
1 стакан-шикәр комы(песок) 
ярты пачка камыр көпшәкләндергеч(разрых),мин ике порциягә берне салам.Барысын бергә яхшылап болгатам. 
Он салып камыр басам.Кем ничек пешерә ала камырны,элек табага угычтан уа идем,хэзер ялкаулык көчәйде,эшне тизләттем,табага камырны юкарак итеп җәеп салам да,пешереп алам,кайнар килеш уалыйм,җитешмәгән очракта комбайннын эресеннән үткәрәм.,менә бу юлы комбайннан үткәрдем. 
Крем өчен: 
1 банка-вар.сгущёнка 
3 аш калагы бал 
3 аш калагы ак май 
барсын бергә җылытып алам да,камыр өстенә салам,яхшылап болгатам,савытларга салып өям,кем ничек тели.

Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын.

 Иртәләребезне елмаеп, яхшы кәефләр белән башлыйк.Шунда гына көннәребез уңышлы булып, эшләребез гөрләп барыр

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Интернет челтәрендә куелган фотолардан күреп, Алинә хакында шик туган иде. “Җырлыйк әле” тапшыруын караганнан соң, шик акланды. Кызыксынып, якташыбыз белән элемтәгә кердек.

-         Дөрес шикләнгәнсез, шундый уйлар белән яшибез, - диде Алинә.

Кызмы, малаймы көткәннәрен әлегә сер итеп калдырырга булдык, хөрмәтле дуслар. Апрель аенда үзегез белерсез.

-         Синнән башка “Җырлыйк әле” нишләр инде? - дигән сорауга:

Алинә:

-         Тапшыруларны алдан күпләп әзерләп куйдык инде. Сарманлылар да килделәр бәйрәм ялларында. Илһам Шакировка багышланган тапшыру әзерләдек, - дип җавап бирде.  

Уңышлар юлдаш булсын, Алинә, исән-имин булыгыз. 

Фото  Алинә Прокофьева-Кәримованың шәхси битеннән алынды.

 

Маллар арасында котыру авыруы теркәлү уңаеннан карантин игълан ителде.

Бу хакта ТР Президенты сайтында указ урнаштырылды. Мамадышның Түбән Шәндер авылында маллар сату-алу, аларны читкә чыгару тыела. Сөт сатуга да чик куелды.

Чыганак:https://vk.com/atannary

Сөлек мәдәният йортында 13 гыйнвар көнне балалар өчен "Тагы килгән Кыш бабай" исемле чыршы бәйрәме узды.Балалар Кыш бабай,Кар кызы белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар.Бәйрәмгә Убырлы карчык та килгән иде.Килгән кунаклар табышмаклар әйтештеләр,җырладылар,биеделәр,лотерея уенында катнаштылар. Ә инде маскалар булып киенгән куян,төлке,Кызыл калфак бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатларында, газетабыз битләрендә “Кара-каршы элемтә”, “Сорау-җавап”, “Җитәкчегә соравым бар”, “Кыек багана” махсус сәхифәләре булдырылды. Аларда күтәрелгән мәсьәләләр даими рәвештә чишелеш таба, халык белән җитәкчелек арасында аңлашып яшәү мохитен тудыра. Район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 йортларында яшәүчеләрдән ишегалларында караңгы булуы хакында мөрәҗәгать кергән иде. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев хәбәр иткәнчә, халык гозере үтәлгән.

-         Аталган йортлар ихатасында багана утлары куелды. Алдагы 2-3 атна эчендә 63 нче йорт янына тагын бер нокта өстәләчәк, - диде бу уңайдан җитәкче.     

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмә тәбрикләүләрдән башланды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов район Советының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. “Ел лидеры - 2017” республика бәйгесе лауреаты - “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район туры җиңүчеләре – район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миннеголов, матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев Диплом белән бүләкләнделәр.

Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләрендә үтәчәк халык җыеннары графигы белән таныштырды, узган ел булган мөрәҗәгатьләр нигезендә башкарылган эшләргә тукталды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады.

Ләке авыл җирлегендә башкарылган, планлаштырылган эшләр хакында җирлек башлыгы Лилия Шәрипова сөйләде.

Фотолар авторы - Илнур Сибгатуллин

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 7 из 1346

Сегодня 19.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS