$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Сәламәтлек саклау
Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау (247)


Препаратларның кабына махсус билгеләр төшереләчәк, аларны самартфоннар ярдәмендә күреп булачак.
2018 елда Россия даруханәләрендә 100 сумнан кыйммәтрәк торган препаратларга тамга суга башлаячаклар. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.
«Хәзерге вакытта шул хакта фикер алышулар бара, 2018 елда даруларның күбесенә тамга сугачаклар. 50 сумнан арзанрак торган даруларга 2019 елның беренче кварталында чират җитәчәк», - дип ачыклык кертте Скворцова.
Биредә сүз препаратларның кабындагы махсус билгеләр турында бара, аларны самртфоннар ярдәмендә күреп булачак. Алар буенча легаль булмаган даруларны «яраксызга чыгару», шулай ук аларны кайда сатуларын ачыклау мөмкинлеге туачак. Киләчәктә препаратның бәясе арттырылмаганмы икәнлеген дә белеп булачак.
Иң элек иң кыйммәтле даруларга, ә 2019 ел башында арзаннарына да тамга суга башлаячаклар.
http://tatar-inform.tatar/
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса.

Андагы витамин һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан коткара. Составындагы пектин матдәсе ашазаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияләрне куа, кан тамыры-йөрәк авыруларына профилактика ясый. Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамыры стеналарын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан да саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә коткара. Хөрмә шулай ук казналарны да ныгыта. 

Шикәр чире, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.

Фото һәм материал:https://vk.com/atannary алынды.

 

  • Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты – вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ – 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан – 87 нче, Кытай – 115 нче, Казахстан – 119 нчы урында.
    Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән.
    Ботендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар узды. Китапханәдә "Сак бул-СПИД!!!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
    Сыйныфларда "Тайгак юлдан атлама!"исеме астында класс сәгатьләре узды. 8-9 нчы сыйныф укучылар белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды. “Сез бүген нинди көн икәнен беләсезме?” дигән сорауга күпчелеге “Спидка каршы көрәш көне” дип җавап бирде. Ә ике авылдашыбыздан “Инвалидлар көне” дигән җавап алдык. Афәрин, авылдашлар! Анысы да хак.
    1-4 нче сыйныфларда “Без барыбыз да бертөрле” исеме астында класс сәгате узды. “Инвалидлар” декадасын бүген башлап җибәрдек. Ул уңайдан бик күп чаралар уздыру күздә тотыла.
    Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
  • фото:https://vk.com/atannary алынды.
  •  
     
     
  •  
  •  

Ачык ит пирогы.

Кирәк булачак:

Камыр өчен:

-200 гр.бәрәңге;

-1 ст.он;

-1 йомырка;

-50 гр. ак май;

-тәменчә тоз

Эчлек:

-400 гр.иттарткычтан чыккан ит;

-1 суган;

-150-200 гр.кәбестә;

-2 йомырка;

-2 помидор;

-100 гр.сыр;

-тоз;

Әзерләнү:

Бәрәңгене пешерергә куябыз. Эчлек әзерли башлыйбыз: 

-кәбестәне су салып 5-10 минут пешереп алабыз;

-аерым табада фарш белән суганны кыздырабыз;

-барысын бергә кушабыз.

Пешкән бәрәңгене изәбез+май+ йомырка+он өстибез. Камыр ясап, табага җәябез. Өстенә эчлек салабыз. 2 йомырканы сметана белән болгатып, пирог өстенә агызабыз. Телемләп помидор тезәбез, сыр сибәбез. 200 гр. кыздырылган мичтә 40 минут пешерәбез.

 

Табиб һөнәре – җир йөзендә иң кирәкле. Иң авыр, шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калудан да мәрхәмәтлерәк эш бармы икән? Көн дими, төн дими алар кеше сәламәтлеге сагында торалар. Илексаз авылында бу игелекле хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаучы – ул Лилия апа Илдусова. Авылыбызда әле ул күптән түгел генә эшли башлады. 
Ул балачактан ук ул ак халатлы шәфкать ияләренә сокланып, табиб булып уйнарга яраткан. Җиткән кыз булгач та, ул балачак хыялын тормышка ашырган. Авыруларга карата һәрвакыт бик игътибарлы, ихтирамлы ул. Тырыш, карусыз, сабыр булганы өчен хезмәттәшләре дә, авылдашлар да хөрмәт итәләр үзен. 
Укучыларга Лилия Илдусова бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен сөйләп китте: нинди имтиханнар бирәсен, кайларда укып була, ә моның өчен мәктәп бусагасын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган аттестат кирәклегенә дә басым ясады. Шулай ук бу атнада бара торган “СПИДка каршы көрәш” кысаларында ул кайбер фактларга тукталып үтте. СПИДның таралуы, нинди авыру булуы, нинди чааралар күрергә кирәклеге – барысын да бәян итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты – вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ – 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан – 87 нче, Кытай – 115 нче, Казахстан – 119 нчы урында. 
Ел саен бу көн дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән. 
- «Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Бүген атналыкта узучы чаралар белән таныштырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды, - дип хәбәр итә Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина.

фото һәм язма материалны Гөләндәм Хәлиуллина җибәрде.

26 ноябрь көнне СПИДка каршы көрәш атналыгы кысаларында, Колмәт авылы халкы һәм балалары, ВИЧ - инфекция һәм СПИДның таралуына каршы булуыбызны белдердек.

Язма материал һәм фотоны Гульнур Газизова җибәрде.

 

 

Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашап, кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын 25 процентка диярлек һәм инсульттан үлү ихтималын киметә. Бу турыда туклану рационының 200 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә ни рәвешле йогынты ясавын тикшергән Гарвард университеты галимнәре белдерде. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.

32 ел дәвам иткән тикшеренүдә 210 мең шәфкать туташы һәм табиб катнашкан. Тикшеренү вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларының – 14 мең, йөрәктә ишемия авыруларының – 8300дә артык, инсультның 5900 очрагы теркәлгән. Аларның кайберләре үлем белән тәмамланган.

Галимнәр фикеренчә, гомерне озынайтуда, шулай ук инфаркт һәм инсультны кисәтүдә ашарга яраклы чикләвекләрнең барлык төрләре дә (әстерхан чикләвеге, бадәм, фундук, кешью, пекан, шулай ук арахис) сизелерлек роль уйнаган.

фото һәм материал:https://vk.com/atannary алынды.

 

Чәйне ничек дөрес итеп эчәләр соң? 

Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин. 

Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы

Фото һәм материал: https://vk.com/sabatannargroup 

Моның өчен бәрәңге, каймак, су, сыр, яшел тәмләткеч, суган, тоз, борыч кирәк.

Каймак белән суны бертигез күләмдә алып, яхшылап болгатабыз.

Суганны боҗралап, бәрәңгене юка гына телемнәргә турыйбыз. Майлы табага суган белән бәрәңгене катламлап салабыз. Һәр катлам өстенә тоз сибәбез. Иң өскә каймаклы катнашманы агызып, вак итеп туралган яшел тәмләткеч сибәбез. 

45-50 минут пешкәч, өстенә уылган сыр сибеп, тагын 15 минут газ мичендә тотып алабыз.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 25

Бүген 19.01.18

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2018 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS