$itemmenu= ExamplePages
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Сарманлыларга Татарстан Республикасының Пенсия фонды Бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге күрсәткечләре

01.01.2018 08:55 | Җәмгыять Печать

Сарманлыларга Татарстан Республикасының Пенсия фонды  Бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге күрсәткечләре

Пенсия һәм пособия түләү

2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсиясе 5,8% күтәрелде (1 февральдән 5,4%, 1 апрельдән 0,38% индексацияләнгән). Августа Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316 мең пенсионерның страховой пенсияләренә еллык корректировка кертте.

Нәтиҗәдә 2017 елда эшләмәүче пенсионерларның уртаеллык страховой пенсия күләме 13,2 мен сум тәшкил итә.

2017 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 1,5% индексирование уздырылды. Бү күтәрү 80 мең пенсионерга кагылды. Шулай ук уртаеллык социаль пенсия күләме 8 мен сумм тәшкил итте.

Татарстанда айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган пенсионерлар юк. Республикада барлык эшләмәүче пенсионерларга яшәү минимумына кадәр җитәрлек өстәмә социаль түләү уздырыла. 2017 елда Россия Пенсия фонды 84,5% мең гражданинның пенсиясенә өстәмә Федераль социаль түләү уздырды.

2017 елның гыйнварендә пенсионерлар 5 мең сум күләмендә бер генә мәртәбә була торган түләүне алдылар. Бү түләүне Россиядә яшәүче бөтен пенсионерларда алдылар – шул исәптән 1 130 мең татарстанлылар. Бу максатка 5,6 млрд. сум бирелде.

2017 елның 1 февраленнән 345 мең федераль льгота алучыларның һәр айлык акчалата түләү күләме 5,4% индексировать ителде.

Пенсия фонды бәйрәм көннәре вакытына 2017 елның декаберенең соңгы көннәрендә пенсияне һәм социаль пособия түләүләренә акча бирәчәк. 4 гыйнварьдан башлап “Почта Россия” пенсияне һәм социаль түләүләрне көндәлек график белән илтеп бирәчәчк.

2018 елның 1 гыйнвареннән эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре шул исәптән фиксацияләнгән түләүләр, инфляция прогнозы

күрсәткеченнән 3,7% күбрәк арттырылды. Фиксацияләнгән түләү күләме индексациядән соң аена 4 982,9 сум тәшкил итәчәк, пенсион бал 81,49% сум тәшкил итә (2017 елда 78,58 сум). Уртача еллык картлык буенча страховой пенсия күләме 13 694 сумга кадәр үсәчәк.

2018 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 4,1% арттырычалак. Нәтиҗәдә уртача еллык социаль пенсия 8 306 сумга артачак.

2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның страховой пенсияларына корректировка кертәчәк.

2018 елның 1 февраленнә федераль льготниклар алучы һәр айлык акчалата түләү 3,2% индексировать ителәчәк.

Ана капиталы

Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче Дәүләт программасы рамкалырында 11 ай эчендә 2017 елда Пенсия фонды 19 мең ана капиталы сертификаты бирде. Гомумән программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 247 мең татарстан гаиләләре гариза бирделәр (243 мең сертификат бирелде).

Ана капиталын тоту өчен иң популяр юнәлеш булып тору шартларын яхшырту тора – 93,8% барлык гариза бирүчеләрдән. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле 176 мең татарстан гаиләләре тору шартларын яхшырттылар. Шуларның 153 меңе өлешчә һәм бөтенләй торак кредитларын ана капиталы белән каптладылар. Тагын 23 мең гаилә тору шартларын кредиттан башка яшхырттылар.

Моннан кала региональ ПФР 12 мең гариза балалар укытуга, 52 гариза ана капиталын ананның җиела торган пенсиясына юнәлдерергә кабул итте.

Ана капиталы бөтенләй 76,7% гаилә тотты.

2017 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итә. Ана капиталы программасы эшләү дәверендә 70 млрд. түләнде.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең сДәүләт Думасында 2018 елдан ана капиталын алу һәм тоту кагыйдәлерен кертәләр, атап әйткәндә: ана капиталының программасыны 2021 елнын 31 декаберенә кадәр озайтылачак, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәл дерергә өч еллык мораторий алып ташланды, шулай ук 2018 – 2020 елларда аз милекле гаиләләрдә туган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен ана капиталынан ай саен түләүләр булачак. Бу очракта аз милекле гаиләләргә, кереме бер кешегә РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артыграк булмаганнар керә. Айлык түләүнен күләме түләүнең күләме бу түләү артыннан мөрәҗәгать иткән елның алдан килгән елындагы II кварталында Россия Федерациясе субъектының балалар өчен билгеләнгән яшяү минимумынның күләменә тигез булачак.

 

Электрон сервис

Пенсия фонды электрон сервисларның алга китүе өстендә актив эшләүне дәвам итә. 2017 елда гражданнарның Шәхси кабинетының функцияләре ПФР сайтына мөһим киңәйде, нәтиҗәдә кабинет ПФР линиясе буенча бөтен түләүләрне үз эченә ала: пенсия, ай саен акча түләү, пенсиягә федераль социаль

өстәмә түләү, социаль ярдәм җыелмасы, ана капиталы һәм башкалар, шулай ук бөтен билгеләнгән социаль түләүләр турында информировать итә.

ПФР электрон сервислары белән Пенсия фонды сайтында һәм госулугалар порталында гына кулланырга гына түгел, шулай ук ПФР быел язда смартфоннар өчен мобиль приложениеләр белән дә куллана алуны тәкъдим итте. 2017 елда электрон сервисларны 3 млн. тапкыр кулландылар

Электрон сервислар үсем алу дәверендә пенсия фонды пенсия билгеләү гаризаларын электрон рәвештә бирүчеләрнең артуын терки. Шулай 2017 елда гражданнардан пенсия билгеләү һәм алып килүне алыштыру электрон гаризаларын уртача Татарстан буенча 86,7% тәшкил итә.

Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, 2017 елда Татарстан Республикасы Россияда беренче булып дүртенче буын виртуаль клиент хезмәтен эшләтеп җибәрде (ТВКС 4.0) Виртуаль клиентларга хезмәт күрсәтү – ул «ПФР гражданиның» үзара йогынты ясау системасы, ул Пенсия фондында хезмәт күрсәтүгә бармыйча ярдәм алырга юнәлдерелгән.

Виртуаль клиентлалга хезмәт күрсәтүне җибәрү белән ПФР клиентларына ярдәм, консультация, документларга заказ бирү һәм телефон аша справка бирү терминал аша, ПФР сайтындагы Шәхси кабинет һәм госуслугалар порталын куллану мөмкинчелеге бар. Моннан кала «Бот», тормышка ашырылган һәм автоматик пенсия законодательствосы буенча еш бирелүче сорауларга җавап бирүче мессенджер Телеграм кебек сервислар да эшли.

 

ФРИ һәм ЕГИССО

2017 елда Пенсия фонды ике федераль проектны тормышка ашыру өстендә эшләүне дәвам итә: инвалидларның Федераль реестры һәм социаль тәэмин итү буенча бердәм Дәүләт информацион система. ФРИ һәм ЕГИССО барлык бюджет дәрәҗәләреннән дәүләт социаль ярдәмен алучы барык гражданырга категория буена бөтен социаль льготалар комплексын хисапка алырга ярдәм итә. Аларның тормышка ашырылулары социаль расходларның эффективлылыгын һәм гражданнарның социаль ярдәм алырга хокукларының белдерү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинчелек бирә.

Инвалидларның Федераль реестрына гражданнарга инвалидность бирелү турында информация, МСЭ тәкъдим иткән һәм тормышка ашырылган реабилитация программалары һәм башка инвалидларга социаль түләүләр керә. Бу инвалидларның ярдәм алу өчен кирәк булган документларын күптапкыр һәм төрле хакимият органнары арасында документ алышудан котылырга ярдәм итә. ФРИ ярдәмендә Дәүләт бер тәрәзә моделе белән төрле параметлар буенча инвалидларга ярдәм программасы анализлау өчен статистик информация ала алалар – бу реабилитация өчен кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү яки белем бирү хезмәтен күрсәтү.

ФРИ информацион система буларак 2017 елның 1 гыйнварендә эксплуатациягә кертелде. 2016 елның ахырыннан тәҗрибә режимында инвалидның Шәхси кабинеты һәм мобильный приложениясе эшли.

2017 елда Татарстан инвалидность буенча пенсия билгеләү һәм «инвалидларның Федераль реестры» Дәүләт Федераль информацион

системасыннан алган төп мәгълүмат нигезендә ай саен акчалата түләү буенча пилотный проектка керде.

2018 елда информация белән тәэмин итүчеләрнең исемлеге һәм реестрга тапшырылачак Шәхси кабинетның функционалын тематик форумнар булдыру, ФРИ һәм ЕГИССО интеграцияләү үстереләчәк.

ЕГИССО – Россиядә персональ рәвештә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында Хакимият органнарына актуаль информация бирәчәк һәм аккумулировать итәчәк. Шушы тулы информацияне бер урыннан ала алу, хакимият органнарына социаль тәэмин итү буенча һәр гражданин турында тулы картина күрсәтәчәк һәм аның мохтаҗлыгы һәм социаль ярдәмгә мохтаҗлыгы турында карар кылырга булышачак.

2017 елда ПФР ЕГИССО платформасын эшләүне тәмамлады, системаны тәҗрибәле эксплуатациягә кертте һәм шуңа тәэмин итүче һәм информация белән кулланучын дәүләт хакимияте органнарын тоташтыра. ЕГИССО – сәнәгат эксплуатациясенә кулланышына 2018 елның гыйнвареннән кертеләчәк. Моннан кала 2018 елда госуслугалар порталында ЕГИССО гражданнарга информация бирү сервисын җибәрәчәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 20.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS