$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Мәгариф
Мәгариф

Мәгариф (600)


6-7 декабрь көннәрендә район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелгән иде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче “Мин һәм минем караш”, “Мин йөрәгемне балаларга бирәм”, “Түгәрәк өстәл” номинацияләрендә үзара көч сынашты.

I урынга – Җәлил поселогының 1 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, II урынга – Җәлил поселогының 7 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нургалиева,  III урынга район үзәгенең 3 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова лаек булды.

Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, Зөлфия Нургалиева һәм Гөлфинә Фәсхетдинова район данын зона этабында яклаячаклар. Без аларга уңышлар, сабырлык һәм ихтыяр көче телибез!

Фото һәм язма авторы Зөлфия Шәрипова

 

Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды.

 

«Шуның 2,4 миллиарды — укытучыларның, 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк», — диелә әлеге документта.

Акча Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү кысаларында бүленә.

материал: https://vk.com/atannary

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

2018 елның 1 сентябреннән Русия студентларының стипендияләре 4 процентка артачак.

Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерүенчә, 2018 елда стипендия фонды күләме 3 млрд 700 млн сумга артачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Материал: http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aldagy-uku-elynda-stipendiya-artachak

 

Район мәгариф бүлегенең утырышлар залында гомумбелем бирү учреждениеләрендә балалар хәрәкәтен үстерү мәсьәләсенә багышланган “Бердәмлек” балалар иҗтимагый берләшмәләре  район советының киңәшмәсе үтте. Анда балалар берләшмәләре активистлары, педагог-оештыручылар катнашты. Хәрәкәт активистлары үзләре укый торган мәктәпләрдә алып барыла торган чаралар белән таныштырдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

фото һәм язма материал авторы Роза Ганиева 

Әни! Әнием! Нинди матур , назлы сүз. Әни дип эндәшү күңелгә үк рәхәт. Әниең булу нинди зур бәхет!

     Ноябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләм әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар күңелләрендәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җыр-бию, шигырьләр аша ирештерделәр. “Кояшта-кунакта” исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларының чын артистлар кебек уйнаулары әниләр күңеленә хуш килде. Ахырдан укучылар үз куллары белән ясалган бүләкләрен газиз әниләренә тапшырдылар. Кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды

Шушы көннәрдә Сарман төбәгендә әдәбият, сәнгать өлкәсендә эз калдырган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре, фоторәсемнәре, иҗатларыннан үрнәкләр тупланган “Илһамлы Сарман” дигән антология дөнья күрде. Ул төбәгебез тарихы, мәдәнияте белән кызыксынган киң катлам укучыларга адреслана. Антологиянең төзүчесе һәм мөхәррире – Сарманда яшәп иҗат итүче тарихчы галим, язучы һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин. Аңа иҗат үрнәкләре кергән авторлар китапны район үзәк китапханәсеннән ала алалар.

Кеше үзенең җиде буын туганнарын белергә тиеш, диләр. Кызганычка каршы, хәзер күпләр иң якын туганнары белән дә сирәк аралашалар, хәтта аларның балалары бер-берсен белмиләр. Тамырлары республикага танылган шәхесләр биргән Күтәмәле авылыннан булган Таҗиев Миргазиян Зәки улы, үзләренең буын чылбырын барлап, әлеге нәселдән булганнарны берләштерү максатыннан, аларга багышланган фотоальбом бастырып чыгарган. «От чистого истока» дип исемләнгән бу альбом өч томда бастырылган. Ул Таҗиевлар нәселеннән булганнарга гына түгел, һәркем өчен кызыклы. Миргазиян Зәки улы үз буыны яшьләре бу традицияне – альбом ясауны дәвам итәренә ышана. Бу үрнәк, бәлки, башкаларны да шушы эшкә этәрер?!

Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. 

Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романының татарчага тәрҗемәсе.

"Басма варианты ярты ел эчендә бер мең тираж белән сатылып бетте. Ә ихтыяҗ бар, кешеләр сорый. Шуңа күрә без аларны үзебезнең сайтка юнәлтәбез. Бәлки шуңа күрәдер бу китапның электрон варианты иң популярыдыр. Шунысы кызык: икенче урында, мәсәлән, электрон китаплар арасында, русча, инглизчә һәм татарча – өч телдәге компьютер терминнары сүзлеге. Күрәсең, бу терминнар сүзлеге интернетта да урнашкач, электрон вариантын сатып алучылар саны да күп. Ул безнең сайтка күбрәк компьютер белән кызыксынган кешеләрнең керүен дәлилли", - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Нәшрият директоры әйтүенчә, басма китаплар арасында популярлык буенча беренче урында – Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабы.

"Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм әле дә сатылган китапларның лидеры дип әйтергә була. Ә тулаем алып карасак, сатылган китапларың 70 процентын диярлек балалар өчен язылган китаплар алып тора. Тарихи китапларга да ихтыяҗ бар. Без еш кына татарлар күпләп яши торган регионнарга ярминкәләргә барабыз. Шул ярминкәләрдә катнашырга, үзебезнең продукцияне җиткерергә тырышабыз. Анда, беренче чиратта, татарлар тарихы турында китаплар сатыла. Казан буенча юлкүрсәткеч китап та популяр, күп сатыла торган китапларның берсе. Ул өч телдә. Чит төбәкләрдә яши торган татарлар Казанны сагына. Алар кайчан да булса Казанга килергә ниятли. "Нинди китап алыйк?” дип сораучыларга без шушы китапны тәкъдим итәбез", - дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.

Илексаз мәктәбендә балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" башланды. Бу атна кысаларында күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүген исә участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы мәктәп укучылары белән очрашып, кисәтү әңгәмәсе үткәрде. Ул җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итте. Шулай ук укучылар ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясап куелды.

 

2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели.

 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнде. 2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели. Бу пенсияләргә федераль өстәмәләр күләмен ачыклау өчен башкарыла, дип аңлатты ТР Дәүләт Советы депутатларына республика икътисад министры Артем Здунов.

Аның сүзләренчә, 2017 елның 1 сенятбренә булган мәгълүматлар буенча, пенсияләренә федераль өстәмәләрне 88542 пенсионер ала. Бу барлык пенсионерларның 7, 8 процентын тәшкил итә. Шунысы да мәгълүм, федераль өстәмәләрнең уртача күләме 1614 сумны тәшкил иткән.

Әлеге максатларда федераль бюджеттан 8 айга 1,3 млрд сум күләмендә акча тотылган.
2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 8232 сум дип тәкъдим ителде.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 60

Бүген 20.01.18

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2018 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS