$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (4358)


Бүген безнең балалар бакчасыннан зурлар төркеме сәнгать мәктәбенә мастер-класска бардылар. Анда Әлфия Салимхановна безгә татар киемнәре , аларның бизәлешләре турында сөйләде. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең күп көчен, матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын салган. Шулар турында мәглүмәтьне балаларга җиткерде.Әлфия Салимхановна аяк киемнәренең бизәкләрен ничек итеп ясарга, күн белән эшне ничек итеп башкарырга кирәклеге турында сөйләде һәм күрсәтте. Балалар бик теләп, кызыксынып какрадылар. Ә иң ахырында балаларга сәнгать мәктәбе истәлеге итеп Әлфия Салимхановна бүләк өләште.

“Ләйсән” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Лилия  Шакирова

Зурлар төркеме тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова

Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан район мәктәпләрендә төрле чаралар - әдәби кичәләр, язучының иҗатына багышланган рәсем һәм кроссворд конкурслары үткәрелә, китап күргәзмәләре оештырыла, укучылар язучының әсәрләре буенча спектакльләр әзерлиләр. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. 

Асия һәрнәрсәгә гашыйк. Күзләре күрмәсә дә, ул үзенең нечкә күңеле аша сәламәт кеше тоймаганнарны да тоя. Матур итеп рәсем ясый, чит илдә дә дуслары бара. Яхшы итеп русча сөйләшә, үзлегеннән испан, инглиз телләрен өйрәнә, бик кызыксынучан кыз. Сәнгатьле уку бәйгесендә җиңүләре бар. Актерлык осталыгына да ия. Барлык гүзәл сыйфатларны тәрбияләгән әнисенә рәхмәтле ул. Кадерлесенә атап сөйләгән шигыре беркемне дә битараф калдырмас.

“Яшәүдән туеп булмый” ди халык. Кемнең генә өлкән яшькә җитеп, оныклар тәрбияләп, тыныч картлык кичерәсе килми икән? “Халык медицинасы” бу җәһәттән нәрсә тәкъдим итә соң? Гомерне озайтучы 10 ризыкка игътибар итик әле.

Әлеге “унлыкта” солы боткасы иң соңгы урында тора. Ул кандагы шикәрне киметә, эчәк эшчәнлеген яхшырта, ашказаны эшләмәүдән инте­гүчеләргә бик файдалы.

9нчы урында – сарымсак. Ул организмдагы зарарлы матдәләрнең эшчәнлеген киметә, кан басымын төшерә, баш мие күзәнәкләренә файдалы. Организмның яман шеш авыруына каршылыгын көчәйтә.

8нче урында – яшел чәй. Бу чәйдәге антиоксидантлар күләме бер порция яшелчәгә тигез. Йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларына каршы “көрәшче”. Кандагы шикәрне киметә, кан басымын төшерә.

Белгечләр диңгез балыгын җи­денче урынга билгели. Атнасына 5 тапкыр майлы диңгез балыгын ашау йөрәк өянәге авыруы мөмкинлеген 54 процентка киметә.

6нчы урында – какао. Бу эчемлектә антиоксидантлар бик күп. Ашказаны җәрәхәте авыруыннан ярдәм итә, иммунитетны ныгыта.

 

5нче урында – шыттырылган бодай. Организмны токсиннардан чис­тарта, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.

Алма – дүртенче урында. Җи­мештә тимер, йод күп. Алма организмны чистарта, холестеринны киметә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы тора.

Виноград өченче урынны били. Виноградның төсе никадәр карарак булса, шулкадәр файдалырак. Ви­ноградның нәкъ кабыгы һәм төшләре файдалы! Андагы антиоксидантлар Е витаминыннан берничә дистә тапкыр күбрәк.

2нче урында – помидор. Ликопин – көчле табигый антиоксидантларның берсе. Бу матдә помидорда бик күп. Иммунитетка көчле йогынты ясый, матдәләр алышынуга уңай тәэсир итә.

Беренчелек – кара җиләктә. Ул – антоцианидин чыганагы, димәк, иң көчле антиоксидантка ия. Бу җиләкне күпләр күрү сәләтен яхшыртучы дип белә. Әмма ул бик күп органнар эшчәнлеген көйли, картаюга каршы тора. Нерв авыруларыннан файдалы, кан тамырларын ныгыта, кандагы шикәрне киметә һәм башка бик күп авырулардан ярдәм итә.

http://kiziltan.ru/

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.

«Тимербатыр» лагеренең эшли башлаганына ике ел икән. Аның төп юнәлеше – робототехника һәм инглиз сөйләм теле. Лагерь җитәкчелеге Уфаның волонтерлар белән алмашу буенча «AIESEC» Халыкара оешмасына мөрәҗәгать итеп, төрле илләрдән лагерьга волонтерлар җәлеп итәләр. Лагерь һәр каникулда эшли. Бирегә кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында берешәр волонтер килә. Лагерь җитәкчелеге бу юлы да «AIESEC» оешмасына мөрәҗәгать иткән. Төп таләпләрнең берсе – волонтер рус телен белмәскә тиеш булган. Шулай булганда укучылар инглиз телен яхшырак үзләштерәләр икән. Кирәкле кеше… Африкада табылган!

Африка егетенә Уфада бик ошаган

Фарук Ганди үзе русча да, татарча да, башкортча да белми. Бары тик инглиз телендә генә сөйләшә. Шуңа да үземнең студент чагымда Америка Кушма Штатларында шомарган тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде – аның белән инглиз телендә аралаштык.

27 яшьлек Африка егетенең Россиягә әле беренче тапкыр гына килүе икән. Безнең ил лагерьларында укытучы-волонтер булып эшләве дә – тәүге тапкыр. Ә моңа кадәр Ганада волонтер булып хезмәт куйганы бар. Ул андагы балаларны да шулай ук инглиз теленә өйрәткән.

– Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Шуңа Уфага эшләргә килдем дә. «Тимербатыр» лагеренда балаларга инглиз телен өйрәттем. Бик яраттым үзләрен. Африка һәм Россия балалары арасында шактый аермалар барлыгын да аңладым. Мисал өчен, сезнең илдәге балалар бик кызыксынучан, бик күп сораулар яудыра, күп төрле әйберләрне белергә тели, – ди егет.

Фарук шушы лагерьда эшләү вакытында Башкортостанның Бөрян районындагы Әбделмәмбәт авылында яшәгән, Россиянең һәм Башкортостанның мәдәнияте белән танышкан. Биредә аңа бик ошаган. Төрле тәҗрибә тупладым, ди ул. «Хәтта чаңгыга да бастым! Монда карны беренче тапкыр күрдем. Бу авылның кешеләре бик ачык, гаилә җанлы. Башкортостан мәдәниятен дә бик яраттым. Аларның җырлары, биюләре, телләре дә ошады. Хәтта берничә сүз дә өйрәнә алдым. Хәзер «яхшы», «пока», «как дела?» дия беләм, – дип искә ала ул.

Хәзерге вакытта егет – Уфа шәһәрендә. Бераз ял иткәннән соң, тагын бер лагерьда атна дәвамында укытучы-волонтер булып эшләячәк. Шуннан соң гына кире үзенең туган ягына – Ганага кайтып китәчәк. Беренчесе, ләкин соңгысы булмасын, дип әйтәләр. Фарук та шулай ди. Ул киләчәктә башка илләрдә дә волонтер булып эшләргә каршы түгел.

Егетнең Африкада төп эше бар. Ул Gold Mines Limited ширкәтендә сыйфат тикшерү хезмәткәре булып эшли. Бу – алтын эшкәртә торган оешма.

«Атта да йөрттек, чана да шудырдык»

 

Башкортостанның Бөрьян районындагы “Тимербатыр” мәктәп лагерен оештыручысы, Әбделмәмбәт урта мәктәбе директоры Инсур Үтәбәев – Фарук белән якыннан аралашкан кеше. Без аның белән дә элемтәгә кердек.

– Фарук үзе дә бик яхшы гаиләдән, Россиядәге төрле халыкларның мәдәнияте белән танышырга килгән. Ул балаларны бик ярата. Җырларга, биюгә дә мөкиббән. Безнең укучылар да аны бик ошатты, чөнки, беренчедән, ул – мөселман, икенчедән, балалар белән күңелен биреп эшли. Ул алар белән һәрвакыт булды, төрле чаралар уздырды. Авыл халкы белән очрашты, яшьләр белән спортзалда төрле уеннар уйнады, – ди Инсур Рамил улы.

– Фарук балалар белән бары тик инглизчә генә аралашты. Дәресләрен уен форматында уздырды. Балалар үзләре дә инглиз телендә сөйләшергә тырышты. Хәер, волонтерның үзен дә күп нәрсәгә өйрәттек. Әйтик, русча сүзләргә өйрәттек, Россия турында сөйләдек. Моңарчы Фарукның карны бер дә күргәне булмаган. Аңа чана шудырдык, атта йөрттек, тимераякка бастырдык. Бездәге азык-төлекнең, ашауның нинди икәнен дә күрде, – ди Инсур әфәнде.

Бездә инглиз телендә аралашу бөтенләй юк. Шуңа да «Тимербатыр»га йөрүче балалар Фарукның дәресләре вакытында үзләренең инглиз телен бик үк яхшы белмәвен һәм бу телнең мөһимлеген аңлый. Укучыларда бу фәнгә караш та үзгәргән, балалар бертавыштан аны өйрәнергә кирәк дигән икергә килгән. «Тимербатыр»да тулы бер көн волонтер килгән илнең мәдәнияте белән таныштыруга багышлана. Башкортостан балалары үзләренең мәдәнияте белән генә таныштырып калмыйча, Гана республикасының милли киемнәрен, җырларын, биюләрен турында да кызыксынып тыңлый.

Төрле илләрнең мәдәниятләре белән танышырга теләүче егет шулай итеп элек бер дә күрмәгән җирләрне күреп киткән. Тел Киевка кадәр илтә, диләр. Бу юлы Фарукны инглиз теле Уфага кадәр җиткергән. Киләсе тукталышы кайда булыр? Монысы әлегә билгесез.

http://yalkyn.com

 

 
Бәла аяк астында йөри диләр. Австралиядә яшәүче 16 яшьлек Монти Гринслейд һәм 17 яшьлек Гэйб Видлер көтмәгәндә фаҗигагә дучар була.
Дуслар су коенган җирдән бата башлыйлар. Шторм башланганлыктан, коткаручыларның көймәсе алар янына тиз арада барып җитә алмый. Инде беттеләр болар дигәндә яшүсмерләр янына пилотсыз квадрокоптер җибәрү фикере туа. Шулай эшлиләр дә.
 
Шулай итеп, кабартылган көймә беркетелгән дрон чак батып үлмәгән ике егетне коткара, дип яза Тhe Daily Mail.

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=21199

Быел Сары җир Эте елына аяк бастык. Шәрык календаре буенча эт – бик позитив карашлы хайван. Тормышыбыз да гел уңай гына барсын, дип телибез. Эт - тугры дустыбыз, дияргә яратабыз. Якын итеп, аның белән шаярабыз, уйныйбыз, иң матур исемне кушабыз. Әйдәгез, кадерле дуслар, барлап алыйк әле. Этегезнең исеме ничек, без дә белик әле.Этләрегезнең исемнәрен комментарийларда калдырыгыз.

28 январь көнне Мортыштамак мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" комедиясен куячак. Төп рольдә - якташыбыз Эдуард Латыйпов.

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.
(Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла.
 
2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны файдалануга тапшыру тантанасына да килер, дип көтелә.
 
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. Урыссудагы яңа мәктәпкә бистәдәге гимназия һәм 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе күченәчәк. Әлеге уку йортлары Бөек Ватан сугышыннан соң төзелгән иске биналарда урнашкан.
 
Яңа мәктәптә 27 уку кабинеты, остаханәләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уен бүлмәсе бар.
 
«Биредә гимназия класслары да, гадәти һәм инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган сыйныфлар да булачак. X-XI сыйныф укучыларына профиль белеме (аграр, социаль-гуманитар, физик-математик профиль) биреләчәк, шулай ук универсаль класслар да бар», - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Гүзәл Гыйләҗева.
 
Мәктәптә 400гә якын бала белем алыр, дип көтелә. Гимназия һәм 4нче мәктәп укучыларыннан тыш, өч автобус көн саен Иске һәм Кече Урыссу авыллары, Подгорный бистәсеннән балаларны мәктәпкә алып киләчәк. 
 

Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка артачак. Бу хакта  Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән комитет рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2018 елның 1 нче гыйнварыннан гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен арттыру каралмаган.

Быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя - куб.м. өчен 5,48 сум (НДС белән). 2017 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул артмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 проценттан да күбрәккә артмаячак. 2018 елның 1 нче июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6 процент күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.

“Шәһәр торак пунктларында аерым тәртиптә стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән булганча - 0,7 коэффициент белән билгеләнгән”, - дип белдерде Марат Зарипов.

Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2 процент дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.

Су белән тәэминат өчен 1 нче июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан). Юынтык суларны агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7 процентка арта.

Гөлнар Гарифуллина

Фото: prav.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar/

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 436

Бүген 19.01.18

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2018 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS