$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

Андрей Ларьков служит инспектором патрульно-постовой службы полиции в УМВД по Нижнекамскому району.

(Казань, 18 февраля, «Татар-информ»). Министерство внутренних дел России поздравило служащего в полиции лыжника из Татарстана Андрея Ларькова, который в составе мужской российской команды завоевал серебряную медаль Олимпиады в Пхенчхане в эстафете 4х10 км.

В поздравлении отмечается, что младший лейтенант полиции Андрей Ларьков служит инспектором патрульно-постовой службы полиции в Управлении МВД по Нижнекамскому району РТ.

Ранее спортсмен был удостоен двух золотых наград в 30-километровой гонке и спринте на Универсиаде 2015 года в Словении и серебряной награды в командной эстафете на чемпионате мира 2017 года в Финляндии.

Руководство МВД РФ и коллеги поздравили Андрея Ларькова и завоевавшую накануне бронзовую медаль Олимпийских игр в эстафете 4х5 км лыжницу Анну Нечаевскую, которая также служит в полиции, с достигнутыми успехами и пожелали им новых олимпийских достижений. 

Сарман урта мәктәбендә 1"Б" сыйныфы укучыларының "Әлифба" бәйрәме үтте .Балаларны котларга Шүрәле ,Убырлы карчык , Кызыл калфак ,Әлифба "5"ле үзе дә килгән иде.Бәйрәм иртәсендә балалар үзләренең бар яклап та уңган, булган икәнлекләрен күрсәттеләр.

Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 2017 елда 150 миллион сум акча бүленгән.
 
Программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында аның кысаларында, белгечләр 30 су скважинасы бораулады, 50 су башнясы урнаштырды, 3 чакрым суүткәргеч челтәре алыштырды. Бу эшләр Татарстанның 24 муниципаль берәмлегендә башкарылды.
 
 
2018 елда программаны финанслау шул ук дәрәҗәдә сакланачак. Быел республиканың 10 районында һәм Казанда планлаштырылган эшләр башкарылачак.
 

В программе развития инфраструктуры садоводческих объединений участвуют более 20 районов РТ.

(Казань, 18 февраля, «Татар-информ», Егор Никитин). На развитие инфраструктуры садоводческих, дачных и огороднических объединений Татарстана в 2017 году выделили 150 млн рублей.

Программа стартовала в 2017 году. В течение года в ее рамках специалисты пробурили более 30 водных скважин, установили 50 водонапорных башен и резервуаров и заменили 3 км водопроводной сети. Работы проводились в 24 муниципальных образованиях Татарстана.

В 2018 году финансирование программы сохранится на прежнем уровне, подчеркнули в министерстве. Там отметили, что работы пройдут в 10 районах республики и Казани.

 

 

Бүген Мортыштамакта Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сабиров Раушан белән Фаррахов Илнур истәлекләренә багышланган хоккей турниры үтте. Беренче урынны Мортыштамак командасы алды. Икенче урынга Петровка-Завод җыелма командасы чыкты. Өченче урынны Шәрләрәмә командасы алды. Дүртенчедә Мортыштамак укучылар командасы булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга яшьләр эше һәм спорт бүлеге, хәрби комиссариат җитәкчелеге истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 Кичәдә кызлар үзләренең җыр - биюгә осталыкларын күрсәттеләр, төрле сынаулар аша үттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан егет үзенә ошаган парны сайлап алды. Бу көнне яшьләребез үзара "валентинкалар" белән алыштылар.

Лидерлык сыйфатына ия XXI гасыр укучысын билгеләү бәйгесе

МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен “Ел укучысы” бәйгесе оештырыла. Быел да мәктәпнең иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучылары ачыкланды. «Ел укучысы – 2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәптә күп еллар дә-вамында уздырылып килгән әлеге бәйгедә 6 укучы катнашты. Бәйгенең максаты талантлы укучыларны барлау, аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудыру, белем дәрәҗәсен арттыру, укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү. Туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым ясау.

Актив, сәләтле укучыларның һәркайсы – мәктәпнең горурлыгы, район һәм республика олимпиадалары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, һәр эштә башлап йөрүчеләрдән, шуңа да җиңүгә омтылышлары көчле иде. Алар осталыкларын өч номинациядә күрсәттеләр. Беренче тур портфолиолар нәтиҗәсе буенча бәяләнде. Бәйгенең I нче тур нәтиҗәләре буенча 4 укучы финалга чыкты. II нче тур “Әйдәгез, танышыйк” дип аталды һәм анда һәр катнашучы компьютер презентациясе ярдәмендә үз-үзләре, укулары, яраткан шөгыльләре, ирешкән уңышлары, дуслары, гаиләсе белән таныштырдылар.

Өченче – ораторлык осталыгы бәйгесендә конкурсантлар “Лидер кем ул?” соравына җавап эзләделәр . Алар лидерлык сыйфатын ничек күзаллаулары, үзләренең лидер буларак башкарган хезмәтләре турында сөйләделәр. Бәйгегә бәя биргәндә, укучының теманы ача алуы, эчтәлек, башкару осталыгы, яңалыкка омтылышы исәпкә алынды.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән бу турда 9 нчы сыйныф укучысы Хачатрян Анастасия тирән белемле булуын күрсәтте.

– Бу бәйгегә әзерләнү минем өчен мавыктыргыч һәм күңелле булды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә күп яңалыкларга тап булдым. Миңа дусларым, класс җитәкчем Римма Зөфәр кызы ярдәм итте, – диде Анастасия тәэсирләре белән уртаклашып.

Һичшиксез, тырыш, ярдәмчел, биюче кыз Рүзилә , фотолар белән мавыгучы Влада да тырышлыклары, сәләтләре белән сокландырдылар.

Хөкемдарларга алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җиңел булмады. Әмма 11 нче сыйныф укучысы Галиева Илүзә барлык номинацияләрдә өстенлеген күрсәтте, иң күп балл җыеп, бертавыштан “Ел укучысы” дип танылды. Илүзәнең бу бәйгедә җиңү яулавы очраклылык кына түгел. Ул “5”ле билгеләренә генә укый, берничә ел рәттән Бөтенроссия фән олимпиадаларында уңышлы нәтиҗәләргә ирешә, фәнни-гамәли конференцияләрдә алдынгы урыннар яулый, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнә, мәктәп һәм районкүләм күргәзмәләрдә аның эшләре дөнья күрә. Илүзә яшерми,бу уңышларда аның гаиләсенең дә роле зур. Бердәм, тату гаиләдә тәрбияләнүче бу укучының сәләте сокландыргыч.

- Бәйгедә катнашу миңа үз-үземдә ышаныч уятты. “Ел укучысы” исемен алуыма бик шатмын!- дип, бәйгедә туплаган кичерешләрен белдерде Илүзә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык конкурсантларга мактау кәгазьләре тапшырылды, җиңүче кубок белән бүләкләнде.

Мондый төр бәйгеләр катнашучы укучыларга да, аларны тамаша кылучыларга да рухи күтәренкелек бирә, мәктәптәге сәләтле, тырыш, максатчан укучылар белән горурлану хисләре уята.

МББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» ,тәрбия буенча директор урынбасары Хәбибулхакова Иркә .

 Очрашуда Саклаубаш урта мәктәбендә укып төрле елларда Афганистанда үзенең хәрби бурычын үтәгән егетләр (ир-атлар): Ильясов Рифкать, Хөрмәтов Рәсим, Мингазов Зирәкләр чакырылган иде. Очрашу матур җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Шушы бәйрәм кысаларында 8 класс укучыларын Юнармия сафларына кабул итү дә булды. Афганистанда хезмәт иткән абыйлары каршысында ант бирү укучылар өчен тагын да җаваплы булды. Бу кичә балаларның күңелендә якты истәлек булып калыр, Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт әллә каян, бик ерактан түгел, ә үзебезнең туган мәктәптән, өйдән, әйләнә – тирәбездә яшәүче батырлардан башланганын аңлап калырлар.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 1393

Бүген 19.02.18

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Февраль 2018 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS