$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Бу мөһим
Бу мөһим

Бу мөһим (297)

Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылды
Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады.
 
Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак.
 
Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы дәвалау, гаиләнең торак шартларын яхшырту) үз көчендә кала, дип хәбәр итә "Татар-информ".  
 
Моңка кадәр документ Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Кыш әле яңа баш­лан­ды, ә ин­де рес­пуб­ли­ка­да боз ас­ты­на ки­тү оч­рак­ла­ры ту­рын­да хә­бәр­ләр ише­те­лә баш­ла­ды. Алай гы­на да тү­гел, алар уз­ган ел­да­гы­га ка­рый ике тап­кыр ар­тыг­рак та тер­кәл­гән. Мон­дый бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры бул­ма­сын өчен һәм алар­га та­ры­ган­да, ниш­ләр­гә соң? Бу уңай­дан граж­дан­нар­ны сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се Ра­мил Гос­ма­нов ки­ңәш­лә­рен җит­ке­рә­без.

– Бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры боз­да үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­рен бел­мәү яи­сә алар­ны үтә­мәү­дән ки­леп чы­га. Боз, ике-өч ат­на то­таш сал­кын­нар тор­ган­нан соң, кур­кы­ныч­сыз­га әй­лә­нә. Тик кыс­ка гы­на ва­кыт­ка җы­лы­тып ал­ган­да да, ул көп­шәк­лә­нә, нык­лы­гын югал­та. Ке­ше үзе ге­нә 6-7 сан­ти­метр ка­лын­лык­та­гы боз­дан чы­га ал­са, төр­кем бе­лән бул­ган­да, боз­ның ка­лын­лы­гы 7-12 сан­ти­метрдан ким бу­лмаска ти­еш. Боз­ның нык­лы­гын аның тө­се­нә ка­рап бил­ге­ләп бу­ла. Ул зәң­гәр­су яки яшь­келт төс­тә икән, нык­лы, ди­гән сүз. Ә ак­сыл яки сар­гылт төс­кә ке­рү нык­лы­гын югал­ту­ны аң­ла­та. Чиш­мә­ләр чык­кан җир­дә, агым көч­ле урын­нар­да, шу­лай ук кар ас­тын­да боз юка­рак бу­ла. 

Аяк ас­тын­да боз ва­ты­лып, су­га тө­шеп кит­кән­дә, иң мө­һи­ме – па­ни­ка­га би­рел­мәс­кә. Та­я­ну мәй­да­ны зур­рак бул­сын өчен, кул­лар­ны боз­га җә­еп сал­ып, кис­кен хә­рә­кәт­ләр яса­мый­ча, күк­рәк бе­лән шу­ы­шып чы­гар­га, баш­та тә­гә­рәп, ан­нан шу­ы­шып кил­гән юл­дан ки­ре­гә ба­рыр­га ки­рәк. Яр­да яки кур­кыныч­сыз җир­дә кар­га ау­нау кар­ның су­ны сең­де­рү­е­нә ки­те­рә. Ан­нан җы­лы­ну, ки­бү уры­ны ка­рый­сы бу­ла.

Әгәр сез­нең күз ал­дын­да бе­рәр­се су­га тө­шеп кит­сә, кы­ч­кы­рып, яр­дәм­гә ки­лү­е­гез­не әй­те­гез. Яны­на шу­ы­шып кы­на ба­рыр­га кирәк. Ас­ка са­лыр­га олы­рак так­та, фа­нер ки­сә­ге бул­са, ях­шы. Боз­ның кы­ры­на ук кил­мәс­кә, су­га төш­кән ке­ше­гә та­як, бау, ка­еш ише әй­бер ыр­гы­тыр­га һәм аны тар­тып алыр­га ки­рәк.

Боз­да үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­рен үтә­сә­гез, тор­мы­шы­гыз­га кур­кы­ныч яна­мас.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Норлат юлында юл һәлакәте булган.Юлларда бозлавык,сак йөрегез,дуслар!   

Фотолар:https://vk.com/djalil_dps алынды.

 

Барлык почта бүлекчәләрендә бары тик 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр генә дәвам итә.Бу көннәрдә "Сарман"га ташламалы бәяләрдән -616 сум 50 тиенгә языла аласыз!   

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Район газетасына 2018 елның беренче яртысына яздыру бара."Сарман"га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен -669 сум,оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә."Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин.

Район газетасына альтернатив яздыру да бара.Аңа редакциядә язылып,шуннан яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан килеп аласы була."Сарман"га альтернатив язылу бәясе -350 сум,"Новый Сарман"-250 сум.

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара.

Татарстан Республикасы территориясендә жәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан бу категория юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл хәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә.

Быел Татарстан Республикасы территориясендә 1215 жәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлде, нәтижәдә 88 кеше үлде, 1151 төрле дәрәжәдәге тән жәрәхәтләре алдылар. Безнен Сарманда жәяүлеләр катнашында 4 хәлакәт булды.

Татарстанда юл кичүләрендэ 476 бәрдерү очрагы булды, аларда 13 кешенең гомере өзелде һәм 474 кеше зыян күрде. 13 ноябрьдән Татарстанда «Жәяүле кичүе» профилактик чарасы башлана. Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Республика юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелә. Һәм аның максаты юл кичүләрендә булган кимчелекләрне ачыклау (юлда сызылган разметканың күренмәве), жәяүлеләр катнашында хәлакәтләрне кисәтү.

Ун көнлек кысаларында жәяүлеләргә жәяүле кичүләрендә юл бирмәү, юлны тиеш булмаган урыннан чыгу очраклары аерым игътибар астына алына. Жәяүле бәрдерү очракларының күбесе тәүлекнең карангы вакытына туры килгәнлектән жәяүлеләр тарафыннан махсус яктырткыч элементлар куллану да контрольдә тотылачак.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең

Сарман районында профилактика бүлеге житәкчесе: А.Р.Ситдикова

фото һәм материалны  район ЮХИДИ бүлекчәсе җибәрде. 

Тормышта төрле хәлләр була,аның бәла-казасы да килеп чыгарга мөмкин.Теге яки бу куркыныч янаганда,халыкны радио-телевидение аша кисәтәләр,тревога сигналы бирәләр.Һәркем мондый очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш.    

Тулы мәгълүматны ссылкалар буенча укыгыз:

https://vk.com/doc200499291_454411430

https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;2

https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;4

фото :https://pixabay.com/ru/пожар-открытый-огонь-горячие-пламя-2925122/ алынды.

Һәр атнаның сишәмбесе Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә. 2017 елның 10 ае эчендә алар барысы 1268 кеше кабул иттеләр. Җәлил халкы һәм бистәгә якын торучылар бик еш кына пенсия күләме турында белешмә алырга, эштән киткәнлек турында белешмә тапшырырга, иминият таныклыклары алырга, 1,5 яшькә кадәр балалар тәрбияләгән чорны иминиятләнмәгән чорга алмаштыру турында гариза бирергә килә. Белгечләр шулай ук вакытыннан алда, картлык буенча пенсия формалаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк, эштән туктаган вакытта пенсияне индексацияләү тәртибе, пенсиянең тупланма өлешен ничек итеп алырга, ана капиталы акчаларын нәрсәгә тотарга була һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап бирә.

Мондый алым Җәлил халкы һәм якын-тирә авыллар өчен бик уңайлы һәм халык та белгечләр эшеннән канәгать.

материалны җибәрде:Багманова Лалә

фото:https://pixabay.com/ru/ключевые-слова-ежегодный-отчет-2442435/ алынды

 
Юлдагылар исән – имин йөрсен, 
Хәерле юл телик аларга. 
Фәрештәләр һәрчак саклап торсын, 
Чыккан чакта ерак юлларга. 
 
Юллар, юллар илтәсез сез безне, 
Һәрвакытта кирәк урынга. 
Юлда йөргән чакта уйлыйк әле, 
Өйдә көтүчеләр турында. 
 
Догасын укып, озатып кала 
Баласына көн дә әнисе. 
Сак бул, кешем, юллар чатында син, 
Сәфәрләрнең телим изгесен. 
 
Юллар очраштыра, кавыштыра 
Була аның кыска, озыны. 
Юлыкмагыз бәла-казаларга 
Хәерхаһлы булсын тузаны.
 
материал һәм фото:https://vk.com/club92151379 алынды.

Миллионнан артык кулланучы ялган WhatsApp файдаланып, кибермошенниклар корбаны булган. Бу хакта “Известия” җиткерә. Фальш WhatsApp Google Play сервисында Update WhatsApp Messenger исеме белән булган, шунлыктан аны күбесе яңарту өчен дип кабул иткән.

Шулай да вирус гаджет хуҗаларына җитди зыян салмаган: ул бары тулы экранлы реклама биргән, пароль һәм карталардан акча урларга тырышмаган. Күпсанлы шикаятьләрдән соң ул Google Playдан алынган.

фото https://vk.com/atannary алынды

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 30

Бүген 20.01.18

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2018 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS